Фольклор: халык хәтере

Фольклор: халык хәтере

Татар фольклорында халыкның яшәү тарихы, йола-гадәтләре, дөньяга фәлсәфи карашлары, психологиясе һәм менталитеты чагылыш таба. Анда традицион сәнгатьнең барлык төрләре үсеше өчен нигез бар.

Иртә. Рәс. Ф. Г. Әминов. 1969 ел
Татар фольклорының йола поэзиясе, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр, мифологик хикәятләр һәм халык эпосы кебек жанрлары татарларның мәҗүси чорлар мифологиясенә караган мәгълүматларны безнең көннәргә кадәр китереп җиткерә.
Мифологик персонажлар арасында килеп чыгышы белән зароастризмга һәм аның изге китабы Авестага барып тоташа торган өчбашлы Дию һәм Дию пәрие еш очрый. Татар мифологиясендәге иң билгеле персонажларның берсе Шүрәле – урман хуҗасы, тәне йонлач, бер мөгезле, бармаклары бик озын булып, шулар ярдәмендә кешене кытыклап үтерә алган җан иясе. Аннан да куркынычрак Убыр, кайчакта Убырлы карчык кешенең тәненә «үтеп керә» һәм аның җаны урынын «яулап ала» дигән ышану яши. Татар мифологиясендә Аждаһа – су стихиясе белән бәйле илаһи зат, шулай ук явыз көчләрдән исәпләнә.

Келәт иясе. Рәс. Ә. С. Фәтхетдинов. 1994 ел

Су анасы. Рәс. Ә. С. Фәтхетдинов. 1994 ел
Татар мифологиясе рухларга – төрле стихияләр хуҗаларына – аерым игътибар итә, алар гомуми исем белән Ия дип йөртелә: Су иясе, Су анасы, Су кызы, Йорт иясе. Алар үзләре белән бәйле стихияләрнең, корылмаларның хуҗасы, идарәчесе булып аңлашыла.
Бик борынгы заманнарда барлыкка килгән әкиятләр татар фольклорының иң озын гомерле жанрларыннан. Бигрәк тә хайваннар турындагы әкиятләр («Төлке белән Бүре», «Торна белән Төлке», «Хәйләкәр Төлке») борынгы санала, әмма алар күп түгел.
Сюжетларында, персонажлар бирелешендә һәм әдәби алымнарда борынгы мифологик күзаллауларны саклаган тылсымлы әкиятләр үзенчәлекле урын алып тора («Ак бүре», «Алтын кош», «Серле дага»). Гадәттә, аларның төп герое – төпчек ул, аңа йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләр, кошлар, агачлар, сулыклар; еш кына тылсымлы әйберләр ярдәмгә килә. Каршы көчләр итеп өч башлы Диюләр, Аждаһалар, Еланнар сурәтләнә. Сирәгрәк очракларда Коръәни чыгышлы персонажлар: Иблис, Шайтан, Җен – тискәре рольдә була.

Курайда уйнаучы Шүрәле. Рәс. Ә. С. Фәтхетдинов. 1981 ел

«Сак-Сок» бәетенә рәсем. Рәс. Х. Г. Якупов. 1982 ел
Тылсымлы әкиятләр арасында батырлар һәм батырлыклар турындагылары исемнәре белән үк үзенчәлекле: «Айгали батыр», «Таңбатыр», «Турай батыр», «Камыр батыр», «Дутан батыр». Аларның төп геройлары булып төрки героик эпосы геройларын хәтерләткән баһадирлар тора. Әкиятләрдә төрки дастаннардан мәгълүм сюжетлар һәм мотивлар: баласызлык («Балыкчы карт», «Камыр батыр»); кечкенә геройның батырлыклары («Айгали батыр»); аның аерым мәгънәгә ия исеме (Таңбатыр, Кичбатыр); ялган батырлык («Камыр батыр»); каһарманның ялгызлыкка дучар ителүе («Дутан батыр»); баһадирлар атына ия булу («Дутан батыр» аты – Тел Коңгыз; «Алтын алма»да –Алты колачлы ала бия); геройның Җир асты патшалыгында күргәннәре – сөйләнә. Батырлар турындагы әкиятләрдә тылсымлы әкиятләрнең төп сыйфатлары сакланса да, аларда эпик дастаннарга хас билгеләр дә калку.

