Фәнис Яруллин: «Нурсөянең мәхәббәте тота, яшим бары шуның хакына»

Фәнис Яруллин: «Нурсөянең мәхәббәте тота, яшим бары шуның хакына»

Фәнис Яруллин кеше организмының мөмкинлекләре чиксез икәнлеген, Ходайдан вакыт җитмәсә, нинди генә авырулар кичерсәң дә, 54 ел урын өстендә ятсаң да, якты дөньядан китеп булмаганлыгын үз тормышы белән раслады. Көндәлекләреннән юллар...

«Мин бервакытта да озак яшәр өчен тырышмадым. Кулдан килгәнне эшләргә, эшләгән эшем кешеләргә ошасын иде, дип тырыштым. Гомерне без еллар белән исәпләргә гадәтләнгәнбез. Ә бит ул синең ничек яшәвеңә, үзеңнән соң нәрсә калдыруыңа карап исәпләнергә тиеш. Әнә Тукай 27 ел гына яшәгән, ә шул гомер эчендә күпме үлемсез әсәрләр иҗат итеп калдырган. Без кешеләрнең яшәү мәгънәсен шул үлчәүгә салып үлчәмибез».

«Миңа көндәлекләрне иҗат белән бер чорда яза башларга туры килмәде. Һәр нәрсәнең җае бар, шалканның да мае бар, диләр бит. Көндәлек язарга башта җаем булмады. Беренчедән, армиядә хезмәт иткәндә гомер буена сузылачак имгәнү алып, үлем белән яшәү арасында ятканда көндәлек язу кайгысы башка килмәде. Андый уй туса да, яза алмас идем: кул-аяклар эшләми. Муеннан аркага кадәр сузылган умыртка баганасын ачып операция ясаулар, авызга әлүмин кашык белән кайнар аш тутырулар, ашаганнан соң бер уч таблетканы авызга салып, аларны мин төкереп ташламасын өчен, санитаркаларның идән юган кулларын ак икәнлеге дә беленми торган халат итәгенә сөртеп, дарулар эреп беткәнче авызны каплап торулары; караватның буеннан буена сузылган клеенка өстендә ятулар, шул кузгалмыйча ятуларның нәтиҗәсе буларак тәндәге бөтен итнең череп таркалуы һәм бер ай эчендә 65 кг егетнең 35 килога калуы – тышкы дөнья барлыгын оныттырды».

«1958 ел, 18 июль. …Мине палатага кертеп салдылар. Шушы көннән соң гомерлеккә сузылган газаплар башланды. Ике тапкыр муен умырткаларына наркозсыз-нисез операция ясаулар, кузгатырга ярамый дип, клеенка өстенә җәелгән чүпрәк өстендә ятулар тәнне тәмам черетте. Суда коену, мунча керүләрне төштә күрергә генә калды. Шулай да, врачлар белән тарткалаша торгач, өч айдан соң мунчага алып бардылар. Ләкин, бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, мунчада су юк икән. Мине юындырырга дип алып барган санитаркалар котельныйга киттеләр. Алар китүгә, минем өстемә душтан

салкын су коела башлады. Шушы мунчадан соң температурам 40 градуска күтәрелде һәм ул атна буе төшмәде».

«1982 ел, 12 октябрь. …Берничә көн инде сидек бик канлы килә. Температура бераз бар. 10 октябрьдән гламурин эчә башладым. Нурсия врач чакыртыйк, дигән иде дә, чакыртмаска куштым. Алар да шул анализларны алалар да үземдә булган даруларны бирәләр инде. Мин үземнең хәлемне үзем врачлар кебек беләм инде хәзер. Бәлки әле алардан яхшырак та беләмдер...».

«1983 ел, 27 январь. Өч көн инде чирләп маташам. 25 нче гыйнвар көнне температура кинәт кенә күтәрелә башлады. Кичкә 39,3 кә җитте. 26 сы көнне иртән дә 39,3 иде. Врач чакырттык.21 июнь. …Узган атнада өч көн – 17, 18, 19 лары бик каты температурить иттем. 39 га җитте. 16 декабрь. Температура төшми. Бүген иртән 38,1. Туалетта вакытта, күрәсең, бөерләргә салкын тигәндер инде. Бисептол эчә башладым».

«1984 ел, 22 январь. 20 се көнне кичкә таба бик каты чирләп киттем. Температура 39,4 булды. 13 февраль. Кичә, ягъни 13 енә каршы төндә, бик каты температура күтәрелеп китте. 39,6 булды. Иртән 38,7 ләр тирәсе иде. Узган төнне Нурсияне кырык тапкыр торгызырга туры килде. 5 март. Кичә кичкә кадәр коточкыч температура күтәрелде. 39,4. 28 май. Температура бик каты күтәрелде. 40,1 гә кадәр җитте. Болай ук югары күтәрелгәне юк иде бугай әле. 4 көн буе төшмәде. 2 сентябрь. Төштән соң температура 40 ка җитте. «Скорый» чакырттык. 28 сентябрь температура – 39,5 . 29 сентябрь – 38,2. 26 ноябрь. Өч көн буе бик матур гына чирләп яттым. Температура 39 лар торды».

«1985 ел, 21 апрель. Кичә температура булды – 38,7. 22 апрель. Температура бетеп җитми әле. Кичә кич 37,9 иде, бүген көндез 37, 4. 29 сентябрь. Өченче көн кич бик каты чирли башладым. Температура 40,4 кә җитте».

