Декоратив-гамәли сәнгать: һөнәрчелек һәм иҗат

Декоратив-гамәли сәнгать: һөнәрчелек һәм иҗат

Татар халкының декоратив-гамәли сәнгате эчтәлегенең, иҗади-техник чараларының һәм бизәкләренең, сәнгати теленең күпкатламлылыгы һәм байлыгы белән аерылып тора. Күн мозаикасы, күптөсле тукучылык, алтын белән тегү һәм тукымага, күнгә бизәк төшерү, югары сәнгати зәркәнчелек, агачны уеп бизәкләү, йортларны полихром буяу – татарларда бай декоратив сәнгать формалашуның дәлилләре.

Ирләр балдаклары. XIX гасырның икенче яртысы
Татар бизәнү әйберләренең милли үзенчәлеге гасырлар буена камилләшә барган күп буыннар халык осталарының хезмәте нәтиҗәсендә пәйда була. Аларда төрле илләрнең, төрле дәверләрнең халыклары – күрше төрки, фин-угыр һәм славян этносларының, шулай ук урын ягыннан ерак, әмма татарлар белән этномәдәни, этноконфессиональ яктан якын булган Урта һәм Алгы Азия, Казакъстан, Себер, Кавказ халыкларының казанышлары чагылыш таба. Әмма чишмә башы Идел Болгарстанында, Алтын Урдада, Урта гасырлар татар ханлыкларында, бигрәк тә Казан ханлыгында, салынган халык традицияләренә барып тоташа. 

Тезмә. XIX гасыр

Чигә-күкрәк бизәгече. XVIII йөз ахыры – XIX гасыр башы
Татарлар тукыма нигезне металл (еш кына тәңкәләр) белән бизәүгә аерым игътибар бирә. Мондый декоратив эшләнмәләрне, урынчылык гадәтләренә таянып, хатын-кызлар үзләре әзерли. Тагын бер төркем – зәркән эшләнмәләр, алар югары һөнәри осталыкка ия зәркәнчеләр, нигездә, Казан татарлары тарафыннан башкарыла. XVIII – XX гасыр башында бу эшнең мәркәзләре булып Казандагы Иске һәм Яңа бистәләр, Казан арты авыллары (Арча, Саба, Мамадыш, Лаеш районнары) санала. Зәркәнчеләр һөнәрханәләре Әстерхан, Касыйм, Уфа, Оренбург, Троицк, Тубыл, Томск кебек шәһәрләрнең татар бистәләрендә урнаша. Авылларда крестьяннарның, җир эшләре бетеп торган вакытларда, шулай ук зәркәнчелек белән шөгыльләнүе билгеле.

Яка чылбыры. XIX гасыр уртасы
Югары катлауга караган ир-атлар кыйммәтле мөһерле йөзек һәм билбаулар перәшкәләре йөртә. Бай зәркән эшләнмәләре белән бизәлгән билбаулар Казан ханлыгы чоры аксөякләре арасында популяр була. 
Хатын-кызларның чулпылары формасы, материалы һәм ясалу техникасы, бизәлеше һәм кулланылышы ягыннан гаять күптөрле. Тәңкә чулпылар белән янәшә төрле фигуралар рәвешендәге чулпылар чүкеп, коеп, әзер калып белән күчереп эшләнә, төрле ташлар, каралту, чәчәкле-үсемлек орнаменты яки гарәп язуы ярдәмендә рәсем төшерелә. Иң киң таралганы – чәчәк чугы кебек итеп, төшерелгән яки кырып ясалган сурәт. 6 – 9 фигуралы авыр чулпылар, көянтәләп, 2 – 3 рәт тоташтырыла, ул көянтәле чулпы ике толымга берьюлы беркетелә; яки Казан, Себер татарларындагы тукымалы толым бизәгенең – тезмә чәчтәңкәсенең, Ока – Сүрә елгалары арасында яшәгән мишәрләрдә чәчкапның очы булып хезмәт итә.

Чулпылар. XIX гасырның икенче яртысы
Татар хатын-кызлары костюмының иң борынгы чорлардан тотрыклы сакланып килгән элементы булып алка санала. Кызларга аны 3 – 4 яшьтә кигерәләр, ул картайганчы йөртелә. Болгар чорыннан билгеле «сорау билгесе» кебек яки балдак тибындагы «айсыман» алкаларның күптөрле вариантлары, 2 – 3 вертикаль тоташкан фрагментлардан җыелган асылмалы алкалар киелеп, алар арасында ике вак «яфракны» бадәм чикләвегенә охшаган үзәккә беркетеп ясалган кандала сырга бик популяр була. Гәрчә һәммә төбәкләрдә тагылса да, болар Казан татарлары костюмының этноспецифик элементы булып санала. 
Тагын бер күкрәк бизәге – хәситә – шулай ук тукыма нигездә ясала. Аны беренче тапкыр ире йортына күчеп килгән яшь киленгә кидерәләр. Йола хатын-кызны усал көчләрдән саклау, аңа балалар һәм байлык теләү мәгънәсендә. Казан татарларында хәситә кыйммәтле зәркән эшләнмәләр белән бизәлә. Тукымага утыртылмаган, зур, гадәттә, алтын йөгертелгән, чәчәк таҗы формасында чүкеп ясалган, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән хәситәләр дә очрый. Мишәрләр хәситәдә чапук – тамбур белән чигелгән кечкенә кесәдә бөти (Кузнецк Хвалыньныкыларда алтын белән чигеп көмеш тәңкәләр беркетелә) йөртәләр.

Изү. XIX гасыр ахыры
Татарларның гаять кызыклы һәм үзенчәлекле муен-күкрәк бизәгече булып асылмалы яка эләктергеч – яка чылбыры тора. Мондый каптырмалар салына торган парча яки бәрхет якага беркетелә.
Кулбизәкләр – беләзекләр, йөзекләр, балдакларны татар хатын-кызлары даими йөртәләр, гадәттә, парлап – һәр кулга берәрне кию күзәтелә, чөнки болай кию ир белән хатын арасында яхшы мөнәсәбәтләрне саклый дигән ышану яши. Бу бизәнгечләрнең төрләре һәм аларны ясау алымнары төрле: кыйммәтле ташлар белән бизәлгән бик нәфис алтын филигрань – аксөякләр арасында, гади генә рәсем төшерелгән беләзекләр – гади халыкта кулланылышта йөри. Муенсаларның тәңкәдән җыелганнары, чүкеп, коеп ясалганнары, ташлардан, асылма чылбырлар белән бизәп эшләнгән металл Коръән савытлары кызлар һәм хатыннар киеменең аерылгысыз өлеше дия алабыз.

Хатын-кыз балдаклары. XIX гасыр
Татар осталары зәркән эшенең коюдан алып бизәкләүгә кадәр бөтен технологик баскычларын үзләштерә. Бизәнү әйберләре ясау өчен төп материал булып көмеш хезмәт итә. Аксөякләрдә аның алтын йөгертелгән формасы гамәлдә йөри. 
Металл эшкәртүнең иң борынгы ысулы булган кою технологик процессның нигезен тәшкил итә. Әйберләрне чүкеп ясау өчен металл пластинаны яки бизәү өчен чыбыкны зәркәнчеләр көмештән, металл калдыклардан яки тәңкәдән коеп әзерлиләр. Казан татарларының осталарына ачык ком, җир, балчык формага кою икегә аерыла торган ике яклы таш яки балавыз формаларга кою төрләре мәгълүм була.

Бәйрәмдә киелә торган хәситәләр. XIX гасыр
Казанда зәркән эшләнмәләр арасында чүкү яки чүкеп эшләү – бизәкне кул белән, кораллар кулланып чокып ясау киң таралган була. 1652 – 1653 елларда патша указы белән Россиянең төрле шәһәрләреннән көмеш белән эшләүче иң күренекле осталарны Мәскәү Кремлендәге монументаль корылмаларны бизәү өчен чакырталар. Казаннан биш оста килә. Алар язган аңлатмада әле шәһәрдә «дәүләт эшенә яраклы һәм зур эшләр башкарырга күнеккән (…) иң яхшы осталар» күп калды диелә.
Кабартылган рәсем төшерүдә иң киң таралган алым булып татар зәркәнчеләре арасында чүкеп ясау санала. Нәзек металлда башкарылган мондый әйберләргә уртак стилистика хас: яссы орнамент металл пластинаның тигез өслеген каралтылып төшә. Мондый бизәк Евразия киңлекләренә «монголлар белән бергә үтеп керә». Беләзекләрдә, бөтиләрдә, асма әйберләрдә бизәк итеп гарәпчә язылган каллиграфик текст файдаланыла. Ул үзәк өлешкә урнаша һәм үсемлек бизәкләре белән уратып алына. Бу алым зәркән эшенә гомуммөселман сәнгатенең тәэсире турында сөйли.
Коеп яки штамплап ясалган өслекләрне бизәгәндә дә чүкеп бизәкләү ярдәмгә килә. Аеруча балавыз модель ярдәмендә коелган эшләнмәләр 5 һәм аннан да күбрәк яссылыкта сурәт төшерергә мөмкинлек бирә. Моның нигезендә татар зәркәнчелеге өчен характерлы булмаган, Казанда һәм Идел буенда православие иконаларының бизәкле өлешен эшләгән рус көмешчеләренең барокко-рокайль стиле традицияләре ята.