Былтыр белән Шүрәле. Рәс. Г. А. Зяблицев. 1958 ел

Җимеш өзүче Мәрьям. Рәс. Ә. Р. Ильясова. 1992 ел
Көнкүреш әкиятләрендә сюжет, композиция һәм иҗат алымнары гадирәк: «Дуслар авырлык килгәндә сынала», «Кем эшләми, шул ашамый», «Акыл һәм бәхет». Аларның барлыкка килүе Урта гасырларның соңгырак дәверләренә карый, проблемаларның гадилеге дә шуның белән аңлатыла. Мондый әкиятләрдә кеше һәр көнне җавап эзли торган көнкүреш сораулары күтәрелә. Традицион зур башлам һәм бетем өлешләре дә, кабатлаулар да юк; сюжет гади һәм ачык, гадәттә, 2 – 3 вакыйга-мотивтан гыйбарәт; алар җирдә бара. Күп урынны сөйләшү-диалоглар, тапкырлыкта сынашу, сүз уеннары алып тора.
Афористик жанрлар шулай ук бик борынгыдан килә. Канатлы сүзләр, ышанулар, сынамышлар, фаразлар, имләүләр, әфсеннәр, теләкләр, каргышлар, әзер җаваплар, үртәгечләр, тизәйткечләр, үткен сүзләр, эпик формулалар – һәрберсе үзенчәлекле. Канатлы сүзләр, мәсәлән, аерым бер дәүләт яки җәмәгать эшлеклеләре иҗатына барып тоташа. Ышанулар кешеләрнең көндәлек хезмәте һәм күзәтүләре белән бәйле. Фаразлаулар – яшәеш хакында борынгы күзаллауларны чагылдыра. Теләкләр афоризмнарның гаять үзенчәлекле бер формасы булып тора. Алар билгеле бер вакытта, билгеле бер ситуациядә генә әйтелергә тиеш. Каргышлар да шулай. Әфсеннәр, нәзер әйтүләр, әзер җаваплар– бик борынгы заманнардан кешене борчыган мәсьәләләрне билгели. Санамышлар, үртәгечләр, тизәйткечләр, табышмаклар балалар фольклорына карый. Мәкальләр һәм әйтемнәр борынгы кешеләрнең фикри һәм фәлсәфи күзаллауларын бүгенге көннәргә китереп җиткерә.
IX – XIV гасырларда фольклор жанрлары арасында халык эпосы һәм аңа якын булган легендалар һәм риваятьләр (җирнең һәм кешенең килеп чыгуы, Болгарның төзелүе һәм җимерелүе, ислам дине кабул итү) зур урын били. Төрки-татар мәкальләре һәм әйтемнәренең күп өлеше шул гасырлар язма истәлекләрендә сакланып калган. Әйтик, Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгат әт-төрк» (ХI гасыр) сүзлегендәсугышлар белән бәйле мәкальләр очрый: «Көч (илбасар) ишектән керсә, закон (тәртип) төнлектән чыгып китәр»; «Бәхет булса, бөтен ыру җыелыр, дошман һөҗүм итсә, бөтен халык кузгалыр». Йосыф Баласагынлының (1019/21 – ?) «Котадгу белек» поэмасында тирән фәлсәфә белдергән әйтемнәр бар: «Берең-берең мең булыр, тама-тама күл булыр»; «Сөзгәк үгезгә тәңре мөгез бирмәс».

