«Бәхил булыгыз, кызлар, Ватан өчен үләм!”. 20 яшьлек Зәйтүнә Альбаева батырлыгы турында
Хәзер инде биредә тузанга баткан дала үләннәре үсеп утыра торган ташландык җирләр генә, топографиядә Песчанка калкулыгы дигән исеме бар. Кайчандыр шушы җир кисәге өчен канлы бәрелешләр булган дип ышанасы да килми. Хәер, бәрелеш тә түгел, атышып алу, фронтта көн дә була торган бәләкәй эпизод кына. Ул вакыйганың истә калырлык нәрсәсе булган, дисәң, көчләрнең тигез булмавын атап була: тышкы күзәтү, искәртү һәм элемтә потсында кизүдә торган 20 яшьлек элемтәче кызга каршы моторлы немец разведкасының дистәләгән солдаты 42нең 9 августында Сталинградтан 120 чакрым ераклыкта далада утырган Садовое дигән авылга көтмәгәндә килеп төшәләр дә авылның нәкъ кырында ук постка юлыгалар. Пост калкулыкта тору сәбәпле, аңа хәтта мотоциклларда да якын килеп булмый. Техникаларын аста калдырып, разведчиклар анда дүрт аяклап диярлек менә башлый, һәм шул чакта аларны винтовкадан бер винтовка уты каршы ала, өстәвенә солдатларның берсенең кулы яраланган була. Каршылык күрсәтүләрен көтмәгән гитлерчылар котырынып, җиргә ята, ә берсе җиргә күмеп куелган һәм ут чыганагы булган көймәле арбаның өстенә менә, һәм гөмбәздәге түгәрәк тәрәзә аша атучыны автоматтан атып үтерә.
Кичкә таба эңгер-меңгер куерган бер вакытта авылның ике хатын-кызы кыюлык җыеп, иртә белән ату тавышлары килгән урынга килә. Аларны үсмерләр озата килә. Анда һәлак ителгән теге кызны табып, аны шунда ук авиаһөҗүм була калса дип казылган окопта җирлиләр.
Зәйтүнә Альбаеваның (якыннары аны Зоя дип йөртә) тигез булмаган алышта һәлак булуы турында батальонда беләләр дә белмиләр дә. Аның аерым-аерым булып, сусыз калмык далалары буйлап чигенгән төркемнәре көйдергеч кояш эссесеннән һәм сусаудан, һавага хуҗа булып алган дошман “юнкерс”ларының һөҗүмнәреннән интеккәндә һәм тәмуг буйлап тәртипсез чигенгәндә, ялгыз элемтәче кызның ничек үлүе кемнедер кызыксындырды микән? Өстәвенә, ул бәрелешне күргән кешеләр дә булмый, һәм 44 нче аерым Тышкы күзәтү, искәртү һәм элемтә батальонының шәхси составыннан исән калганнары сентябрьгә Әстерханга күчкәч, аны хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертеп куялар. Ул вакытта еш була торган хәл: туганнарына хәбәр бирми торалар. Шулай да аның туган ягы Башкортстанга икенче бер хат китә.
Башкорт АССР, Макаров р-ны,
Совхоз N 12, Альбаевага.
Исәнмесез, хөрмәтле Зояның әнисе! Башта Сезнең хәлне беләсем, Сезнең белән танышасым килә. Мин армиядә Сезнең Зоя белән бергә хезмәт итәм.Бергә укыдык, бер бүлмәдә яшәдек. Сезне борчыйсым да килми, ләкин командование Сезгә Зояның һәлак булуы турында хәбәр иттеме икәнен белмим. Һәм Сез инансын өчен дип һәм инде артык борчылмасын дип, әлбәттә, бик авыр бу, без барыбыз да кайгырдык, әмма бернишләп булмый, язмышың шундый булгач.
Иртә белән 9-YIII-42 ел ул сменага чыкты, 11 сәгать 08 минутта хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Хатымны алгач, җавап языгыз. Әлегә хушыгыз. Сәлам белән, Стахеева Лида.
Кеше язмышын үзе сайлап аламы, әллә килеп туган хәлләрне кабул итәме? Аның кыска гына гомеренең кинотасмасын әйләндереп караганда, Зәйтүнә Альбаева тормыш юлын, артык яңгыравык булмаган, әмма аңлаешлы эчке тавышына буйсынып, үзе салган.
