Чеченнар: тарих һәм мәдәният
Чеченнар – Кавказның борынгы милләтләренең берсе.
Безнең эрага кадәр 3 меңьеллык азагы – 2 меңьеллыкның беренче яртысында хәзерге Чечня Республикасы җирләрендә әлеге халыкның үзенчәлекле традицияләре, мәдәнияте формалаша. Чеченнар борынгы һәм урта гасырга караган чыганакларда Кавказның төп халыклары булып искә алына. Грек-рим тарихчылары безнең эрага кадәр I гасырда чеченнарның борынгы бабалары турында язып калдырган.
IХ гасырдан хәзерге Чечня Республикасының тигезлек җирләре Алан патшалыгына караган. Тау җирләре исә Серир патшалыгы карамагында булган. ХIII гасырда татар-монгол яулары бу җирләрдәге дәүләт берәмлекләрен юкка чыгара. Чеченнар тигезлек җирләреннән тауларга чигенергә мәҗбүр була.
ХIV гасырда чеченнар Симсир дигән дәүләт төзи, тик ул да юкка чыгарыла. Алтын Урда таркалганнан соң, тигезлек җирләре Кабарда һәм Дагыстан феодаллары контроленә эләгә. Тигезлектән кысрыклап чыгарылган чеченнар таулыкларда төркем-төркем булып яши һәм шундагы таулар, елгалар атамаларын төркем исеме итеп ала. Шулай итеп качкалыкчылар һәм башка төркемнәр барлыкка килә.
ХVI гасырдан чеченнар тигезлекләргә кайта башлый. Шушы ук вакытларда бу тирәләргә рус казакълары да килеп урнаша.
Казакълар белән тау халыкларының үзара килешеп яшәве нәтиҗәсендә ХVI гасырда рус – чечен хәрби-сәяси союзына нигез салына. Әлеге союз ике якка да кирәкле булып чыга. Россиягә Төньяк Кавказны яулап алырга омтылган Төркия белән Иранга каршы торуда союздаш кирәк була. Икътисади һәм сәяси яктан Россия белән союздаш булуга Чечня дә кызыксына. 1588 елда Мәскәүгә, Россия яклавын сорап, беренче чечен илчеләре килә. Мәскәү патшасы әлеге үтенечне тиешле грамота белән ныгыта.
ХVIII гасырның икенче яртысында күп кенә чечен авыллары Россия карамагына күчә. Бу күчүләрнең иң күбе 1781 елга туры килә.
1818 елда Грозный крепосте төзелә, шул вакытта патша властенең Чечнягә йогынтысы көчәя. Тискәре моментлар да була. Әйтик, Кавказ наместнигы А.П.Ермолов (1816–1827 еллар) элек-электән килгән тыныч мөнәсәбәтләргә зыян салып, көч кулланып Россия властен урнаштыра башлый. Нәтиҗәдә тау халыклары каршы күтәрелә, Кавказ сугышы башлана. Әлеге сугыш 1859 елда Чечня Республикасының Россиягә кушылуы белән тәмамлана. Канкоештан чечен халкына бик зур зыян килә. Дистәләгән авыл юкка чыгарыла, сугыш хәрәкәтләре, авыру һәм ачлыктан халыкның өчтән бере кырыла.
ХIХ гасырның 60–70 нче елларында Чечня Республикасында административ һәм җир-салым реформалары үткәрелә. 1868 елда беренче Әлифба бастырыла. 1896 елда Грозныйда шәһәр училищесы ачыла. Гасыр ахырыннан нефть чыгарыла башлый. Грозный Төньяк Кавказның сәнәгать үзәгенә әверелә.
1990 елда Чечен-ингуш Республикасы Югары Советы суверенитет турында декларация кабул итә. 1991 елның 1 ноябрендә Чечня Республикасы төзелә. Әмма чечен хакимияте федератив килешүгә кул куюдан баш тарта. 1993 елда хәрби түнтәрелеш була.
2000 елларда Чечня Республикасын яңадан торгызу башлана. 2003 елның 23 мартында халыкның күпчелеге Чечня Республикасының Россия составына керүен хуплап тавыш бирә. 2003 елның көзендә Чечня Президенты итеп Әхмәт Кадыйров сайлана. 2007 елдан республика башлыгы – аның улы Рамзан Кадыйров.
Казанда чечен-ингуш диаспорасы җәмгыяте күптән оешса да, 2005 елның мартында гына «Вайнах» милли-мәдәни автономиясе оеша. «Вайнах» татарча тәрҗемә иткәндә, «безнең халык» дигәнне аңлата. Чечен кешесе, кайда гына яшәсә дә, аның гаиләсендә туган телдә сөйләшәләр, гореф-гадәт саклана. Мирасны кадерләү һәм буыннан-буынга тапшыруны автономиянең активистлары – С.С.Сусаев, И.Т.Дзингаев, И.Х.Техиев, Б.В.Сагаев, А.С.Агатиев, Х.С.Решедов, Х.Б.Плиев, А.А.Данчаров, Р.А.Тепсаев һәм башка шәхесләр дә кайгырта.
Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты