Гаилә һәм җәмгыять: традицияләр һәм кыйммәтләр. Нәсел шәҗәрәләре

Гаилә һәм җәмгыять: традицияләр һәм кыйммәтләр. Нәсел шәҗәрәләре

Гаилә татарларда иң югары кыйммәтләрдән булып, гаилә кору исә табигый зарурият санала. 1897 елгы Халык санын алу мәгълүматлары буенча, Казан губернасында 50 яшьтәге һәм өлкәнрәкләр арасында бары тик 3,6% хатын-кызлар һәм 1,7% ир-атлар ялгыз гомер итә. 16 дан өлкән хатын-кызлар арасында 61,2% гаиләле
булып чыга.

Никах. Рәс. Ф. Г. Халиков. 2003 ел

Туй – йола-гадәтләрнең катлаулы комплексы. XIX – ХХ гасырлар чигендә, башка күп кенә халыклардагы кебек, татарларда яучылап өйләндерү гадәте яши. Яучы җибәрү, димләү, ярәшү – никахның шартларын алдан ук килешү дигән сүз. Яучы итеп, кагыйдә буларак, кияүнең туганнарыннан булган хөрмәтле һәм телгә оста кешеләрне җибәрәләр. Кайбер төбәкләрдә аларның ир ягыннан туган, кай җирләрдә – хатын, кияүнең әнисенең туганнары булуы шарт, Казан артындагы авылларда, шәһәрләрдә махсус яучылар катламы формалаша. Беренче тапкыр яучы килеп киткәч, кызның әти-әниләре үзләренең туган-тумачасын булачак кияү кандидатурасы турында фикерләшергә – киңәшкә җыя.
  Уңай җавап алынганчы яучылар кат-кат килергә мөмкин. Бу вакытта бүләкләрнең күләме һәм сыйфаты, кияү ягы кыз ягына бирә торган калым, калым малы ачыклана. Калымга килен өчен кием-салым, аяк һәм баш киеме тупланмалары керә: бер яки берничә күлмәк (ефәк, йон, киҗе-мамык); тун яки пальто, укалы камзул, читекләр, туфли, галушлар; 2 – 3 шәл (ерак юлга чыгарлык калын постау, ефәк, мамык), яулыклар, калфак, мех белән каймаланган бүрек – камчат бүрек, камалы бүрек. Болар бөтенесе сандыкка тутырыла. Калымның мәҗбүри өлеше – урын-җир кирәк-ярагы: олысы – түшәк һәм кечерәге – ястык.
Еш кына калымга терлек-туар – бозау, сыер, атны кертәләр, кияү йортына килгәч, болар килен малы санала.

Никах теркәлү турында метрика язуы. 1916 ел
  Моннан тыш, кияү ягы туйга кадәр алдан сөйләшенгән күләмдә акча (тарту, баш акча) бирә, ул кыз бирнәсен, бүләкләр әзерләргә, шулай ук туйга азыктөлек – бал, май, он, чәй, ит сатып алуга тотыла. Әстерхан татарларында болар сөт хакы, утбасар дип атала. Сөйләшү вакытында кияү ягындагы җаваплылык төгәл сөйләшенсә дә, килен бирнәсе аерым билгеләнми.
  Ике як та уртак фикергә килгәч, кызның ата-аналары яучыларны һәм кияүнең әти-әнисен үзенә чакыра, бу – аклашу, ак бирү, килешү, кызны сүзгә салу, калым язу, билге, буҗал дип атала. Килешү билгесе итеп ике як арасында бүләк бирешү башкарыла: кияү ягы соралган акчаны, кайчак килен өчен бүләкләрне, кыз ягы аның бирнәсенең бер өлешен (эскәтер, сөлге, кияү һәм аның әти-әнисенә бүләкләр) тапшыра. Бу йолага кыз ягының туган-тумачасы да чакырылып, ул уртак мәҗлес белән төгәлләнә.

