Бурятлар: тарих һәм мәдәният
Бурятлар XVI гасыр ахыры - XVII гасыр башында Алтан-хан ханлыгының төньяк чикләре җирләрендә формалаша. XVII гасырда алар булагат, эхирит, хор, хонгодор кебек берничә кабиләдән тора.
Россия белән Кытай арасында 1689 һәм 1727 елларда килешү төзелгәннән соң, Байкал алды һәм Байкал арты Россия составына керә, Монголиянең калган өлеше Кытай провинциясенә әйләнә. 1729 елда Россия-Монгол чиге билгеләнгәннән соң, төп өлештән аерылган монгол кабиләләреннән бурят халкы формалаша.
1923 елда “Бурят-Монголия” республикасы оешканнан соң, рәсми тел итеп вертикаль бурят-монгол шрифты нигезендәге “бурят-монгол” теле игълан ителә. 1933 елда бурятлар латин графикасына күчәләр. 1939 елда кириллица кертелә.
1958 елда Бурят-Монголия республикасы Бурятия республикасы дип үзгәртелә.
Бурят халкы фольклоры миф, улигер, шаман чакырулары, әкиятләрдән һәм башка фольклор үрнәкләрдән тора. Мифлар җир йөзендә тормыш барлыкка килүе турында сөйли. Улигерлар – зур күләмле эпик поэмалар. Болар - «Абай Гэсэр», «Аламжи Мэргэн», «Айдуурай Мэргэн», «Ерэнсэй», «Буху Хаара» – батырлар һәм батырлыклар турында.
Дуунууд – импровизациягә корылган җырлар. Әкиятләрдә исә өч саны еш кабатлана. Әйтик, өч ул, өч мәсьәлә һәм башкалар. Бурятлар – Себердәге тарихи язма һәйкәлләре сакланып калган бердәнбер халык.
Милли бәйрәмнәр. Ак ай – Яңа ел – Сагаалган дип атала. Ул табигатьнең һәм кешенең яңаруы турындагы йолалардан тора.
Сурхарбан – җәй бәйрәме. Көчне, җитезлекне күрсәтә торган уеннардан гыйбарәт. Борынгы атамасы «Эрын гурбан наадан» («Ирләрнең өч уены»).