Хатын-кыз беләзекләре. XIX гасыр
Коелмага чүкүнең вариацияләре урта гасырлар (Казан ханлыгы чоры дип фаразлана) яка һәм билбау каптырмаларының бәрән башына охшатып стильләштерелүендә күренә. Бу мотив Евразия халыклары зәркән сәнгатендә борынгы дини, магик йолаларның, тотемизм һәм табигать культының чагылышы буларак билгеле. Татар зәркәнчелегендә бәрән башы өстән барельеф кебек сурәтләнеп, аңа бизәк буларак мөгезләр, күзләр, борын өстәп ясала.
Өзек-өзек сызыклы фонда сызыклы бизәк белән гравировкалау һәм каралту Казан төбәгендә монгол яуларына кадәрге чорда ук күзәтелә. Каралтмыйча ясалган фонда көмеш «арыслан башлы» беләзекләрнең очын гравировкалау Алтын Урда чорында башлана. Татар осталары эшләнмәләрендә бу үзенчәлекләргә, кагыйдә буларак, каралту һәм ташлар белән бизәү өстәлә.

 

Милли «Түгәрәк яулык» баш киемле керәшен костюмы

Керәшеннәрнең муен бизәгече – тамакса. XIX гасыр ахыры
Татар зәркәнчеләре үз эшләрендә еш кына металлны зигзаг кебек чүкеп эшләү техникасын кулланалар.
Шулай ук бик күптән, монгол яуларына кадәр билгеле булган филигрань – иң катлаулы техника, ул татарларда аеруча XVIII – XIX йөзләрдә зур күтәрелеш кичерә. Филигрань өч төрдә ясала: челтәрләп эшләнгән (яссы), күпертеп эшләнгән (рельефлы) һәм өстәп ясалган (фон). Челтәрләп эшләнгән филигрань – җепкыр – кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташлар белән бизәүдә аеруча киң кулланыла. Күпчелек бизәнү әйберләре шулай әзерләнә. Челтәрле әйберләргә миниатюр бизәкләр төшергәндә кәнителләп үрелгән чыбык яки каралту ярдәмгә килә.

Коръән савытлары. XIX гасыр
Күпертеп эшләнгән филигрань техникасы – күперткән җепкыр бизәге конус формасында үрелгән чыбыктан ясалган тыгыз бөтеркәләрдән җыела. Мондый эшләнмәләр аксөяк хатын-кызларда гына була.
Зәркән бизәнү әйберләре кыйммәтле (топаз, аквамарин, зөбәрҗәт, аметистлар) һәм ярымкыйммәтле (сердолик, тау хрустале, опал, яшма) ташлар белән бизәкләнә. Бигрәк тә фирүзә яратып кулланыла. Кысаның иң гади төре – биек ябык каст кулланылып, ул чүкеп, кәнител белән, шулай ук сызык-кайма ярдәмендә, өстән аркылыга күпертелеп эшләнә. Үтә күренмәле булмаган ташлар кабошон формасында (шома һәм кабарынкы), үтә күренмәлеләр – өске һәм аскы ягыннан кырыла. Ташларны Урал кырлаучыларыннан сатып алалар. Чәчәк кебекбизәк уртасына фирүзә яки сердолик кую ешрак кулланыла. Уртача һәм вак ташлар ояга утыртылып, үзәктән таралган нурлар кебек урнаштырыла.