Зәйтүнә һәм Габделкадыйр Рәсүловларның туй фотосы. Троицк. 1914 ел
  Кияү ягы, килешеп кайткач, үз туганнарын җыя; туй вакыты, үзара ярдәмләшү, кемнәрне чакыру мәсьәләләре аш өстәле артында сөйләшенә, җыелган кешеләр күпмедер матди ярдәм (килен өчен) җыеп алалар. Килешү һәм туй арасы озын булмый. Бу вакытта бер як калым, икенчесе – бирнә (сип), туганлаша торган кешеләр өчен бүләкләр, туйга аш-су ягын кайгырта.
  Туй алдыннан булачак туганнарның йөрешү-очрашулары, мәҗлесләр уза. Кияүнең әнисе һәм туганнарына булачак киленне күрсәтү йоласы – кыз күрендерү башкарыла. Кияү өенә кызның әнисе, туганнары «кияүнең кием үлчәмен», «тәрәзә үлчәмен» ачыкларга барып кайта. Йола бирнә кисү дип атала, шулай ук сыйлану белән төгәлләнә. Кыз өенә кызлар җыялар, ул чыбылдык тегү, төш кисү, кызлар ашы дип йөртелә. Бу вакытта кызларны туй ашлары белән сыйлыйлар, алар булачак киленгә бүләкләр, көмеш тәңкәләр бүләк итә.
  Кияү егете өенә аның дуслары һәм туганнары җыела (сөлге кагу, егетләр җыены, йөзек юарга, тояк, кияү табак), өстәлгә әче бал, туй ризыклары куела. Кияү кунакларга вак бүләкләр тарата, җавап итеп акча бирелә. Кайбер төбәкләрдә кызлар җыелганда, кай җирләрдә – туй алдыннан, туйдан соң әти-әни йортыннан киткәндә үзенчәлекле кыз елату (таң кучат, әтеки әйтү, чеңнәү) йоласы башкарыла.

Татар авыл туй киемнәре комплексы. XIX гасырның икенче яртысы
  Үзәк мәҗлес – туй, никах туй кыз йортында уза. Иң кадерле кунаклар булып кияү егетенең әти-әнисе –төп кодалар санала. Алар үзләре белән калым һәм күчтәнәчләр алып килә: пар каз, 2 – 4 күпереп пешкән икмәк – калач, күмәч, камыр ризыклары – юка, катлама, баллы бәлешләр, чәкчәк. Еш кына болар махсус аш сандыгына, күчтәнәч сандыгына салынып, аш чанасына куеп китерелә.
  Алар белән 2 – 3 пар аерым чакырулы, өндәүле кунаклар, кияүнең якын туганнары – абыйсы, апасы, абзасы, тәтәсе килә. Алар да күчтәнәч белән йөри. Тагын 1 – 2 пар төп кодалар чакырган, күчтәнәчсез кунаклар була. Аларны иярчен канат дип атыйлар. Керәшеннәрдә кияүнең әти-әнисе урынына утыртылган ата-ана (кыяматлык) килә. Аларда озатып йөрүчеләр (кияү егете, ян сакчы) белән бергәләп кияү үзе дә туйда катнаша. Керәшеннәрдә, Пермь татарларында чакырылган бер пар оештыручы була: аргыш булып бару, аргыш кода.
  Кыз ягыннан якын туганнар мәҗлесне уздыруда ярдәм итә. Бер өлеше ризык белән килә – аш белән килү, саум; кайберләре кодаларны үзләренә ашка, еш кына кунача чакыра.

Никах мәҗлесе
  Туй дини гаилә кору мәҗлесеннән – никах, кәбеннән башлана, аңа мулла чакыралар. Ул махсус кенәгәгә никахның шартларын – мәһәрне язып куя, анда калым, тарту, азык-төлек, аларның бәяләре дә күрсәтелә. Аерылышкан очракта ир кеше хатынына калдырырга тиешле акча күләме аерып атала. Аннары мулла яшьләрнең ризалыгын сорый. Алар туйда катнашмаганга, кияү өчен – аның әтисе, кыз өчен икенче бүлмәдә яки чаршау артында утырган кыз янына барып килгән ике шаһит җавап бирә. Уңай җавапны алганнан соң, мулла Коръәннән гаилә коруга багышланган өзекләр укый. Керәшен татарларында никах  иркәүдә, яшьләрнең беренче төне утыртылган ата-аналар – кыяматлык өендә уза. Бу кешеләр яшьләрнең киләчәк тормышын матди яктан тәэмин итүдә дә катнаша. Әти-әниләре улларына тәре (икона) һәм икмәк тотып хәер-фатиха бирә.

