Әдәбият: гуманизм традицияләре һәм поэтикасы
XIX йөзнең икенче яртысында татар әдәбияты җитди үзгәрешләр кичерә. Ул мөселман Шәркы белән күпгасырлык багланышлардан һәм традицияләрдән ераклаша башлый, рус һәм Ауропа мәдәниятләренең әдәби-эстетик казанышларына игътибар итә. Иҗади фикерләүне ауропалаштыруның катлаулы, еш кына каршылыклы барышы үзенчәлекле күренеш – Шәрык һәм Гареб мәдәниятләре казанышларының кушылуына сәбәп була, ул татар дөньяви әдәбиятның нигезенә ята.
Мәхмүт Галәү (1886 – 1938) – язучы, журналист, публицист, тәрҗемәче
Кави Нәҗми (1901 – 1957) – язучы, шагыйрь, тәрҗемәче
Татар әдәбиятының тизләнеп үсүе мәгърифәткә омтылышның чынбарлыкка романтик мөнәсәбәт белән үрелүендә күренә: «шәркый романтизм» Европа романтизмы, шулай ук «идеяләр романтизмы» белән үрелә. Модернизм чикләрендә символизм (Дәрдемәнд шигърияте), экзистенциаль мотивлар (Ф. Әмирхан, Г. Рәхим прозасы), импрессионизм (Ш. Камал новеллалары), соңрак футуризм (Г. Кутуй), имажинизм (К. Нәҗми) үсә. Реализм традицияләрендә яңа дөньяви романнарны Г. Исхакый, Г. Ибраһимов иҗат итә. Классик көнкүреш романнары белән янәшә өр-яңа – фантастик яки футуристик әсәрләр (Г. Исхакый, «200 елдан соң инкыйраз»; Ф. Әмирхан, «Фәтхулла хәзрәт») языла.
1920 – 1930 еллар татар әдәбияты советчыл сәясәт һәм идеология йогынтысы астында калып, элекке традицияләрдән ерагая. Ул яңа дәүләтнең иҗтимагый-сәяси тормышында барган катлаулы, каршылыклы процессларның көзгесенә әйләнә.
Шагыйрь,татар совет поэзиясенә нигез салучыларның берсе – Һ. Такташка (1901 – 1931) һәйкәл. Сынчысы А. Миңнуллина. 2017 ел
Күнегелгән көнкүрешне җимерүне, анда яңа тәртипләр һәм гадәтләр урнашуны, боларның кеше аңына һәм язмышларына фаҗигале тәэсирен аңларга омтылу Г. Ибраһимов, Ш. Камал, М. Галәү романнарында чагылыш таба. 1930 елларда коллективлаштыру, Гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган әсәрләр языла. Алар бик көчле эчке һәм тышкы цензура басымында булып, формасы ягыннан милли, ләкин рухы белән ягыннан совет әдәбиятын хасил итәләр.
Татар әдәбиятында советчыл чынбарлыкка тәнкыйди мөнәсәбәтне яшереп белдерергә мөмкинлек биргән эзоп теле формалаша. Күп кенә татар язучылары, махсус иҗат алымнарына мөрәҗәгать итү юлы белән, социалистик реализм чикләреннән чыгарга омтыла. Мондый әсәрләр дип, Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» (1935) һәм Ф. Хөснинең «Йөзек кашы» (1942) повестьларын, Һ. Такташ шигырьләрен, Ә. Фәйзинең «Флейталар» (1933), Х. Туфанның «Ант» (1935) поэмаларын күрсәтергә кирәк. Г. Ибраһимовның иҗтимагый-инкыйлаби һәм лирик-романтик башлангычларны берләштергән «Казакъ кызы» (1924) тарихи романы ХХ гасыр башы яңарышы фонында төрки халыклар тарихын тасвирлаган беренче зур әсәр була. Фольклор сюжетларга, мотивларга, алымнарга (Х. Туфан, С. Хәким) күпләп мөрәҗәгать итү татар язучы-шагыйрьләренең идеологик стереотипларны урап үтү омтылышы белән аңлатыла.
Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты әлеге фаҗигале вакыйгалар белән бәйле татар халкы кичергәннәрне бөтен тулылыгында һәм тирәнлегендә чагылдыра. Тормыш һәм иҗат юлы батырлык, илгә тугрылык, патриотизм символы булган М. Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» циклында бу үзенчәлек аермачык. Туган илгә хезмәт итү, туган җиргә мәхәббәт, илгә тугрылык анты бирү, яшәү һәм үлем фәлсәфәсен яңача, ил азатлыгы өчен үлүнең үлемсезлеккә тиңләнүе кебек аңлату мотивлары Ф. Кәримнең романтик-патриотик шигырьләрендә, фронтовик шагыйрьләр иҗатында, Г. Әпсәләмов, И. Гази прозасында күзәтелә.
