Фәрит Яруллин - беренче татар балеты «Шүрәле»нең авторы  

Фәрит Яруллин - беренче татар балеты «Шүрәле»нең авторы  

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, гадәттә үзенең сезонын «Шүрәле» балеты белән ачып җибәрә торган иде. Бу балет  - милли музыкабызның визит карточкасы. Балет СССРның бик күп шәһәрләрендә, шулай ук Болгария, Румыния, Алмания кебек илләрнең мәртәбәле сәхнәләрендә куела. Композитор Фәрит Яруллин, кызганыч. балетны сәхнәдә күрү бәхетенә ирешә алмый. 27 яшендә беренче татар милли балетына музыка язган композитор 29 яшендә Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак була. Ул данлыклы композиторлар  нәселе – Яруллиннарның  уртанчы уллары. Әтиләре – Заһидулла Яруллин, кечкенә уллары Мирсәет Яруллин. Тик монда бер нәрсәне дә онытмаска кирәк. Тарих өчен ул да бик кирәкле. Фәрит Яруллинның бу нәселгә катнашы юк. Ни өченме?

1912 елда Фәрит Яруллинның әтисе – Заһидулла Нәгыймә исемле кызга  өйләнә. Ике ел бергә яшәсәләр дә, нигәдер аларның балалары булмый. Гаиләнең хәле шактый җитеш булса да, Заһидулла балалары булмауга бик уфтана. Шулай бервакыт хатыны гомуми мунчага юынырга бара. Бер хатын да тулы, йомры, карап туйгысыз, беләк буе гына бала белән юынырга килә. Нәгыймә баланы юындырырга ярдәм итә. Бу хатын үзенең күптән түгел бала табуын, ялгыз яшәвен, тормышының бик авыр булуын, нишләргә дә белмәвен сөйли. Сөйләшә торгач, хатын үзенең баласын Нәгыймәгә бирергә риза була. Гаиләдә ир бала пәйда булу шатлыгының иге-чиге булмый. Ана белән ата бала өчен җаннарын да жәлләми. Малай матур һәм нык, сәламәт булып үсә. Килгән бар кеше аңа сокланып туя алмый. Әмма бәхетле көннәр озакка сузылмый. Гаиләдә торган саен тавыш-гауга чыга. Шундый көннәрнең берсендә Заһидулла Фәритне алып Уфага китә. 

Фәрит Яруллин Уфада музыка белән махсус шөгыльләнә башлый. Атасы улының музыкага мәхәббәтен, искиткеч сәләтен күреп, аны нота грамотасына өйрәтә башлый. Фәрит һәрвакыт тирә-юньдәге һәртөрле авазларны ишетә, музыка тәэсирен тотып ала белә, импровизация ясарга сәләтле була. Әтисе күп вакытын эштә үткәрү сәбәпле, аңа үзлегеннән шөгыльләнергә туры килә. 1930 елда Фәрит атасы белән яңадан Казанга кайта, Казан музыка техникумына укырга керә. Ә әтисе Заһидулла туган авылына яшәргә кайтып китә, өйләнә. Һәм янә тагын бер булачак композитор Мирсәет Яруллин дөньяга аваз сала. Фәрит техникумда укыганда, музыкаль белем бирүгә бәйле үзгәрешләр килеп чыга. Музыка техникумы, театр һәм сәнгать училищесы  белән берләшеп, бер уку йортына әйләнә. Төп максат – профессиональ музыкантлар үстерү түгел, ә уеннар оештыручы – инструкторлар әзерләүгә кайтып кала. Бу исә бик күпләрне канәгатьләндерми. Талантлы яшьләр – булачак композиторлар А.Ключарев, М.Мозаффаров, Н.Җиһанов Мәскәүгә күчә. Алар артыннан 1933 -1934 елларда Ф.Яруллин, З.Хәбибуллин да китәләр. Алар башта рабфакта, ә ул ябылгач, Мәскәү консерваториясе каршында оештырылган Татар опера студиясенә укырга керәләр. Фәрит бик яхшы укытучы Г.И.Литинский классына эләгә. Алар бик дус булалар. Соңыннан ул хатынына фронттан язган хатында болай ди: «Литинский җанымны кая куярга белмәгән иң авыр чакларда  мине аякка бастырган бердәнбер кеше булды. Мин аңа бик бурычлымын». 

1938-1940 нчы елларда Фәрит Яруллин «Шүрәле» балетын яза башлый. 1941 елда Мәскәүдә узачак Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында бу әсәр дә куелырга тиеш була. Шуңа да ул балетны әзерләү өчен Казанга кайта. 1940 елда ул үзенең булачак хатыны, балет артисты Галина  Сачек белән таныша, һәм алар шул ук елда кавышалар да. Барысы да җай гына барганда, сугыш бар нәрсәнең дә астын өскә китерә. Балет та куелмый, Яруллин да фронтка китә, кызы да ул сугышка киткәч кенә туа. Гадәттә талант ияләрен сугышка җибәрергә тырышмаганнар. Ә ни өчен Фәрит Яруллинга бронь бирелмәгән соң? Гөманлаулар күп. Шулар арасында мондые да бар. Балетның дирижеры  Ильяс Әүхәдиев була. Яруллинга аның эше ошамый. Шуңа да ул аңа: «Мин исән чагында, минем балетымда син дирижерлык итмәячәксең», - ди. Әүхәдиев моны гафу итми. Броньны ул алган дигән фараз яши. Укытучысы, профессор Литинскийның: « Композиторлар союзы ничек сине фронтка җибәрмичә алып калмады? Син бит музыкаң белән Кызыл Армияне рухландырып, дошманны җиңәргә ярдәм итәрлек көчле композитор!» - дигән сүзләре чынга ашмый кала. 1943 елда ул Белоруссия җирендә һәлак була. «Шүрәле» балеты да сәхнәдә беренче тапкыр 1950 елда гына уйнала. Икенче елны балетның авторлары СССРның Дәүләт бүләгенә лаек булалар. 1958 елда Фәрит Яруллинга «Шүрәле» балеты өчен  (вафатыннан соң) Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. 

1992 елда Фәрит Яруллинның туган авылы – Мамадыш районының Кече Сөндә аңа багышланган музей ачыла. Тик ут һәм тәкъдир композиторны монда да эзәрлекләп килә. Музейда каравылчының гамьсезлеге аркасында янгын чыга. Кашагалар, тәрәзә пәрдәләре, бүрәнә арасындагы мүк яна, ә менә бер почмактагы рамлы киндер рәсем, нота битләре, шамаил һәм Коръән китабы ничектер исән кала. Могҗиза дими, ни дисең моны...

Белешмә:

Фәрит Заһидулла улы Яруллин 1914 елның 1 гыйнварында Казанда туа. Әтисе Заһидулла Яруллин – халык музыканты, үзе дә байтак җыр һәм инструменталь  пьесалар, мәшһүр «Тукай маршы» авторы.  Башлангыч музыкаль белемне  әтисеннән ала. 1930 елда  Казан музыка техникумына укырга керә. 1933 елда Мәскәү консерваториясенең Татар опера студиясендә мәшһүр Литинский классында укый. 1941 елда «Шүрәле» балетын яза. Бөек Ватан сугышына китә. 1943 елның 17 октябрендә Белоруссия җирендә барган каты сугышларда һәлак була. Озак вакыт ул хәбәрсез югалучылар исемлегендә йөри, кабере 40 елдан соң гына табыла. 

Фото: kazanutlary.ru