Туй күчтәнәчләре белән кунаклар килә. Зирекле Куак авылы, Ульяновск өлкәсе. 1982 ел
  Никахтан соң мәҗлес башлана. Туй сыйлары булып итле шулпага пешкән токмачлы аш, бәлеш санала. Аннары пешкән бәрәңге белән ит кертелә. Кайчак ризыкларның берсен-берсе алыштыра торган төрләре унга җитә. Соңыннан тәм-том, пешкән камыр ризыклары, бал белән чәй өстәле ябалар.
  Туй өстәленең башка мәҗлесләрдән аермасы булып аның бал-май чыгарудан башлануын күрсәтергә кирәк. Аны авыз иткәндә, кунаклар яшьләргә бүләк итеп акча сала. Ит ризыгыннан соң туганнар алып килгән бүләк-күчтәнәчләр күрсәтелә, кодаларның күчтәнәчләре авыз итәргә чыгарыла.
  Чәй эчкәндә чәкчәк (баллы төш, бавырсак, кактөш) чыгару мәҗбүри. Аның йола мәгънәсе – тормышның баллы-майлы булуын теләү. Өстәлгә бөтен килеш алып чыгып, чәкчәкне аннары гына кисәләр. Мишәр, керәшен, Чепца буе, Пермь татарларында мәҗлесне чәй эчүдән башлау гадәте яши. Аннары бәлеш, ит, аш куела. Туй мәҗлесе яшьләргә дә, кунакларга да бүләкләр биреп уздырыла.

Кызыл туй. (Каршылау.) Рәс. Ф. Х. Якупов. 1979 ел
  Кыз өендә туй ике-өч көн дәвам итә. Мәҗлестән соң туганнар килгән кодаларны кунакка алып китә: аш өстәле ясала, алар шунда куналар. Икенче көнне тагын барысы да кыз өенә җыйнала, аннары тагын туганнарга таралыша. Кунаклар өчен һәр көнне иртән мунча ягыла, коймак пешә. Бу үзара ярдәмләшү туй күтәрү, туй алу дип атала.
  Туй көннәрендә киленне булачак туганнары белән таныштыру – кыз сөю, килен котлау йоласы башкарыла, ул кыз күрсәтүгә охшаган. Ике дус кызы белән килен бер зур шәл ябынып утыра. Кайнана һәм яңа туганнары аны «танып алырга» тиеш. Киленгә бүләкләр бирелә, ул да җавапсыз калмый; аннары барысын да чәй белән сыйлый.
  Өченче көнне саубуллашу мәҗлесе була, ешрак төп ризык итеп пилмән – прощай пилмәне, прощай чумары яки борай, тары боткасы – төртке буткасы, пошёл буткасы куела.
  Кияү өендәге туй соңрак уздырыла.
  Кунаклар таралышуга, килен өендә кияү алу, кияү китерүгә әзерлек башлана. Еш кына яшьләр шушы вакытта беренче тапкыр күрешәләр. Алар өчен махсус урын әзерләнә, кайбер төбәкләрдә аны келәт, ак келәт дип атыйлар.
  Урын-җирне гаиләсе тулы, бәхетле булган җиңги – кызның абыйсының хатыны – яки киленнең инде кияүгә чыккан 2 – 4 дус кызы әзерли. Пар ястык салалар. Пермь татарларында ястык куначак төн санына карап салына (3 – 5 һәм күбрәк), һәр төн узган саен, берсе алып куела. Карават махсус чаршау яки чыбылдык белән каплана. Урын җәелгәч, анда бала яки бәхетле парны аунатып алалар, бу яшьләргә бәхетле тормыш, күп балалар теләү була. Себер татарларында йола утау басу дип атала.