«Үги кыз» татар халык әкиятенә рәсем. Рәс. Г. Л. Эйдинов. 1982 ел

Татар халык әкиятләре» китабына рәсем. Рәс. З. В. Мөхәммәтҗанова. 2005 ел
Татар халык авыз иҗатының борынгы жанрлары булып бәетләр һәм мөнәҗәтләр санала. Алар мөһим тарихи вакыйгалар (сугышлар, крестьян баш күтәрүләре) чорында яки ниндидер көтелмәгән хәлдән (кинәт гомер өзелү, һәлак булу) соң иҗат ителә. Эчтәлеге конкрет тарихи, ешрак фаҗигале хәл белән бәйле, геройларының прототиплары була. Бәет беренче заттан әйтелә. Эчтәлеге һәм формасы ягыннан иң элеккеге дәверләрдәге мифологик күзаллауларны чагылдырган әсәр – «Сак-Сок» бәете. Мөнәҗәтләр исә рухани җырлау – сыктауларга якынрак.
Алтын Урда чорында татар халык иҗатының фундаменталь жанрлары – эпик хикәят-дастаннар зур үсеш кичерә: героик яки әкияти-мифологик эпос: «Түләк һәм Сусылу», «Йиртөшлек»; героик дастаннар «Ак Күбек», «Идегәй»; лиро-эпик мәхәббәт турындагы дастаннар «Кузы Көрпеш белән Баянсылу»; китаби дастаннар: «Таһир-Зөһрә», «Сәйфелмөлек», «Йосыф китабы» һ. б. Бу чорда бәет жанры формалашу дәвам итә (аның классик үрнәге –«Ханәкә-солтан» бәете).

Риваять. Рәс. Б. Ә. Гыйльванов. 2017 ел

Кабан күле. «Казан серләре» циклыннан. Рәс. Г. Л. Эйдинов. 2015 ел
Казан ханлыгы дәвере татар фольклоры фаҗигале пафос белән сугарылган. Кайбер легендалар һәм риваятьләр тарихта билгеле шәхесләр язмышы турында сөйли. «Сөембикә» риваятендә, имеш, Мәскәү патшасының, ханбикә сурәтен күреп, гашыйк булуы, аның кулын сорар өчен Казанга илчеләр җибәрүе бәян ителә. Сөембикә тәкъдимне кире каккач, патша Казанга сугыш белән килә, җиде ел шәһәрне камап тора, аннары яулап ала. Үзен мәҗбүри алып китәселәрен аңлагач, Сөембикә Хан мәчетенең биек манарасына менә һәм аннан сикереп һәлак була. Шуннан соң манараны Сөембикә манарасы дип йөртә башлыйлар. Шулай ук Казанның баш сәете Колшәриф турында да легенда сакланган, аның, кулына корал алып, ил һәм халык азатлыгы өчен Хан мәчете манарасында һәлак булуы сурәтләнә. Ханлык чорында халык эпосы да үсүен дәвам итә («Җик Мәргән», «Чура батыр» дастаннары, «Казан бәете»).
XVIII – XIX гасырлар фольклорында беренче урынга шәхси башлангыч чыга, бу лирик җырлар үсешенә китерә. Халык иҗатында тарихи проблемаларга, драматик, хәтта фаҗигале хәлләргә (Явыз Иванның сәясәте, Себер ханлыгы яулап алыну, Идел буе татарларын көчләп чукындыру) өстенлек бирелә башлый, социаль тигезлек өчен көрәш идеяләре күренә. Бәетләр һәм тарихи җырлар активлаша.

