Чуашлар: тарих һәм мәдәният

Чуашлар: тарих һәм мәдәният

Чуашлар

Төрки телле халык, Чуаш Республикасының төп халкы. Үзатамалары чаваш

Урнашуы, саны

Россия Федерациясендә чуашларның гомуми саны – 1 435 872 кеше (2010), шулардан 814 750 кеше Чуаш Республикасында гомер кичерә. Самара (84 105), Ульянов (94 970) өлкәләрендә, Мәскәүдә (14 300), Башкортстан Республикасында (107 450) тупланып яшиләр.

Татарстан Республикасында чуаш халкы – 116,2 мең кеше, башлыча Аксубай, Буа, Чүпрәле, Нурлат, Тәтеш, Чирмешән районнарында, Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә гомер кичерәләр.

Тел

Туган телләре – чуаш теле.

Дин

XVIII йөз уртасына кадәр чуашлар борынгы Иран кабиләләрендәге зороастризм, хәзәрләрдәге иудаизм, Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чорларындагы ислам элементлары катнашкан халык динен (мәҗүсилек) тоталар.

Чуаш мәҗүсилегенең үзенчәлеге мәрхәмәтле, шулай ук явыз рухларны шәфкатьләндерү максатында урманнарда, мәҗүсиләрнең махсус гыйбадәтханәләрендә – кирәмәтләрдә корбан чалудан гыйбарәт.

Бүгенге көндә чуашлар башлыча православие динен тоталар (XVIII йөздән).

Этник группалары

Чуашлар 3 субэтноска бүленәләр:

Тау ягы чуашлары (вирьял, тури) – Чуаш Республикасының төньягында һәм төньяк-көнбатышында;

Болын ягы чуашлары (анат енчи) – республиканың үзәк һәм төньяк-көнчыгыш өлешендә;

түбән як чуашлары (анатри) республиканың көньягында һәм аннан тыш өлкәләрдә яшиләр.

Этногенез

Үрге чуашларның бабалары – VII–VIII йөзләрдә Төньяк Кавказ һәм Азов алды далаларыннан килеп, җирле фин-угор һәм төрки кабиләләрне ассимиляцияләгән төрки-болгар кабиләләре.

Фаразларның берсе буенча, «чуаш» этнонимының тамырлары болгарларга кардәш кабиләләрнең берсе – суарлар атамасына барып тоташа (суваз, суас).

Идел буе Болгар дәүләтендә, Алтын Урдада һәм Казан ханлыгында чуашларның бергә туплану процессы бара.

Тарихы

Рус чыганакларында «чаваш» үзатамасы беренче тапкыр 1508 елда очрый. Казан ханлыгының Рус дәүләте тарафыннан яулануы барышында чуашлар Россия составына керәләр (1551).

Чуаш халкы ясаклылар, XVIII йөздән дәүләт һәм удел крәстияннәре катлауларында теркәлә.

XVIII йөз уртасына чуашларның төп өлеше христианлык кабул итә.

1708–1920 елларда чуашларның күпчелеге Казан губернасында (башлыча Чабаксар, Цивильск һәм Ядрин өязләрендә) яши. XIX йөз ахырында Казан губернасында чуашларның саны 500 мең кешедән арта.

1906–1907 елларда Казанда чуаш телендә «Хыпар» газетасы нәшер ителә (беренче мөхәррире – Н.В. Никольский).

Октябрь революциясеннән соң чуашларга автономия бирелә (1920 елдан автономияле өлкә, 1925 елдан АССР, 1990 елдан ССР, 1992 елдан Чуаш Республисы).

1920 елларда РКП(б) ның Татарстан өлкә комитеты агитация-пропаганда бүлеге составында чуаш секциясе эшли, ул чуашларның мәдәни-агарту мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 1921–1922 елларда, 1936–1963 елларда чуаш телендә «Ленин ялаве» («Ленин байрагы») газетасы нәшер ителә.

Шөгыльләре

Чуашларның төп традицион шөгыле – игенчелек: күбесенчә бөртекле культуралар – арыш, солы, арпа, борай, сирәгрәк борчак, карабодай, бодай чәчәләр.

Азык хәзерләү биләмәләре аз булу сәбәпле, терлекчелек үсеше алга китми.

Чуашлар хуҗалыгында бакчачылык, умартачылык, колмак үстерү һәм йорт кәсепләре (чигү, чүлмәкчелек, үрү-бәйләү, тукучылык һ.б.) зур роль уйный. Зур чуаш авылларында кустар-кәсепчелек җитештерүе (мичкә, көпчәк ясау, агач эше), бау-аркан ишү, чыпта сугу һ.б. үсеш кичерә.

XIX йөзнең 2 нче яртысыннан чуашлар арасында читкә китеп эшләү (урман кисеп агач әзерләү һәм башка төбәкләрдә авыл хуҗалыгы эшләре) тарала башлый.

Татарстанда чуашлар

Безнең көннәрдә Татарстанда чуашлар сан ягыннан өченче этник төркемне хасил итәләр, республиканың мәдәни, иҗтимагый һәм икътисади тормышында сизелерлек роль уйныйлар.

1990 еллардан Казанда «Сувар» газетасы һәм «Шурампус» («Таң») журналы, Татарстан Республикасының кайбер районнарында чуаш телендә газеталар нәшер ителә.

1997 елда Казанда чуашларның милли-мәдәни автономиясе оештырыла, аның төп максаты – Татарстан Республикасындагы чуаш халкының мәдәни традицияләрен саклау.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы булышлыгында даими рәвештә Уяв бәйрәме һәм «Чаваш шапчаке» («Чуаш сандугачы») фестивале уздырыла.

Чыганак: Татарика