Исем кушу
  Кияүне кичкә таба кызның яшь дус-туганнары каршы ала. Аның белән бергә кияү егете, нүгәрләр килә. Йортка керү өчен түләргә кирәк. Гадәттә, ишек тоткасын малай кеше тотып тора, болай ди: «Ишек бавы – бер алтын, безнең апа – мең алтын...». Аңа бүләк биргәч кенә, ишек ачыла. Өйгә кергәндә яки капка төбендә кияү карарга килгән балаларга конфетлар, чикләвекләр, акчалар чәчә. Аннары яшьләрне үзләрен генә калдыралар.
  Иртән яшьләр өчен мунча ягыла. Яшь кияү аннан килен теккән яңа киемнәр киеп кайта, үз чиратында, хатынына кыйммәтле бүләк – алтын йөзек, балдак яки шәл, яулык бирә. Бу йола кыз куенына салу дип атала. Яшьләр мунчадан кайтуга, гадәти коймактан ваграк булган кияү коймагы пешә.
  Беренче көннәрдә яшьләр үз бүлмәләреннән чыкмый. Аларны җиңги карый, ашата-эчертә. Сөйләшенгән төнне кунгач, кайбер төбәкләрдә кияү, кайната-кайнанага күренмичә, үз өенә кайтып китә. Икенче көнне яки соңрак кызның әти-әнисе яшьләрне чәйгә дәшә. Күрешү, кияү күрсәтү, кияү котлау вакытында аңа бүләкләр бирәләр.
  Кияү урын-җир җәючегә, мунча ягучыга; бүлмәне әзерләгән кызларга, үзен каршылаган балаларга бүләкләр калдыра. Кайбер төбәкләрдә егетләр дә кияү юллыгы сорый.

Татар хатыны балалары белән өйдә. ХХ гасырның беренче утыз елы

Җылы кич. Рәс. Р. Г. Заһидуллин. 2011 ел
  Беренче килгәндә кияү 2 дән 6 – 8 көнгә кадәр кунак була. Аннары пәнҗешәмбе кич килеп, иртән китеп йөри. Бу чор – кияүләп йөрү – кайбер төбәкләрдә икеөч килү белән төгәлләнә. Кайбер урыннарда бала тугач кына киленне ире йортына алып китәләр.
  Татар гаиләсендә бала туу зур бүләк кебек кабул ителә, «Өйнең яме бала белән, күлнең яме кама белән», диләр. Бала тууга бәйле йолалар әни кешене һәм баланы «явыз» көчләрдән саклау, баланың «язмышын» билгеләү, аны гаиләгә, нәселгә алу кебек башкарыла.
  Бала табу йортның «ак» ягында, кендек әби (әбилек, инәлек, инәкә мама) кебек ярдәм күрсәтә белгән хатын-кызлар чакырып башкарыла. Кендек әби баланың кендеген кисә, аны коендыра. Еш кына суга тоз яки бала табучы хатын алдан әзерләгән көмеш тәңкә салына, аны кендек әби үзенә ала. Коендыргач, күп төбәкләрдә баланы, якын һәм кадерле булсын дип, әтисенең күлмәгенә төрәләр. Әстерхан татарларында – әбисе күлмәгенең итәгенә, «шул яшькә җитсен дип», салу яши. Догалар укып, тормышы бәхетле, үзе тәмле телле булсын дип, кендек әбисе бала авызына бал яки май каптыра, бу йола авызландыру, авызлыкландыру дип атала.
  Бала тапкан хатынга аерым ихтирам күрсәтелә. «Түрәгән хатынның морҗасына карасаң да – саваплы», – ди халык. Шул ук яки икенче көнне иртүк мунча ягыла, ул бәби мунчасы дип атала. Анда юыну шулай ук саваплы санала: гаилә юынып чыга; туганнар, күршеләрне чакырып, мунчадан соң чәй белән сыйлыйлар. Мунча суына башлагач кына, кендек әбисе әнисе белән баланы юындыра. Еш кына ул баланың кендеге төшкәнче (7 көн) шушы өйдә яши, аннары да килеп йөри. Кендекне киптереп, чиста чүпрәккә төреп, сандыкта саклыйлар яки Коръән китабы эченә тыгалар.
  Бала туган көнне киленнең әнисе кунакка килә, кечкенәгә бүләк итеп мендәр-одеял, күчтәнәчләр бирә, кайбер төбәкләрдә бишек ясата.
  Бала туган йортка туганнар, дуслар, күршеләр, күчтәнәчләр белән кунакка киләләр. Бу бәби ашы кертү, котламага бару дип атала. Күчтәнәч итеп бәлеш, кыстыбый, көлчә, коймак, сөтле яки итле аш, йомырка, май алалар. Тубыл өязе татарларында кунакка килгәннәргә кендек әбисе баланың әнисе алдан әзерләгән төсле җеп (бала ебе) тарата, җавап итеп бирелгән акча аңа кала.
  Яңа туган баланың беренче күлмәген эре атлатып, иске чүпрәктән тегәләр. Аны кендек төшкәнче генә кидерү кирәк, юкса бала елак, чирле була дигән ышану яши. Аннары юып, үтүкләп, икенче бала өчен алып куялар: бу гаиләдә балалар үзара дус булсын дип эшләнә. Күп җирләрдә аны кечек күлмәге, кайчакта – кендек күлмәге дип атыйлар.


