Әфганлылар: тарих һәм мәдәният

Әфганлылар: тарих һәм мәдәният

Әфганстан: тарих һәм мәдәният

Әфганлылар (үзатама: пуштун, паштан, пухтун) – Әфганстанның төп халкы (10 миллионнан артык). 19 миллионнан артыгы (нигездә күчмә һәм ярымкүчмәлеләр) Пакьстанның төньяк-көнбатышында яши.

Күпсанлы субэтник группалар саклана. Европеоидларның  һинд-урта диңгез расасына карый.

Һиндстанның көнбатыш чигендәге тауларда тереклек итүче «әфган кабиләләре» турында беренче мәгълүматлар урта гасыр чыганакларында (XI гасыр) очрый. Һинд-европа гаиләсенең көнчыгыш төркеменә караган пушта телендә аралашалар. Пушта теленең  төньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнбатыш диалектлары бар. Дари (фарсы-кабули) теле дә киң таралган. Гарәп алфавиты нигезендә язалар. Дин буенча, нигездә, мөселман-сөнниләр.

Россия территориясендә әфганлылар саны күп түгел. Гадәттә нәсел белән тупланып яшиләр. Күбесе – качаклар.

Чыганак: Халыклар Дуслыгы йорты