Дагъстан: тарих һәм мәдәният

Дагъстан: тарих һәм мәдәният

Дагыстан – төрки телдән тәрҗемә иткәндә “таулар  иле” дигәнне аңлата. Һәм бу чыннан да шулай. Республика җирләренең 60 процентын таулар били. 

Башкаласы – Махачкала. Анда 100 дән артык милләт вәкиле яши. 

Дәүләт теле булып рус һәм шушында яшәүче халыкларның туган теле санала. Шулай итеп рәсми статуска авар, агул, азәрбайҗан, даргин, кумык, лак, лезгин, нугай, рутул, табасаран, тат, цахур, чечен телләре ия.

Бу – уникаль җир. Мәйданы кечкенә генә булуга (50,3 мең кв. км) кармастан, төрле телләрдә сөйләшүче 30 га якын этнос һәм этник төркем яши. 

2012 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча биредә 2 миллион 950 мең кеше көн күрә.Иң күбе – аварлар. 1995 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча алар 758,4 мең кеше булган. Шунысы кызыклы: аварлар составына ахвахцлар, багулаллар, бежтиннар, ботлихцлар, каратиннар, цезлар һәм башка халыклар керә. 

Халыкның күпчелеге мөселман-сөнниләр. Башка дин тотучылар да бар. 
География үзенчәлекләре буенча Дагыстан Кавказның  иң авыр һәм кырыс өлеше. Бу дагстанлыларның холкында да чагыла. Халык егерменче гасыр башына кадәр үз авылыннан беркая да чыгып йөрмәгән. Хәтта никахлар да үз общиналары кешеләре арасында булса гына хупланган. Хәлле ирләр берничә хатынга өйләнгән, гади халык арасында күп хатынлы гаиләләр очрамый диярлек. Кияү туй вакытында кебин түли. Бу – булачак хатынга бирелә торган акчалата бүләк. Кебин, ир кеше аерылырга уйласа, хатынга ярдәм булсын өчен түләнә. Калым исә кызның ата-анасына бирелә. 

Нугайлар һәм кумыкларда алатыкка бирү йоласы бар. Бу сабыйны тугач та башка авылдагы гаиләгә тәрбиягә бирү дигән сүз. Үз ата-анасын бала балигъ булгач кына күрә. Алатыкка бирү йоласы бала иркә булып үсмәсен, балачактан тормышның кырыслыгын күрсен өчен эшләнә. 

Дагыстанда өлкәннәрне олылыйлар. Гаиләдә бер генә кешенең дә өлкәннәргә каршы әйтергә, аларның сүзен аяк астына салып таптарга хакы юк.

Тау иренең төп коралы хәнҗәр һәм кылыч. Шулай ук биредә бер генә бәйрәм дә атлар чабышыннан, көрәштән, еракка таш ату ярышыннан башка узмый. 2004 елда узган Афина Олимпиадасында Дагыстан еракка ату буенча өченче урынны яулый. 

2013 елда Дагыстанның Россиягә кушылуына 200 ел тулды. Борынгы заманнарда ук дагстанлылар Идел буенча хәрәкәт итеп сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгәннәр. Бөек Ватан сугышы вакытында Дагыстаннан 180 мең солдат фронтка алына, шуларның 90 меңнән артыграгы әйләнеп кайтмый. 60 солдат Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, 7 кеше Дан орденының өч дәрәҗәсенең дә тулы кавалеры.