  Бала туып берничә көн үтүгә, аңа исем кушыла. Озак исем кушмасаң, авырып китәргә мөмкин, диләр. Исем кушу, ат салу, атату йоласына мулла һәм өлкән яшьтәге туган-тумача, күршеләр чакырыла. Мендәргә салган баланы муллага китерәләр, ул, Коръән аятьләре укый-укый, берничә тапкыр колагына исемен кычкырып әйтә, аннары кенәгәгә шул исем белән терки.
  Йола аш белән төгәлләнә, аңа өлкән яшьтәге ирләр генә чакырыла. Аннары аерым хатыннар өстәле ясала, алар бүләк (тукымалар, сабын, яулыклар) белән киләләр.
  Бу мәҗлестә бәби мае чыгарыла, ул гадәти май яки бал-май, эремчекле май, тура, корт белән май булырга мөмкин. Мәҗлес исем туе, бәби ашы, бәби мае, нәнә котлык дип атала.
  Һәр ир бала сөннәткә утыртыла. Бу һөнәр нәселдән күчә килгән, махсус кешеләр, баба, бабачы, аптал бабай (Тубыл өязе), кайбер төбәкләрдә шул кәсеп белән шөгыльләнгән авыллар да була. Казан төбәгендә, мәсәлән, Зөя өязендәге Кошман һәм Казан өязендәге Масра авыллары шундыйлардан. Сөннәтне 7 көн тулганнан алып 20 яшькә кадәр эшләргә мөмкин. Әстерхан, Себер татарларында (Тубыл өязе) моңа бәйле бәйрәм – сөннәт туй уздырыла, анда йөгерү, сикерү, көрәш, ат чабышы ярышлары оештырыла. Сөннәт так елларда, балага 1, 3, 5, 7 яшь тулганда башкарыла. Ул көнне аңа яңа киемнәр кидерәләр, акча бирәләр.
  Татар гаиләләрендә тәрбия бишек җырыннан башлана: «Әлли-бәлли, бәү итәр, Бала йокыга китәр. Үсәр әле, зур булыр, Менә дигән ул (кыз) булыр». Бишектән белемгә хөрмәт салына: «Әлли-бәлли итәр бу, мәдрәсәгә китәр бу, тырышып сабак укыгач, галим булып җитәр бу». Гаиләнең һәр әгъзасы кечкенә кешегә тормыш дәресләре аңлата. Әби-бабайлар, халык җырларына, әкиятләренә Коръәнгә таянып, рухи тәрбия бирә.


