Ишми ишан: ике дәвер чигендә
Аның исеме татар тарихының аерым бер феномены сыман яңгырый, гамәлләре аң-акылга сыймый, кат‑кат кайтып уйланырга мәҗбүр итә, ә язмышы тетрәндерә. 100 ел элек Малмыжда атып үтерелгән Ишми ишанның (1842–1919 еллар) шәхесе турында без ниләр беләбез?
ДӨНЬЯ ИКЕГӘ БҮЛЕНГӘЧ…
Ишми ишанның чын исеме – Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов. «Ишми» дигән авылча, гади кыскартылма рәвештә кулланыла башлаган атамасы исә тора‑бара үзенә күрә бер кимсетү чарасына әверелгән. «Ишан» титулы халыкның аңа карата булган хөрмәтен чагылдырган, ләкин чынлыкта Ишмөхәммәт хәзрәт үзе ишанлык дәрәҗәсенә ия булмаган. Димәк, аның исеме дә тарихның ялган һәм уйдырмадан арындыруга мохтаҗ чираттагы бер мифы яки стереотибы.
Ишмөхәммәт хәзрәтнең исеме XIX гасыр ахыры–XX гасыр башында татар дөньясында җәелгән драматик каршылык белән бәйле. Башта мәктәпләрне һәм укыту алымнарын үзгәртеп кору һәм заманчалаштыру хәрәкәте буларак формалашкан җәдидчелек татар җәмгыятенең төрле өлкәләренә үтеп кергән көчле идеологиягә әверелә. Дөньяга консерватизм күзлегеннән караган, «искелек тарафдарлары» дигән яманат алган кадимчеләр хәрәкәте дә зәгыйфь каршылык кына булмый, аның да вәкилләре, бар көчләрен куеп, үзләре дөрес дип санаган яшәү принциплары өчен көрәшә. Ике якның да төп максат-хыялы бер: катлаулана барган заманда милләтне һәм динне саклап калу. Ләкин максатка ирешү юллары халыкның асыл улларын ике лагерьга бүлә.
«Ишми ишан» кадимчеләр хәрәкәтенең иң атаклы вәкиле буларак еш искә алына. Ул хәзерге Мамадыш районының Югары Сөн авылында туган. Әмма гыйлем юлы аны бик яшь чагында ук Малмыж өязенең данлыклы Түнтәр авылына (хәзерге Балтач районы) китерә. Нәкъ менә Түнтәрдә ул үзе дә инде атаклы хәзрәткә әйләнә. Нәкъ биредә кискен консерватизм белән сугарылган хезмәтләрен яза, мәдрәсәсендә дөньяга кадими күзлектән караучы шәкертләрен тәрбияли. Шуңа да, аны яхшырак аңлар өчен, без шушы авылга юл тоттык.
ТҮНТӘР ФЕНОМЕНЫ
Түнтәр авылы халкы бәхетледер, мөгаен. Аның тарихын бөртекләп җыючы һәм кадерләп саклаучы кешеләре бар. Без мәктәптә озак еллар укытучы булып эшләгән Рәфхәт Зарипов (ул 1941 елгы) белән очраштык. Ул авылның үткәннәренә багышлап берничә китап язган, аларны Интернетта урнаштырган. Рәфхәт абыйның тәмләп һәм башка беркем дә игътибар итми торган үзенчәлекле детальләргә тукталып сөйләвеннән Түнтәр феноменын берникадәр дәрәҗәдә аңладык.
Бу авыл XVII гасыр ахырында нигезләнгән булса кирәк. 1730 елда монда Габдеразак хәзрәт күчеп килә. Түнтәрнең гыйльми тарихы әнә шул чорда башлана, 1740 елда беренче мәдрәсә ачыла. Авыл халкы Габдеразак хәзрәтне беренче имам буларак истә калдырган. Хәзергесе көндә аның кабере булырга тиеш урында зур кабер ташы куелган.
Гаяз Исхакый үз заманында Идел‑Урал төбәгендәге иң абруй
лы суфи ишаннар турында язганда, өч шәхескә туктала: Троицкидагы Зәйнулла ишан Рәсүлевка, Чистайдагы Закир ишан Камаловка һәм Балтачтагы Мөхәммәтгали ишан Түнтәригә (1788–1874). Түнтәр мәдрәсәсенең тирә-яктагы иң көчле уку йорты буларак танылуы Мөхәммәтгали ишан белән бәйле дә инде.