«1989 ел, 7 январь. Кичә бик каты эч белән ашказаны авырта башлады. Төне буе укшытты, ике тапкыр косып та алдым. Эч мускуллары калтырый, ашказанына таш тутырган кебек авыр. Хәтта яшисе килми. Яшәгәнче, тиз генә үлеп китсәң иде дә бит... Бүген китәр идем дөньясыннан, карамыйча алдым-артыма: Нурсиянең мәхәббәте тота, яшим бары шуның хакына. 11 январь. Врач чакырдык. Больницага салабыз, ди. Шулай итеп, больницаның «тәмле» исләрен иснәп, врач һәм сестраларның: «Син һаман үлмәдеңмени әле?» - диюләрен акайган карашлары аша белдерүләрен күзәтеп ятарга туры килә».

«1992 ел, 18 июль. Кичә бакчага барган идек. Бик каты чирләп кайттым. Температура 39,9 иде».

«1994 ел, 26 октябрь. Сәламәтлек шәптән түгел. Сидек чыкмый. Тән тирли, өшетә, калтырата. Сидек аша чыгасы сыеклык һәм шлак тире аркылы чыга. Болай озак чыдап булмас».

«1997 ел, 22 январь. Соңгы вакытларда эш ярамый башлады. Әз генә эшләсәң дә, йөрәк авыртырга тотына, бөерләрнең рәте юк. Кайбер көннәрне 200 граммнан артык сидек чыкмый».

«1998 ел, 20 ноябрь. Туалет, ванна көне. Бик авыр булды. Үлү шушы икән, дигән идем инде. 5-6 сәгать интектем. Күп кешеләр минем аяклар гына йөрми, дип уйлый. Кулларның бер бармагы да хәрәкәтләнмәгәнен күрми. Мин, цирктагы жонглер кебек, хәрәкәтләнмәгән бармаклар арасына ручка кыстырып, тиз генә автографлар язып бирәм. Уң кулдагы ручканы сул кул белән этеп йөртәм».

«2002 ел, 17 декабрь. 14е көнне кич сәгать 4-5 ләрдә үлә яздым. Баш түзеп булмаслык авырта, йөрәк кага. Үлү шушы икән, дип торам. Давление бик уйный».

«2003 ел, 16 август. Бер атна чирләдем. 9 августта якшәмбе көнне кинәт температура күтәрелде. Кичке 10нарда. «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырттык. Температура 40 иде. Анальгин уколы ясадылар. Температура икенче көнне дә 40тан төшмәде. Мондый температура өч көн торды».

«2009 ел, 17 март. 23 февраль көнне кинәт кенә температура күтәрелеп китте. 39,2 булды. Ун көн температура төшмәде. Төнлә «Скорый» алып китте».

«2010 ел, 9 апрель. Уролог Галина Александровна килде. Ул инде мине күптән үлемгә хөкем иткән инде: «Столько лежите, что же хотите?» - дип кенә җиффәрә. Үләргә мин каршы түгел, ләкин шешеп, череп түгел. 3 август. Минем тормыш гел көрәштән торды: яшәү өчен көрәш, китапларны чыгару өчен көрәш, дөньяда бер мескен бәндә булып калмас өчен көрәш һ.б.лар, һ.б. лар. 16 октябрь. Шушы айларда гына зур шәхесләребез кинәт кенә үлеп киттеләр. Мондый бәхетле үлем миңа тәтемәс инде ул. Гомер буе интегеп яшәп, интегеп, үземне караучыларны үземнән биздереп үләрмен. Яшәвең нинди, үлемең дә шундый була инде ул».

2011 ел, 20 декабрь. Көндәлеккә хатыны Нурсия ханым соңгы сүзне язган. «Фәниснең мәңгелек йортка күчүенә дә атнадан артык вакыт үтте. Аның юклыгына күңел һаман да ышанып җитә алмый... «Скорый» килде.

Кичекмәстән больницага салырга кирәк, диделәр. Ләкин ул, әле хәле әйбәтрәк чакта ук, миңа катгый итеп: «Мине больницага салма, минем үз өемдә, синең кулыңда үләсем килә», - дигән иде. Шуңа отказ язарга туры килде. Соңгы вакытта гел: «Син миннән алда үлсәң, мине кем карар?» - диде. Теләге кабул булды, миннән алда, минем кулымда җан бирде. Үләр алдыннан соңгы дүрт сәгатен гел сау-сәламәт кеше йоклап яткан кеше кебек кенә үткәрде. Бернинди ыңгырашу, авыр сулау, бәргәләнү булмады. Тыныч кына китеп барды. Урыны оҗмахта булсын!»

Белешмә

Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 февралендә ТАССРның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда армиягә китә. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. 1970 елда читтән торып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр яза башлый. 1971 елда «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле автобиографик повесть яза. Ул укучылар тарафыннан бик яратып укыла. Әсәр рус, казах телләренә тәрҗемә ителә. 1978 елда шигырь китаплары өчен Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек була. «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә берничә ел рәттән уйнала. 46 китап авторы. 1995 елда Ф. Яруллинга Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе бирелә. 2001 елда Татарстанның халык шагыйре исеме бирелә. «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнгән. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

2011 елның 9 декабрендә вафат була. Туган авылында музее эшли. Баулыда һәйкәл ачылган.

Картина: "Фәнис белән Нурсөя". Зөфәр Гыймаев рәсеме

Источник фото: http://kazanutlary.ru/