  Өлкәннәрне хөрмәтләү, кечеләргә булышу – татар яшәешенең төп законы. Татар гаиләләрендә  мөнәсәбәт ихтирамлы булып, аерылышулар бик сирәк күзәтелгән. Аналарның абруе гаять зур икәнлекне «Җәннәт аналарның аяк астында» дигән хәдиснең татарларда мәкаль булып китүе дәлилләп тора.
  Ана баланы эчертә-ашата, карый, әмма шәхес буларак һәм әхлакый тәрбияләү болардан мөһимрәк. Бигрәк тә балаларда хезмәткә уңай мөнәсәбәт формалаштыру зарур санала («Эш сөйгәнне ил сөйгән», «Ялкаулык – ярлылыкның ачкычыдыр»). Татар халык педагогикасында баланы хезмәткә бик иртә ияләндерәләр, бу алдау, ялкаулык, оешмаганлык, киләчәккә карап эш йөртмәү кебек сыйфатларга тискәре караш тәрбияләү белән үрелә. Балада җаваплылык, гаилә һәм җәмгыять алдында бурыч, өлкәннәргә  өрмәт, ярдәмчеллек сыйфатлары булдыру беренчел санала.

Ана. Рәс. И. К. Зарипов. 2003 ел

Әни портреты. Рәс. Х. Г. Якупов. 1955 ел

Гаилә әгъзалары белән төшке аш
  Мәет җирләү йолалары һәм гадәтләре, бер яктан, татар-мөселманнарның яшәү шартлары һәм рәвеше, моннан тыш, борынгы ышануларның ислам дине тәэсирендә үзгәрүе нәтиҗәсендә формалаша.
  Өлкән кешеләр мәңгелек йортка күчәргә алдан ук әзерләнә: хатын-кызлар үзләренә һәм ирләренә үлемтек әзерли. Аңа кәфенлек, 12 – 18 м озынлыктагы ак киҗе-мамык (ситсы, бәз) тукыма, сөлгеләр һәм сәдака итеп өләшенә торган әйберләр керә.
  Татарларда үлгән көнне яки икенче көнне кояш батканчы җирлиләр. Бу тәртип керәшеннәрдә дә саклана.