Мөхәммәтгали ишан башта шушы төбәктә белем ала: Сасна авылында, Мәчкәрә мәдрәсәсендә укый. Шуннан соң Бохарага китә, Әфганстан һәм Һиндстанда сәяхәт итә. Түнтәргә кайткач, имамлык вазыйфасын башкара башлый һәм тарихка кереп калган Түнтәр мәдрәсәсен ача. Мөхәммәтгали ишанның абруе һәм белеме нәтиҗәсендә мәдрәсә бик тиз арада илнең төрле почмакларыннан килгән шәкертләрне имамлыкка әзерләүче көчле уку йорты булып өлгерә.
Ишмөхәммәт Динмөхәммәт улы да шушы мәдрәсәдә укый. Мөхәммәтгали ишан игътибарлы һәм сәләтле шәкертне тиз күреп ала. Аның киңәше белән Ишмөхәммәт Бохарага китә, анда белем алганнан соң, кабат Түнтәргә кайта. Бу вакытта Мөхәммәтгали ишанның дәвамчысы булып аның кияве Шәмсетдин хәзрәт хезмәт итә. Ул да вафат булгач, авыл халкы Ишмөхәммәтне имам итеп сайлый. 1877 елда ул Түнтәр мәхәлләсенең имам-хатибы булырга указ ала.
Шулай итеп, Ишми ишан Түнтәр авылының инде тарихы һәм исеме булган мәдрәсәсен дә җитәкли башлый. Рәфхәт абый Зарипов аны тирән белемле, көчле ихтыярлы, үз сүзендә нык торучан кеше булган дип тасвирлый. Аның чорында мәдрәсәнең чәчәк атуы дәвам итә. 1887 елда сәүдәгәр Габделлатыйф Хәкимов акчасына мәдрәсә өчен ике катлы яңа бина төзелә. Димәк, шәкертләр саны арткан була. Бу исә аның педагог һәм җитәкче буларак уңышы турында сөйли, дип фаразлый алабыз.
Ишмөхәммәд хәзрәт гаять мәһабәтле, сөйләү остасы, калын яңгыравык тавышлы, югары дәрәҗәдә эшчән, аралашканда яхшы ук кырыс кеше иде, дип сөйләгәннәре бар. Әмма аңа әңгәмәдә җор сүз, образлы үткен фикер дә ят булмаган.
Тирә—юньдә дә, Түнтәр әйләнәсендә генә түгел, ераграк төбәкләрдә дә, хәзрәтне тирән ихтирам итүче, аңа иярүче мөселман халкы аз булмаган булса кирәк. Нократка якын туганнарына, никах мәҗлесенәме, бер чакырулы тантанага барганнарын сөйләгәне бар әтинең. Поезд килеп туктауга (Слободская станциясе дип хәтердә калган) якын-тирә авылларыннан хәзрәтне каршы алырга дип җыелган мөселманнар вагон баскычыннан ук палас юл җәеп җибәрәләр. Күрше илнең патшасы килгәнмени. Кунакны утыртып китәргә тиешле пар ат чанага кадәр бабай шушы келәмнән атларга тиеш була. Көтелмәгән хәлдән югалып калган хөрмәтле кунакны җитәкләп, этеп-төртеп диярлек чана янына алып киләләр. Тик бераз аңына килгәч кенә, бу эшне болай оештыручыларга бабай үзенең шелтәсен белдерә».
(Оныгы Фәрук Нәкыйпов язмасыннан. Р.Зарипов. Аллаһка якынаю юлында. Түнтәр, 2017)
Ишми ишанның улы Мөхәммәтнәкыйп хәзрәткә бирелгән имамлык указы. 1925 ел
Югарыгы мәчет бинасы. 1831–1834 елларда төзелгән
ИШМӨХӘММӘТ ХӘЗРӘТНЕҢ КӨРӘШЕ
Җәдидчелек хәрәкәте киң таралгач, Ишмөхәммәт хәзрәтнең аяусыз көрәше башлана. Бу мәсьәләдә ул аз гына компромисска да риза булмый. Аның фикеренчә, динне һәм милләтне саклау хакына моңарчы гасырлар буена яшәп килгән һәм бик куркыныч заманнарда халыкны иманлы итеп саклый алган юлдан тайпылмаска кирәк. Җәдидчеләр тәкъдим иткән яңа белем бирү ысуллары аның өчен исламның котылгысыз һәлак булуының бер билгесе булып күренә. «Исән калганнар мөселман диненең ничек корытылачагын күрерләр», – дип яза ул.