Ирләр билбаулары. XIX гасыр
Чигү кием-салымны, көнкүреш һәм йола әйберләрен бизәкләү максатында кулланыла. Иң киң таралган һәм традицион декоратив-гамәли сәнгать төре буларак, ул өйдәге иҗади кәсеп кебек яши. Татарлар арасында «тамбур» техникасында чигү – элмә – киң таралган була. Аның ике: тигез (яссы атлатып чигү) һәм бөтерелгән ефәктән калын җепләрне файдаланып, рельефлы өслек ясаучы биек тамбур төрләре бар. Чигүдә мамык һәм металл җепләр, XIX гасыр ахырыннан – йон җеп (гарус) кулланыла. Аның ярдәмендә йола сөлгеләренең, эскәтерләрнең, намазлык, тәрәзә пәрдәләренең, баш япмаларының, яулык-алъяпкычларның баш-башларын бизиләр. Чигү хатын-кыз һәм ират баш киемнәрен теккәндә дә файдаланыла. XIX гасырның икенче яртысына кадәр энә белән, соңрак махсус чигү җайланмалары ярдәмендә, ыргаклы энә белән чигәләр. Тасмалы, гөлләмәле, челтәрле композицияләрдә, чәчәк кебек яки шахмат тәртибендә чиккәндә үсемлек орнаменты кулланыла. Татар чигүе күптөсле булуы белән үзенчәлекле.

Нугайбәкләрнең күкрәк бизәгеченең бер өлеше
XVIII гасырның икенче яртысыннан алтын белән чигү сәнгате киң тарала. Монда рельефлы бизәк төшерү өчен, җеп астына тукыма яки кәгазь куеп калдырыла, чигү үрелгән металл җепләр – трунцаллар, ялтыравыклар, сәйләннәр, энҗе белән бизәлә, чит-читләренә чачак, чуклар, челтәрләр үрелә. Энҗе, сәйлән, төймә, кыйммәтле ташлар белән чигү бик популяр техникалардан санала. Шулай ук аппликация – тырнак алмалау – техникасы файдаланыла. Бу вакытта бизәк өчпочмаклы ефәк кисәкләреннән зур рельефлы композиция итеп җыйнала, өстәп, төсле сәйлән һәм вак энҗе белән бизәлә. Алтын белән чигү ир-ат һәм хатын-кызларның баш киемнәрен, хатын-кызлар өчен җиңел аяк киемнәрен җитештерүдә кулланыла. Алтын белән чигүче татар осталарының гаять матур эшләнмәләре күп җирләрдә билгеле була.

Казан сөлгеләре. XIX гасыр ахыры
Туку – татарлардагы иң киң таралган кәсепләрнең берсе. Аның иң борынгы төре дип асалап сугу күрсәтелә. Моның өчен бизәкне аркылы һәм буй җепләрнең ике яклы бизәк төшерү техникасы ярдәмендә ясау – аркау, аркау җебе кулланыла. XIX гасырның икенче яртысында эшлән-мәнең уң ягын өстәп чигү, кире ягы – нигезгә утырту ярдәмендә ясала торган чүпләм популярлык казана. Боларның икесендә дә орнамент өчпочмаклар, ромблар, квадратлар, күппочмаклыклар кебек геометрик фигураларның арасын вак бизәкләр белән тутыру хисабына барлыкка килә. Күпкатламлы туку техникасы татарлар арасында азрак билгеле була. Бу вакытта бизәкләр 6 – 8 катлы җептән, аларны үреп ясала, төп мотивлары булып ромблар, зигзаглар, карлыгач койрыклары тора. Кием салым һәм көнкүреш әйберләре иң гади – буйлы яки шакмаклы чуар тукымадан эшләнә. Анда 2 – 3 төс үзара керешеп китә.

Хатын-кызлар баш киеме – калфак. XIX гасыр ахыры
Келәм сугу (киездән тыш) белән татарларда, нигездә, хатын-кызлар шөгыльләнә. Үз йортыңа келәм сугу бик популяр була, заказга да эшлиләр. XIX гасырның икенче яртысыннан Казан губернасындагы Минзәлә һәм Мамадыш өязләрендәге татар авылларында тигез йонлы келәмнәрне, җәймәләрне һәм утыргычка салына торган зур булмаган тигез мендәрчекләрне мануфактура ысулы белән җитештерү җайга салына. Йоннан тигез келәмнәр сугу еш очрый, киез белән дә эшли беләләр. Киез эшләнмәләр бизәкле була, аларның орнаменты йонсыз келәмнәр композициясе белән чагыштырганда кыек сызыклары, ябык контурлы формалары белән аерылып тора. Материал итеп көз көне алынган, табигый ак, соры, кара яки манылган кызыл, зәңгәр, яшел һәм көрән төсләрдәге сарык йоны кулланыла.