Сугыштан соңгы еллар (1945 – 1956) әдәбияты үзенә җиңү шатлыгын, тормышны яхшыртуга өметне сыйдыра. Беренче урынга, сугыш чорында активлашкан лирик һәм лиро-эпик жанрларны артка этәреп, проза чыга. Эпосның барлык жанрларында сугыш темасы әйдәп бара. Прозаның лириклашуы, дөньяны шәхси аң аша тасвирлау, хикәяләүнең шәхсиләшүе, мәгънәви һәм образлар ягыннан тыгызлык 1960 – 1980 елларның әйдәп баручы прозаиклары (Ә. Еники, Ф. Хөсни, М. Мәһдиев, Ә. Баянов, М. Галиев) иҗатына хас уртак сыйфатлар булып чыга.
Аяз Гыйләҗев (1928 – 2002) – язучы, ТРның халык язучысы, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе
Әмирхан Еники (1909 – 2000) – язучы- прозаик, публицист, ТАССРның халык язучысы
Фатих Хөсни (1908 – 1996) – язучы, ТРның халык язучысы
«Җепшеклек» еллары ил тормышындагы иҗтимагый-сәяси үзгәрешләргә ышаныч белән сугарыла. Бу чор әдәбиятында милли яңарыш, шәхси ирек идеяләре алга чыга, Х. Туфанның, Ф. Борнашның, М. Галәүнең, К. Тинчуринның, М. Җәлилнең исемнәре һәм тыелган иҗаты әйләнеп кайта. Рәсми идеологиягә таянган соцреализм принциплары янәшәсендә күпгасырлык татар әдәбиятының эстетик кыйммәтләрен күтәргән традицион-гуманистик тенденция аваз сала. Халык тормышының тирән тамырларын эзләүгә йөз тоткан «авыл проза»сы формалаша һәм популярлык казана (Р. Төхфәтуллин, А. Гыйләҗев, Ә. Баянов повестьлары). Туган җиргә багышланган әсәрләрдә (М. Мәһдиев) татар авылының үткәнен сагыну – татар халкы тарихында һәм аның көнитешендә милли кыйммәтләрнең әһәмиятен раслауга әйләнә. Милли фикерләүгә игътибар, характер һәм традицияләрнең, шул исәптән, дини гадәтләрнең асылына төшенергә теләү, совет чынбарлыгын идеаллаштырудан баш тарту А. Гыйләҗев, Н. Фәттах, Ә. Баянов, Х. Сарьян иҗатларында күзәтелә.
Күп кенә сүз осталары үз роман-повестьларында шул заман татар авылына эпик караш ташлап, ХХ гасыр тарихын колачлауга ирешә. Алар коллективлаштыру һәм шәхес культы, тоталитаризмның фаҗигале нәтиҗәләрен бәяләргә омтыла (Н. Фәттах, «Кырык дүртнең маенда» (1965), А.Гыйләҗев, «Өч аршын җир» (1963), Г. Ахунов, «Идел кызы» (1978 – 1986)), язмышка каршы торырлык көч чыганаклары булган кыйммәтләрне барлый (Х. Сарьян, «Бер ананың биш улы» (1979), М. Мәһдиев, «Кеше китә – җыры кала» (1979)), Бөек Ватан сугышын гадәти булмаган биеклектән торып сурәтләүгә керешә (М. Юныс, «Биектә калу» (1981)).
Хәсән Туфан (1900 – 1981) – шагыйрь, ТАССРның Г. Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты. Рәс. Ф. Г. Әминов. 1980 ел
ХХ гасырның икенче яртысыннан башлап, татар поэзиясе акрынлап гражданлык позициясен, чынбарлыкка тәнкыйди мөнәсәбәтне белдерүчегә әйләнә бара. Бу эчтәлекнең ике катлы булуы һәм шартлы образ-символларга мөрәҗәгать итү аша (Г. Афзал, И. Юзеев, Роб. Әхмәтҗанов, Б. Сөләйманов) башкарыла. Хәтта зур булмаган лирик шигырьләрдә дә тирән иҗтимагый-сәяси һәм социаль-фәлсәфи асмәгънә хасил була (Р. Фәйзуллин, Р. Харис). Шигърияттә фикер өстен чыга, әмма гадәти булмаган рәвештә, ешрак – метафоралар, ассоциацияләр, символлар ярдәмендә белдерелә. Бу укучыда көчле хис-тойгылар кузгата (М. Әгъләмов, Зөлфәт). Бу чор драматургиясе халык тормышына, холкы-характерына, менталитетына (Х. Вахит, Ш. Хөсәенов, И. Юзеев, Т. Миңнуллин) мөрәҗәгать итүе белән көчле.