Хәзрәт консерватизм, булганны саклау һәм изоляция тарафдары була. Мөселман җәмгыяте дәүләттән аерым яшәргә һәм үз эченә йомылырга тиеш. Шуңа да мәктәп-мәдрәсәләр өчен дәүләт акчасын да сарыф итәргә ярамый. 1911 елда ул патшага хат яза һәм мөселман мәктәпләрендә кадими ысул буенча укыту программасын мәҗбүри итеп кертергә тәкъдим итә. Әмма бу хатта шунысы кызык: программаның нигезен схоластик фәннәр тәшкил итсә дә, хәзрәт дини гыйлемнән соң дөньяви белем дә бирелсен, дип ассызыклый.
Ул үзенең хаклы булуына, сайлаган юлының дөреслегенә һичбер шикләнүләрсез ышана. Җәдидчелек вәкилләре белән төрле ысуллар кулланып көрәшүенең, шикаятьләр язуының һәм матбугатта даими бәхәсләренең сәбәбе дә принципларына тугры булуында.
«Бу мөҗәддитчелек хәрәкәте Рәсәй мөселманнарын гафләт һәм наданлык йокысыннан уяту, «аң-белем тарату» фикереннән башланып китте. Моны мөршитләр башлап җибәрде: Курсави, Мәрҗани, Баруди, Риза казый, Хәйрулла, Рәшит әфәнделәр. Бу әфәнделәр, политикага һәм тәэсирле сүзгә бик маһир булып, шәригатькә хилафлы булган күп нәрсәне яклап, зиннәтләп, нәфескә ошый торган сурәткә кертеп күрсәткәч, боларны ана теле белән саташкан надан халык һәм белемсез муллалар гына әлеге әфәнделәрне ислахчы һәм мөҗәддит итеп күрделәр».
(И. Динмөхәммәтов «Шәригатьне торгызу шартлары»).
ИКЕ МӘДРӘСӘ, ИКЕ ХӘЗРӘТ
М өх ә м м әт г а л и и ш а н н ы ң оныгы Мөхәммәтнәҗип хәзрәт (1862–1930) Ишми ишан чорында авылда икенче имам була. Җәдидчелек-кадимчелек каршылыгының бер эпизоды аларның мөнәсәбәтләрендә чагыла. Нәҗип хәзрәт авылда үз мәктәбен – мәдрәсәсен ача һәм анда яңа ысул буенча укыта башлый. Мәдрәсәнең дәресләр җәдвәлендә география, математика, милләт һәм Россия тарихы, татар теле дәресләре була.
Ишмөхәммәт хәзрәт белән конфликт аркасында Мөхәм- мәтнәҗип авылдан китәргә мәҗбүр була, сөргенгә җибәрелә, ахыр чиктә Казанга Галимҗан Баруди янына барып урнаша.
Түнтәр авылында Ишмөхәммәт хәзрәт белән Мөхәммәтнәҗип хәзрәт мәдрәсәләренең биналары арасы 100 метрга да тулмый. Әмма идеяләр шуның белән дә көчле инде: алар күзгә күренмәс биек диварлар корырга һәм күрше белән күрше арасында упкын булдырырга сәләтле.
Б е з с у р әтл ә г ә н оч р а к т а исә идеяләр каршылыгының нәкъ уртасында кадими һәм җәдиди мәдрәсәдә укыган шәкертләр калган. Күрше биналарда белем алган егетләр вакыт‑вакыт дин һәм илаһият мәсьәләләренә кагылышлы бәхәсләрдә катнашырга мәҗбүр булган. Полемика бу каршылыкның төп коралына әверелгән.