Яңа Кисекбаш. Рәс. Ф. Ш. Хәсьянова. 1986 ел
ХIХ гасырда туган җир хакында («Алтын алма», «Ямьле Дим буйлары», «Сакмар»); авыр тормыш («Батрак җыры», «Ярлы егет»); читтә бәхет эзләү («Шаулама, камыш», «Ямщик җыры») темасына лирик җырлар иҗат ителә. Хатын-кыз язмышы җырларга салына. Әмма халык җырларының күп өлеше мәхәббәткә багышлана, алар еш кына кызлар исеме белән атала: «Латыйфа», «Галиябану», «Җәмилә-җаным». Бәйрәм җырлары, дуслык-туганлык хакындагы җырлар пәйда була.
Фольклорда аның милли үсеш-үзгәреш үзенчәлекләрен билгеләүче жанр дип дастан (халык эпосы) санала. Аңа эпик текстның һәм шигъри-көйле башкаруның бердәмлеге хас. Сөйләмә дастаннар, барыннан да элек, Себер татарлары арасында киң таралган була һәм сакланып кала. Себер-татар җыраучылары, көйчеләре тарафыннан телдән-телгә тапшырыла килгән «Алпамыш», «Кузы-Көрпәч белән Баянсылу», «Җиртөшлек», шулай ук «Идегәй»нең төрле вариантлары гомумтөрки халык иҗатының казанышына әйләнә.
Татарларның башка этнотерриториаль группаларында бик борынгы заманнардан эпосның – ритуал-йола вазифасыннан ерагаюы күзәтелә. Инде XVI гасыр башында Казан татарларында эпосның сөйләмә формасының популярлыгы нык кими. Язма мәдәниятнең үсеше татарларда укуга һәм дастаннарны язма формада тудыруга омтылыш китереп чыгара. Эпосның «китаби дастаннар» дип аталган, фольклор һәм язма әдәбият арасында торган үзенчәлекле төре хасил була. Берничә гасыр дәвамында алар мөстәкыйль төстә, әдәби әсәрләр белән янәшә яшиләр.
Бу төргә төрле типтагы эпик фольклор материалында һәм традицияләрендә туган яки соңрак сөйләмә дастаннар кануннарын файдаланып үзгәртеп эшләнгән текстлар карый. Аларның күбесе башка төрки халыклар эпосы белән аваздаш, әмма милли төрки версияләрдән әдәби эшкәртелгән булуы белән аерылып тора. Кайбер дастаннар (мәсәлән, «Чура батыр», «Күр углы», «Таһир-Зөһрә» һ. б.) берничә вариантта сакланган.


Татар китаби эпосында каһарманлык дастаннары (героик тематика) аерылып чыга, ул героик-архаик һәм героик-дини дастаннарны берләштерә. Алар материалында татар халкы тормышындагы тарихи вакыйгалар белән турыдан-туры бәйләнеш күренә («Чура батыр»). Героик дастаннар арасында дини характердагы дастаннар («Каһарман Катил», «Кыйссаи Сәкам», «Кисекбаш») үзенчәлекле, алар гарәп-мөселман язма истәлекләре тәэсирендә иҗат ителгәннәр. Бу әсәрләр классик жанрларның тарихи вакыйгалар, ислам идеологиясе, шулай ук халыкның иҗади импульслары тәэсирендә үзгәреш кичерүенә дәлил була ала.
Китаби дастаннарның аерым бер тематик һәм лиро-эпик тармагын мәхәббәт дастаннары тәшкил итә. Шәрык әдәбиятлары тәэсирендә туган мондый дастаннар («Таһир-Зөһрә», «Гашыйк Кәриб», «Ләйлә һәм Мәҗнүн») татар эпосының мөстәкыйль милли версияләренә әверелә.
Шәһәр мәдәнияте һәм классик әдәбият тизләнеп үсү сәбәпле китабы дастаннар акрынлап халык иҗаты мәйданыннан төшеп кала. Әмма алардагы маҗаралы сюжет, коллизияләрдәге киеренкелек, үзәк геройлардагы гаделлек урнаштыру максатына хезмәт итә торган героизм һәм корбанчылык, тексттагы аерым структур-поэтик үзенчәлекләр, югалмыйча, әдәби эпик жанрлар тудыруда катнашалар.