Нурихан Фәттах (1928 – 2004) – язучы, тәрҗемәче, тарих һәм тел белеме буенча хезмәтләр авторы
Туфан Миңнуллин (1935 – 2012) – драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе, РТның халык язучысы
Гомәр Бәширов (1901 – 1999) – язучы, ТАССРның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе
СССРдагы иҗтимагый-мәдәни тормышта «җепшеклек» элек тыелган тема һәм мотивларны әдәбият мәйданына чыгарырга мөмкинлек бирә. Хикәя жанрында бу, барыннан да элек, шәхес культы темасы. Әлеге чорда беренче тапкыр мөһаҗирләр мәсьәләсе (М. Юныс, «Безнең өй өянке астында иде» (1967)) күтәрелә. Укучы игътибары тискәре күренешләргә – татар телен, татар халкының рухи кыйммәтләрен һәм традицияләрен югалтуга, милләтара никахларга (Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять» (1955); Ф. Хөсни «Кояш баешы» (1978)) юнәлтелә.
Үзгәртеп кору елларында татар әдәбияты идея-эчтәлек ягыннан сыйфат үзгәреше кичерә: беренче планга милли үзаңны, рухи халәтне тергезү чыга, тарихи роман жанры (Н. Фәттах, М. Хәбибуллин, Р. Батулла, Ф. Латыйфи) нык үсеп китә.
Татар прозасы советчыл идеологик кыйммәтләрне кабат күздән кичерә, тоталитар системага бәя бирә (И. Сәлахов, «Колыма хикәяләре» (1989), А. Гыйләҗев, «Йәгез, бер дога!» (1991 – 1993)). Ф. Садриевның романнары («Таң җиле» (1993) һ. б.) көчле шәхес һәм тоталитар режим каршылыгын иҗади тасвирлый. «Кырыс реализм» кешенең һәм җәмгыятьнең таркалу билгеләрен тергезүдә (А. Гыйләҗев, «Балта кем кулында?» (1989) романы); советчыл үткәнне бәяләүдә (Н. Фәттах, «Кичү» (1956 – 1990) һәм Ф. Сафин, «Саташып аткан таң» (2003) романнары) күренә.
1980 – 1990 еллар чиге прозасында татар халкының социомәдәни хәле, Россиядәге рус булмаган халыклар язмышы мәсьәләләренә игътибар нык арта. Милли дөнья сурәте батырлык, корбанчылык, рухи байлык турындагы күзаллаулар ярдәмендә хасил була (Ф. Бәйрәмова, В. Имамов). Чынбарлыкны романтик сурәтләү юлы узганның фаҗигале вакыйгаларын бәяләү өчен кулланыла (Ә. Сәлах, М. Кәбиров). Тарихи (милли) хәтер мотивы иң мөһимнәрнең берсенә әверелә (Ф. Бәйрәмованың «Канатсыз акчарлаклар» (1988) һәм «Кыңгырау» (1987) повестьлары). Прозаиклар дөньяны туктаусыз хәрәкәттәге, яшәештәге абсурдлык, тоталитар системаларның кешелексезлеге тизләтеп торган хаос кебек күрә; милли һәм социомәдәни мәсьәләләрне ачыклау вакытында мифологик, мифик, архетипик образлар һәм мотивлар кулланыла (Г. Гыйльманов, Н. Гыйматдинова).
Постмодернизм хәзерге татар прозасы һәм драматургиясендә М. Кәбиров, З. Хәким, М. Гыйләҗев һ. б. иҗатларында күзәтелә. Аларда социаль-фәлсәфи яки сатирик башлангычка өстенлек бирелә, әсәрләр поэтикасында уен мөһим урын били. Кешенең хаотик эчке халәте авыру җәмгыятьнең, анти-дөньяның көзгедәге чагылышына әйләнә, татар прозасы өчен яңа булган игезәкләр, кешедәге ике башлангыч, җүләрлек, «сары йорт» мотивларын мәйданга чыгара. Еш кына милли миф, тарих, күзаллаулар, менталитет – тоталитар үткәнне колачлы бәяләгән яңа миф тудыруда катнаша (М. Кәбиров, «Китап» (2014), Т. Миңнуллин, «Минһаҗ маҗаралары» (2005) романнары).