Ишмөхәммәт хәзрәт мәдрәсәсе, башка консерватив уку йортлары кебек үк, төгәл һәм кырыс дисциплинасы белән данлыклы булган. Катгый кагыйдәләргә түзә алмаган яки чикләргә сыешырга теләмәгән шәкертләрнең кайберләре, Түнтәрдән качып, Бубилар мәдрәсәсенә дә киткәләгән. Бәлки, Ишмөхәммәт хәзрәтнең Иж-Бубидагы белем учагына кискен каршы булуын әлеге факт та көчәйткәндер.
Мөхәммәтнәҗип хәзрәт кулындагы җәдиди мәдрәсәнең уку бинасы. 1905–1907 елларда төзелгән
Ишми ишанның кадими мәдрәсә биналарының берсе. 1912–1914 елларда сәүдәгәр Хәкимов акчасына төзелгән
ГАИЛӘ ДРАМАСЫ
Җәдидчелек белән кадимчелек каршылыгы, асылда, Ишмөхәммәт хәзрәтнең гаиләсен дә икегә бүлә. Аның балаларын ниндидер надан мулла тәрбиясендә үскән караңгы кешеләр дип әйтеп булмый. Алар рус телен дә өйрәнгәннәр, улы Нурлыгаян исә хәтта бухгалтерлар мәктәбен тәмамлый, инкыйлабтан соң кызыл командир була. Икенче улы Габделхәй мәгърифәтче һәм язучы буларак билгеле. Нурислам гомерен укытучылыкка багышлый. Кызы Латыйфа мөселман дин эшлеклесе, «Хөсәения» мәдрәсәсендә гарәп теле укытучысы Кәрамәтулла Айдаровка кияүгә чыга, аларның улы – дирижер Җәүдәт Айдаров. Хәзрәтнең төпчек улы Мөхәммәтнәкыйп исә, аның чын дәвамчысы булып, 1926–1932 елларда авылда имамлык итә. Ишми ишанның исемен аклауга зур өлеш кертүче Фарук Нәкыйпов Мөхәммәтнәкыйпның улы.
Катгый инанулар белән яшәгән хәзрәтнең балалары, шулай итеп, нигездә җәдидчелек юлына басалар. Бу чорда җәмгыятьтә хөкем сөргән идеяләр каршылыгын ошбу факт тагын да ачыграк тасвирлый сыман.
СОКРАТЧА АДЫМ
1918 елның көзендә Түнтәр мәдрәсәсе ябыла, аның биналары дәүләт карамагына күчерелә. Шушы көннәрдә үк Ишми ишанга авылдан качу ягын карарга тәкъдим итәләр. Бу мизгелдә Ишмөхәммәт хәзрәт Сократныкы сыман адымга бара: үзен ни көткәнен чамалаган хәлдә дә ул язмышына карышудан баш тарта.
Ярты елдан соң, Малмыж өязендә тагын 20ләп мулла һәм поплар белән бергә, кулга алына. Большевикларның мантыйгы бик гади: абруйлы имамнар һәм руханилар, халыкны өндәргә керешеп, акларны якларга күндермәсен. Кулга алынган дин әһелләрен Малмыжда, пристань янында атып үтерәләр. Шулай итеп, Ишмөхәммәт хәзрәтнең гомере 1919 елның 8 маенда өзелә.
Хәзрәтне рәсми рәвештә җирләр-гә рөхсәт бирелми. Аның мәетен хезмәтчесе Хөсәен Мөхәммәтҗанов белән Әмин Йосыпов ат белән урлап алып кайталар. Түнтәрдә яшереп җирләү турында сүз дә булмый: барыбер авылга килеп, каберлекне тузгытырлар иде. 42 ел имам һәм мөдәррис булган, халык Дамелла дип хөрмәтләгән Ишмөхәммәт хәзрәтне кара мунчада юып, кәфенләп, Борнак авылы зиратында җирлиләр. Каберенең төгәл урыны бүгенгесе көнгә кадәр билгеле түгел. Әмма Әмин Йосыповның дәвамчысы Тәлгать әфәнде әйтүенчә, хәзрәтнең кабере аңа билгеле.
Бәлки, якын арада зиратта истәлек билгесе дә куелыр?
Автор: Айдар Шәйхин
Фотограф: Александр Ефремов
"Татарстан" журналы, 2019