Җеназа намазы
  Мәетне берүзен калдырмыйлар: аның янында утырып дисбе тартыла, догалар укыла, яхшы гамәлләрен искә алалар. Төнлә утыру – үле саклау, төнәтү, төн чыгу өчен өлкән кешеләр җыела.
  Иртән яшь ирләр кабер казырга китә. Моңа чакырып йөрмиләр. Элек урынны туган-тумача күмелгән җирдән алганнар. Кабер кыйблага караганлыктан, аның урынын аксакалларның берсе балта белән сызып күрсәтә, моның өчен аңа сөлге бирәләр. Каберне ян-якта урын – ләхет алып казыйлар. Туфрак тотрыклы булмаса, кабер төбендә уемтык ясала, аның туфрагы мәетнең баш астына салына.
  Хатын-кызлар юу һәм кәфенләү өчен кирәк-ярак әзерли. Ахирәт күлмәге (кәфен, туннык) ак тукымадан ике катлы итеп җепне төенләмичә тегелә, энә тышка каратып тотыла. Хатын-кызларга баш капларга бөркәнчек һәм ир-атларга чалма, астан ябарга тагын бер кисәк тукыма әзерләнә. Мәетне кабер казылгач юалар.
  Мәетне өйдән аягын алга каратып алып чыгалар, зиратка баш ягын алга куеп алып баралар. Кулда күтәреп бару аерым ихтирам билгесе санала. Мәет өстендә ишегалдында, мәчеткә кереп яки зират капкасы төбендә җеназа намазы укыла.
  Хатын-кызлар өйгә керә һәм абыстай Коръән укый. Аннары өйне, әйберләрне юалар, үлек яткан урын-җирне чыгаралар.
  Мәетне искә алу җирләп өч көн узгач – өчесе, җиденче көнне – җидесе, кырыгынчы көнне – кырыгы, бер елдан – елы дип уздырыла. Башта, тәсбих тартып, һәркем үз эченнән үлгән кешегә багышлап дога – тәһлил әйтә. Аннары мулла Коръән аятьләре укый. Ул багышлау белән төгәлләнә, анда Пәйгамбәр һәм изгеләр белән янәшә мәетнең дә, бакыйлыкка күчкән башка туган-тумачаларның да исеме атала. Башта хуҗа, аннары башкалар сәдака өләшә. Ул бергәләп дога кылу белән тәмамлана, мәҗлес уздырыла.
  Татарларда дини бәйрәмнәр вакытында зиратка барып үлгәннәрне искә алу традициясе яши. Корбан гаете яки Ураза гаете көннәрендә ирләр үз туганнарының кабере янында дога кыла. Керәшеннәрдә чиркәү бәйрәмнәре вакытында, бигрәк тә Пасха алдыннан, үле чыккан көн, көзен Покрау алдыннан мәетләрне искә алу уздырыла. Алар өйдә яки зиратта булырга мөмкин. Бу йола вакытында «корбан китерү», махсус аш-су әзерләү (балык, йомырка тәбәсе – яшний, коймак), күңел ачу башкарыла. Калган ризыкны кабер янында калдыралар, ашаган вакытта: «Аның да алдында булсын», – диләр.
  Татар зиратлары торак урыннарга якын, гадәттә, елга аръягында урнаша. Алар һәрвакыт коймалап алынган була, картлар мондагы тәртип-чисталыкны карап-күзәтеп торалар. Зиратта йөрү, анда җиләк яки чәчәкләр җыю тыела. Татарлар яшәгән һәр җирдә кабергә агач утырту гадәте яшәп килә. Аның яфраклары җилдә селкенеп, «агач яфраклары тәсбих тартып тора» дигән ышану яши. Казан артында хатын-кыз каберенә – каен, ирләрнекенә нарат утырталар.
  Ташъязмалар, яки эпиграфик һәйкәлләр, татар халкының бай тарихы һәм мәдәнияте шаһитлары булып тора. XIII гасырдан башлап бизәкләнгән, дини текстлар язылган таш һәйкәлләрне аксөякләргә, хәрбиләргә, дин әһелләренә кую традициясе киң тарала.

Ш. Мәрҗанинең кабер ташы

Кабер ташлары. Татарстан Республикасы
  Исламны таратучы, гыйлем ияләренең, суфиларның каберләренә хәзер дә изге урын дип карыйлар. Еш кына алар төрле авырулардан терелтү көченә ия дип санала, шуңа күрә алар янына йөриләр, дога кылалар, корбан чалалар, сәдака калдыралар, теләк теләп яулык яки тасмалар бәйлиләр. Мондый каберләр койма белән әйләндереп алына, аларны карап торалар: аерым бер кешеләр даими рәвештә шуның белән шөгыльләнә. Себер татарларында мондый каберләр астана дип йөртелә.
  Халык тарихи хәтеренең тагын бер шаһиты – татарларның барлык этник төркемнәре арасында таралган шәҗәрәләр.

Пәйгамбәрләр исемнәре язылган изге шәҗәрә. Казан. 1894 ел
  Шәҗәрә – нәселнәсәп тарихы. Бу борынгы гадәтнең ХХI гасыр башына кадәр саклануына шәҗәрәне Чыңгыз заманнарыннан алып килә торган Урта гасырлар төрки традициясе йогынты ясый. Татарларга шәригать буенча да әтисе һәм әнисе ягыннан җиде буынны белү фарыз санала.
  Төрки дәүләтләр оешу чорында төрки нәсел шәҗәрәләре канунлаштырыла, бу Алтын Урда һәм Нугай Урдасы генеалогик ядкярләре мисалында яхшы күренә. Беренчеләре татар кабиләләрен Чыңгыз хан нәселе тирәсенә тупларга, икенчеләре – нугай морзаларын Идегәй би һәм аның дәвамчылары кул астына җыярга ярдәм итә. Алтын Урда һәм Нугай Урдасы аксөякләренең нәсел шәҗәрәләре бу дәүләтләрдәге дәүләтчелек идеологиясенә нигез була.

