Халыклар бердәмлеге көне: тирән тамырлы яшь бәйрәм
Бүген бөтен Россия буенча Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Билгеле булганча, әлеге дәүләт бәйрәме – яшь, ул 2005 елда 1612 елгы вакыйгалар хөрмәтенә (ул чакта Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халыкның каршы чыгулары Мәскәүне Польша интервентларыннан азат иткән) гамәлгә куелган.
Безнең ил үз территориясендә төрле халыкларның берләшүе белән һәрвакыт аерылып торды. Татарстанда гына да бүген 173-тән артык милләт вәкиле яши. KZN.RU порталы редакциясе, укучыларга төрле милләт вәкилләренең дуслыгы безнең республикабызга да, гомумән илебезгә дә хас сыйфат булуын күрсәтер өчен, ТР Милли музее архивларына керереп чыкты.
Архивта тапкан иң иске фото – «Казан күренешләре» альбомыннан. 1879 елгы фотографиядә Казан губернасында яшәүче чит ил кешеләре сурәтләнгән. Әйтергә кирәк, XIX гасыр ахырында Казанда 129 меңнән артык кеше яшәгән. 1897 елгы халык санын алу буенча аларның 95 меңе – бөек рус телендә сөйләшкән, 28 меңе – татар телендә, 1,2 меңе – яһүд телендә, 980-е – алман телендә, 680-е – украина телендә, 500-е – чуаш телендә, 200-е – черемиск, 140-ы – латыш, 100-е – Литва, 80-е – вотяцк, 43-е - белорус телендә.
Ә монысы - XIX гасыр азагы-XX гасыр башындагы Рус-Алман Швейцариясендәге халык күңел ачуларыннан кадр. Ул вакытта Рус-Алман Швейцариясе, хәзерге Горький паркы кебек, шәһәрнең барлык халкын җәлеп итә торган төп урыннарының берсе булган.
Балачактан, мәктәп эскәмиясеннән үк һәр яшь гражданга халыклар дуслыгы идеясе салына. Мәктәпләрдә даими рәвештә үткәрелгән кызыклы конкурслар да шуңа юнәлдерелгән була. Әйтик, асфальтта рәсем ярышлары. «Дөнья – халыкларга», - дип рәсемгә теркәлгән язу шуның хакта сөйли.
Һәр халыкның милли үзенчәлеген саклауга да зур игътибар бирелә. Ххалык иҗаты фестивальләре зур рольләрнең берсе булган. Фотода - Камал театрында 1986 елда икенче Бөтенсоюз халык иҗаты фестивалендә катнашучылар.
Әйтергә кирәк, безнең илдә милли иҗатка һәм башка этник төркемнәргә хөрмәт белән карыйлар. Мәсәлән, бу фестивальдә хәтта Йәмән Республикасының яшьләр халык бию ансамбле дә чыгыш ясаган.
Ә XX гасыр ахырында, 1999 елда Казанда Татарстан Халыклары дуслыгы йорты ачыла, ул бүгенге көнгә кадәр республикада һәм аның башкаласында яшәүче барлык милләт вәкилләренең бердәмлеген чагылдыра.
Фотографияләр ТР Милли музее тарафыннан бирелде.