Туку станогы. XIX гасыр

Келәм-палас. XIX гасыр ахыры – ХХ йөз башы

Җитен сөлгеләр. XIX гасыр ахыры – ХХ йөз башы
Басып бизәк төшерү һәм мозаика – татарларда күн эшкәртүнең иң борынгы төрләреннән. Бизәкләп чигелгән татар читекләре һәм башмак, чүәкләренә башка халыкларның аяк киеме бизәү сәнгатендә тиңнәр юк. Бизәкнең бик нәфис һәм матур итеп тоташтырылган күн детальләре татар аяк киемнәренең уникальлеген хасил итә. Материал төсендә югары сыйфатлы йомшак сафьян, катырак юфть һәм сирәк кенә шигрин күн кулланыла, алар төрледән-төрле төсләргә маныла, нәтиҗәдә, аяк киеме күз явын алырлык килеп чыга. Читек балтырларында вертикаль буенча төрле бизәкләр – күптаҗлы чәчәкләр, бишҗәпле яфраклар, «йөрәкләр» орнаменталь мотивлары урнаша.

Бизәкле мендәр

Бизәкнең композицион үзәген читекнең алгы ягында урнашкан: болытка охшаган, спираль шикелле, яфрак һәм лалә чәчәге кебек – нәкышләр хасил итә. Алгы өлешнең һәм балтырның тоташкан урыннарын төнбоек чәчәге һәм пальметтага охшаган композицияләр бизи. Нәкышләрнең үзенчәлеген кыйгач сызыклар, ябык формалар, массивлык, рельеф элементлары контурларының төрле төсләрдәге бөтерелгән җепләрдән эшләнгән җөйләр ярдәмендә төгәл билгеләнүе тәэмин итә.

Керәшен өе һәм капкасы бизәлеше. Пиртәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы
Агач ую сәнгате татарларда йорт-җирләрне һәм җиһазларны, төрле хуҗалык һәм йорт кирәк-яракларын, савыт-сабаны һәм уенчыкларны бизәргә ярдәм итә. Ую осталары агачның һәм каты, һәм йомшак төрләрен кулланалар. Агач уюның иң борынгы техникалары дип өчьяклы уемтык (кискеч белән агач өслегеннән өчпочмаклап уеп алу) һәм тырнак сыман (өтерге белән түгәрәк уемтыклар ясау) ую санала. Татарлар арасында шулай ук контур буенча өстәп һәм яссы уем техникасы яши. XIX гасыр ахырында кисеп бизәк ясау гамәлгә керә, бу вакытта борып ясалган тишекләр яки пычкы белән үтәли кисү ярдәмендә нәкыш хасил була. 

Сафа Бәхтиев йорты. Казан
Татар архитектурасында һәм кабер ташларын бизәүдә таш кисеп нәкышләү сәнгате күзәтелә. Бүгенге көнгә кадәр сакланган урта гасырлар таш корылмаларында һәм аларның детальләрендә гаять бай бизәкләр булып, алар порталларны, тәрәзә һәм дивар уемнарын каймалап ала. Мәчет һәм төрбәләр интерьерларын эшләгәндә, таштан нәкышләү белән бергә, гипсны кисеп бизәк төшерү һәм гипс штамповкалар белән йөзләү (тышлау) кулланыла. Җирле төзелеш һәм тышлау материаллары – туф һәм известняк, эшкәртү өчен җайлы булып, осталар аларның өслегендә түгәрәкләнгән һәм кыйгач чәчәк-үсемлек бизәге һәм геометрик фигуралар төшерә. XIII – XIX гасырларга караган таш һәйкәлләрнең өсте ук шикелле, түгәрәкләнеп яки очлаеп килә. Аларга дини-фәлсәфи эчтәлекле текстлар уеп языла. Кабер ташларының өслеге үсемлек бизәкләре һәм язулар белән каплана.

Мөселман кабер ташлары