Татар суфилары һәм ишаннары силсиләсе
  Татар елъязмалары тарихы өчен төп чыганак булган әлеге Урта гасырлар мирасының соңрак чор  нөсхәләре дә сакланган: Рәшид әд-Диннең «Елъязмалар җыентыгы» (XIII – XIV), Үтәмеш-Хаҗиның  «Чыңгызнамә » (1554) тарихи хезмәте, Кадыйр Гали бәкнең «Елъязмалар җыентыгы» (1602), билгесез  авторның «Дәфтәри Чыңгызнамә» (XVII) дастаны шундыйлардан.
  Башта телдән телгә тапшырылган шәҗәрәләр соңрак зур булмаган китап форматындагы кәгазьгә төшерелә башлый. Кайбер шәҗәрәләр кулъязма китаплар битләренә теркәлеп кала. Бу традиция XIХ гасырга кадәр яшәп килә. Аннары генеалогик текстларны аерым журналларга терки башлыйлар. Кайбер татар шәҗәрәләре, теге яки бу нәселгә караган кешеләрнең исемнәрен күрсәтүдән тыш, зур булмаган тарихи искәрмәләрне дә үз эченә ала.

Биектау районының Күлбаш, Олыяз, Казаклар авылында яшәүчеләрнең нәсел шәҗәрәсе. XIX гасырның икенче яртысы
  Беренче нәшер ителгән татар шәҗәрәсе дип күренекле шәрыкшенас Х. Френ (1782 – 1851) тарафыннан 1816 елда Венада бастырылган «Дәфтәри Чыңгызнамә»дәге шәҗәрә санала. Ул латин телендәге шәрехләүләр белән әзерләнә. Татарларда китап басу эше барлыкка килгәч, шәҗәрә текстларын Казанда бастыру мөмкин була башлый. Монда 1819 елда татар мәгърифәтчесе И. Хәлфин (1778 – 1829) тарафыннан шәрехләр һәм архаик сүзләр өчен аңлатма-сүзлек белән «Дәфтәри Чыңгызнамә» нәшер ителә. Бу китап Казан университетында татар телен өйрәнүчеләр өчен ярдәмлек хезмәтен үти. Анда дөнья күргән 
шәҗәрәләрнең күпчелек өлеше XII – XVII гасырларга караган татар генеалогик ядкярләренең үрнәкләре булып тора.

Тукаевлар династиясе нәсел шәҗәрәсе
  Татар галиме һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани (1818 – 1889) шәҗәрә текстлары җыючыларның берсе буларак билгеле. Ул татарлар яшәгән төрле төбәкләрдән татар шәҗәрәләренең зур коллекциясен туплый. Аның «Мөстәфад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәтендә 200 ләп татар нәселләре шәҗәрәләре файдаланылган дип исәпләнә.
  Каюм Насыйри (1825 – 1902), Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең әгъзасы буларак, шулай ук татар генеалогик истәлекләрен җыю белән шөгыльләнә, аларның кайберләрен үзенең фәнни хезмәтләрен язганда файдалана.
  Шиһабетдин Мәрҗани йогынтысында Ризаэтдин Фәхретдин (1859 – 1936) XIХ гасыр ахырында генеалогик материаллар җыю эшенә керешә. Ул беренчеләрдән булып 1908 – 1917 елларда Оренбургта чыга торган «Шура» журналында татар шәҗәрәләрен бастыра, татарларны үз нәселләрен өйрәнергә һәм шәҗәрәләр төзергә өнди.
  ХХ гасыр башында яңа тенденция хасил була – аерым нәселләрнең шәҗәрәләре җыентыклар рәвешендә нәшер ителә башлый. Бу традиция татар җәмгыятендә бүгенге көнгә кадәр сакланып килә һәм буыннар арасында бәйләнешләрне ныгытуга, нәсел тарихы белән горурлану тәрбияләүгә хезмәт итә. Аерым гаиләләр тарихы – татар халкы тарихының аерылгысыз өлеше ул.