Диско буыны. Хронограф

Диско буыны. Хронограф

Бик тиздән Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулачак. Түгәрәк һәм мөһим юбилей – гасыр гына түгел, тулы бер тарихи дәвер! Шул ук 2020 елда 100 еллыгын билгеләп үтәчәк «Татарстан» журналы уртак юбилей хөрмәтенә «Буыннар» проектын эшли. Без анда Татарстаныбыз тарихында эз калдырган шәхесләр, вакыйгалар, күренешләр турында сөйлибез. Без инде 20 нче елларда республиканы оештырган шәхесләр турында яздык. Моңа кадәр күрелмәгән энтузиазм һәм коточкыч кырыс репрессияләр елларында яшәгән 30 нчы еллар, Бөек Ватан сугышын кичеп, аннан җиңүче булып чыккан 40 нчы еллар, сугыш афәте җимергән шәһәрләрне торгызган, нефть сәнәгатен күтәргән 50 нче еллар, галәмне буйсындырган 60 нчы еллар, иҗат итеп, төзелешләрдә эшләп, үзенә торгынлык еллары дигән ярлык тагыласын белмәгән 70 нче еллар буыннары турында да сөйләдек.

Бүген бездә кунакта – 80 нче еллар буыны. Алай ук еракта да түгел, күпләр өчен бик якын ул, чөнки без йә тумышыбыз, йә балачагыбыз һәм яшьлегебез белән 80 нче еллардан...

Без барыбыз да йә тумышыбыз, йә балачагыбыз, йә яшьлегебез белән 80 нче еллардан. Шуңа да сезне иң чая буын яшәгән 80 нче елларга чакырабыз – без анда очрашканбыз, очрашабыз, очрашачакбыз. 80 нче еллар дискотекасы кебек онытылмастай күңелле кичәләр, «су буенда янган учак», «Бони Эм»нар көткән чакка – диско буыны яшәгән вакытларга чакырабыз.

1981

• Татарстанда икенче миллиард тонна нефть чыгарыла

• Казан янында Займищедан Идел аша күпер төзелеше башлана

1982

• Яр Чаллы шәһәренең исеме Брежневка үзгәртелә

• Казанда Шаляпин исемендәге беренче опера фестивале үтә  (1985 елда ул бөтенроссия статусын ала)

• Казанның «Оргсинтез» заводында «Этилен-200» җитештерелә башлый

1983

• «Оргсинтез»да елына 200 мең тонна куәт белән түбән басымлы полиэтилен җитештерелә башлый

1984

• Алабугада Кама трактор заводы төзелеше башлана

• ТАССР Югары Советы Президиумының ТАССР дәүләт бүләкләре нигезләмәсен раслау турында Указы чыга

1986

• Казанда таможня барлыкка килә • Хәрби комиссариаттан мобилизацияләнеп,татарстанлылар Чернобыль АЭС афәтен ликвидацияләү эшендә катнашырга китәләр

1987

• Казан аэропортыннан беренче халыкара рейс башкарыла. ТУ‑154 Берлинга оча 

• Түбән Кама гидроагрегатларының барысы да кулланылышка тапшырыла

1988

• Кама трактор заводын ЕЛАЗ җиңел машиналары җитештерә торган завод итеп үзгәртү турында карар кабул ителә

• Әлмәт янында кыю фәнни тәҗрибә башланып китә – Яңа Елховойда үтә дә тирән скважина бораулыйлар. Проект тирәнлеге – 7000 метр

• Татариядән Әрмәнстанга җир тетрәү нәтиҗәсендә хәрабә хәленә килгән шәһәрне торгызу эшләренә төзүчеләр отрядлары җибәрелә

1989

• ТАССР Министрлар Советының халык мәгариф системасында туган телне һәм әдәбиятны укытуны яхшырту буенча Карар кабул ителә

• Казан янында Идел аша автомобильләр йөрү өчен күпер кулланылышка тапшырыла