Совет һәм аннан соңгы дәверләр киселешендә татар әдәбияты шәркый жанрларны (кыйсса, бәян, хикәят, робагый, газәл) тергезергә, яңа формалар булдырырга (роман-нәсер, роман-монолог, хоррор, фантазия) омтыла. Жанрара структуралар – антиутопия, постколониаль әдәбият үсеш кичерә.
ХХ гасыр ахырына татар поэзиясенә катлаулы образлылык, ишарә һәм ассоциацияләр теле әйләнеп кайта. Бу юнәлеш «суверенитетлар парады» дәверенең барлык әйдәп баручы шагыйрьләр иҗатына хас һәм милли тематиканың беренче урынга чыгуы белән бәйле (Р. Вәлиев, Р. Харис, Р. Миңнуллин).
Постсовет заманындагы аерым бер вакыйгаларга аваздашлыкта язылган шигырьләр белән янәшә, гражданлык лирикасында көчле агым булып, совет чорында тыелган мәсьәләләргә: шәхес культы, туган телне югалту, мәдәниятне һәм милли үзаңны җуюга кагылган әсәрләр (М. Әгъләмов, Зөлфәт, Р. Зәйдулла) иҗат ителә. Татар поэзиясенә тарихи ретроспекция ясарга, «чит сүз» (хәтта диалог) кулланырга, хис-кичерешләрне берсе өстенә берсен «өеп» барырга, символлаштыру ярдәмендә гомумиләштерергә мөмкинлек бирә торган «озын шигырь» (И. Юзеев) әйләнеп кайта. ХХI гасыр башында бу форма постмодернистик поэзиягә (Й. Миңнуллина, Р. Мөхәммәтшин, Л. Гыйбадуллина) бик табигый кереп урнаша.
Татар шагыйрьләренең романтик әсәрләрендә сурәтләнә торган идеаль модель һәм аңа тәңгәл килми торган чынбарлык арасындагы упкын тирәнәя (И. Иксанова, Ф. Сафин). Яшь шагыйрьләр әсәрләрендә иҗади аңның экзистенциаль тибы алга чыга, еш кына хаосның сәбәбе кешенең эчке дөньясында булып чыга (Р. Аймәт). Кайбер шигырьләрдә урта гасырлар шәркый (шул исәптән, суфичыл) шигърият алымнары-чаралары кулланыла.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге бинасы
1990 елларда Сөләйман, татар поэзиясендә беренче булып, укучының үзен тексттан мәгънәләр эзләргә мәҗбүр итә торган Ауропа тибындагы постмодернизм эстетикасы мөмкинлекләрен күрсәтә. Шәркый традицияләр белән киселештәге постмодернизм әдәбияты (Л. Гыйбадуллина, Й. Миңнуллина һ. б) исә дөнья сурәтенең хәрәкәтчәнлеге, өзеклеге белән аерылып тора. Лиро-эпикада концептуаль идеяләрне җиткерү өчен еш кына милли тарихи вакыйгалар һәм кеше язмышлары файдаланыла.
Постсовет чоры татар драматургиясендә авангард формалар активлыгы һәм әдәбиятның вазифасына яңача караш күзәтелә. Дөнья сурәте үзгәрү милли мәсьәлә ачык белдерелгән әсәрләрдә аеруча калку күренә. Т. Миңнуллинның «Шәҗәрә» (1998), «Гөргөри кияүләре» (1995), «Илгизәр плюс Вера» (1992), И. Юзеевның «Ак калфагым төшердем кулдан» (1990) драмалары билгесезлектә кала килгән күп кенә милли мәсьәләләргә кагыла, драматургиянең мәгърифәтчелек функцияләрен яңарта. Алар традицион шәркый мотивлар һәм алымнарны тергезүе белән дә үзенчәлекле.
Хәзерге татар әдәбияты күп юнәлешле һәм тәҗрибәләр уздыруга омтылуы белән аерылып тора. Яшь һәм башлап язучыларның гына түгел, XX һәм XXI гасырның күренекле язучыларының иҗаты да классик булмаган һәм постклассик мәдәният типларына карый. Бу татар әдәбиятының дөнья әдәби барышы белән бергә, янәшә атлавы турында сөйли.