Әбрар Кәримуллин: «Татар татарны кайчан сизәргә, аңларга, эзләргә, табарга өйрәнер икән?!»

Әбрар Кәримуллин: «Татар татарны кайчан сизәргә, аңларга, эзләргә, табарга өйрәнер икән?!»

Мәшһүр китап белгече, академик Әбрар Кәримуллинның (1925 – 2000) китап дөньясына һәм халкыбыз тарихына багышланган фәнни иҗатын шактый яхшы белсәк тә, аның күңел дөньясыннан бик аз хәбәрдарбыз.

Моның сәбәпләре булган икән шул... Хрущев хакимлек иткән совет чорында аңа, «Әдәби җыентык һәм альманахлар библиографиясе: 1917 – 1960» дигән китабына Ленин-Сталинга багышланган шигырь җыентыкларын керткәне өчен, җитди гаеп ташлыйлар. Татарстан партия Өлкә комитетының махсус, чираттан тыш җыелган бюросында Әбрар Кәримуллин «сәяси яктан җитлекмәгән» кеше буларак шелтә ала һәм китапханәнең директор урынбасары вазыйфасыннан азат ителә. Аны үзе төзегән библиографияләргә репрессияләнгән галим-әдипләрнең хезмәтләрен кертүдә дә гаеплиләр, өстеннән яла хатлары да языла. Билгеле инде, заманында андый шәхесләр хакында язу түгел, хәтта кычкырып сөйләшергә дә ярамаган. Кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен дә ул рәсми төстә раслатып түгел, ә эштән соң кача-поса яза, мең төрле киртәләрне үтеп, шактый олыгайгач кына яклый. Әбрар Кәримуллин кызу холыклы, тиз ярсып китә торган кеше булган. Бәхәстә ул артка чигенүне белмәгән, ахырга кадәр үз сүзен бирмәгән, бигрәк тә милли мәсьәләләрдә үз фикерен үткәрмичә туктамаган. «Әнә яһүд яһүдне әллә каян, исеннән үк сизә. Татар татарны кайчан сизәргә, татарны аңларга, татарны эзләргә, татарны табарга өйрәнер икән?!» - дип, гел үртәләнгән.

Еллар узган саен, сугышта алган яралары сиздерә барып, аның аяклары шешенә башлый. Андый чакта Әбрар Кәримуллин, ике аягын да мамык шәл белән урап, өйдән чыга алмыйча, язу өстәле янында утыра. Тора-бара аның бу борчуына тагын бер көтелмәгән бәла килеп өстәлә. Хатыны Кинтә ханым белән икесенең дә авырулары бер сәбәпсез дә ешаеп китеп, айлар буе терелә

алмыйча хасталанып ята торгач, аның өендә ниндидер шикле матдәләр барлыгын ачыклыйлар. Идән такталарын сүтеп карасалар, анда терекөмеш тапканнар, имеш. Аңа карап кына олуг галимебезгә яңа фатир бирелми. Дөрес, идән астын чистартып, фатирга ремонт ясаткач, ул бераз тынычланып киткәндәй була. Әмма шиге бөтенләй бетеп җитми, соңгы көненә кадәр авыруы көчәюенең сәбәбен беренче каттагы суык идәнле фатирыннан һәм терекөмештән күрә.

Ул чит илләрдә йөргәндә тел белмәвенә бик хурлана һәм аны өйрәнергә сүз бирә. Җитмеш яше тулганда, курсларга йөреп, инглиз телен өйрәнә һәм, Кембридж каласына барып, конференция делегатлары каршында инглиз телендә чыгыш ясый.

Белешмә

Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе. Ул 1925 елның 29 маенда Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында туа. Якын-тирә авылларда укып урта белем ала. Колхозда трактор ярдәмчесе булып эшли башлауга, сугыш башлана. Институтка керү хыялы чәлпәрәмә килә. Бухгалтер, укытучы булып эшләп ала. 1943 елда Кызыл Армиягә чакырыла. Хәрби курсант училищесын тәмамлагач, миномет наводчигы сыйфатында фронтка җибәрелә. Курск дугасындагы сугышларда, Украинаны, Венгрияне, Чехословакияне, Румынияне азат итүдә катнаша. Аннары Ерак Көнчыгышка япон милитаристларына каршы сугышка җибәрелә. Монголия, Кытайдагы үлем далаларын, Хинган тауларын кичә. Өч тапкыр яралангач, контузия алган егет 1947 елда гына туган ягына кайта. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, университетның Фәнни китапханәсендә эшли башлый: китапханәчедән алып, фәнни эшләр буенча директор урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Әбрар Кәримуллин - татар халкының

исемен һәм җисемен ачыклауга багышланган күпсанлы китаплар авторы. Ул студентлар арасында китап белеме, китапханә тарихы, китап фондлары, аларны туплау мәсьәләләре, каталоглар системасы, китап сайлау, китап белән эшләү кагыйдәләре, диплом һәм диссертацияләрдә библиографияне бирү тәртибе һәм башка темаларга лекцияләр укый.

Әбрар Кәримуллин 2000 елның 18 сентябрендә арабыздан китте.

Источник фото: antat.ru