Бәйсез холыклы, иртә өлкәнәергә туры килгән кыз яшьтәшләре арасында да үзенең шушы мөстәкыйль булуы белән аерылып торган. Аның бу холкын сакланып калган берничә һәвәскәр фотографияләрдән дә укып була. Ә бердәнбер профессиональ фотограф сугышка кадәр бер ел элек документ өчен төшергәне (ул бу биткә куелган) соңгысы булып чыга. Очраклы туры килгән шәһәр фотографы, бәлки, аның иң бәхетле мизгелен төшереп алгандыр. Йөзендәге җитдилек, каядыр кадр артына омтылган караш, ә күзләре ихтыярдан тыш, шатлыклы балкуы белән нур чәчә. Сәбәен аңлау кыен түгел: башкорт авылында туып үскән кыз, җиде еллык мәктәп аттестаты белән Уфа сәнгать училищесының актерлык бүлегенә укырга кергән. Беркем ярдәм итмичә, булышмыйча, мөгаен, әзерлексез диярлектер дә әле. Кызганыс, ул мизгелдә бу бәхетнең бик азга гына килүен дә, әлеге музалар храмында бер генә ел укып каласын да белми ул, тагын бер елдан соң бу дөньядан мәңгелеккә китәчәк...
Җайга салынган тормышны җимергән сугыш бөтен планнарны астын-өскә китереп ташлый. Февральдән башлап, кыр лагерьларында әзерлек үткән әтиләре гаиләгә әйләнеп кайтмый инде. Өйдә әнисе һәм ике сеңлесе кала. Шундый вакытта Зәйтүнәгә алардан аерым яшәү бик авыр була. Сәнгать белән яшәү арасында сайлау алдында калган кыз яшәүне сайлый һәм авылга, өенә кайта. Әнисенә училище ябылды дип ялганлый. Җәйнең калган айларын ул элек әтисе директор булган совхозда эшләп үткәрә. Сентябрьдә әнисе белән киңәшләшеп, әтисе белән бәхилләшергә дип, Оренбургка фронтка китәр алдыннан формалашкан хәрби частька бара. Рәхмәтулла Альбаев үз гомерендәге өченче сугышка кузгалганда, яраткан кызын соңгы тапкыр күрүен белдеме икән? Җиңүле кырык биштә кызына түгел, ә аңа әйләнеп кайтырга насыйп булачагын?
Хәтта күпмедер дәрәҗәдә читләшүе туганнары күңлендә мәңгегә калачак. Хәзер аның язмышы Стәрлетамакка фронт өчен шәфкать туташлары әзерләү курсларына таба юл алаКурслар кыска, тиз арада үткәрелә, әмма ул аларны да тәмамларга өлгерми кала, чөнки 42нең маенда Башкириядә Сталинградка җибәрү өчен кызлар эшелоны туплана башлый. Аның өчен кайту юлы булмаган әлеге сугыш өермәсенә, нәрсә куалый, нинди тәкъдир куып йөртә аны?
Аны, укыганда, фатир торган ерак туганнары озатып кала. Әнисе килә алмый: Агыйдел ярларыннан чыгып, юлны бүлгән, һәм аң ни чарадан бичара булып, ярты юлдан кире борылырга туры килә. Кызы белән мәңгелеккә аерылыр алдыннан бәхилләшә дә алмый кала...
Зояның китәсе көнне кечкенә сеңлесенә язган хаты сакланган. Географик карта артына (кул астында башка кәгазь булмый) ашык-пошык язылган хат аның нык каушаган күңел дөньясына үтеп керү мөмкинлеге бирә.
Туганым-сеңлем минем!
Син, әлбәттә, Нюра, әле үсеп җитмәгәнсең, әмма шулай да бу хатны сакла, ә инде үскәч, укырсың да ныграк һәм тирәнрәк аңларсың.
Миңа, бер яклап, кыен, әмма мондый вакытта туган җир өчен нәрсәдер эшләргә кирәк, туган җир бездән шуны таләп итә. Нюра, газеталар укы һәм быел ук комсомолга кер. Баш миеңне үстер, ул әле синең сәяси эшләрдә берни дә аңламый. Акыллы бул, серләреңне үзеңдә сакларга өйрән. Кыз баланың юлында нәрсә генә очрамас – син моны аңларга тиеш. Нюра, син еламаска өйрән. Беләм, син бик еш елыйсың – алай үзең өчен генә начар.
Ярый, хуш, Нюрочка. Сине дә һәм әниемне дә үбеп калам.
Зоя, әнисенең кызы, Нюраның апасы.
7.05.42.
Олы апаның васыятеме? Кызганыч, ул минутта әле ул үзе дә туган өе белән мәңгегә саубуллашуын белми. Ул Элистадан (анда ул яңа килгәннәр белән бергә үзенең “һава академиясен” тәмамлый, хәтта караңгыда да үзебезнең һәм дошман самолетларын тавышыннан аерырга өйрәнә), ә аннан соң Садоваядан (анда шушы белемнәрен гамәлдә куллана) язган хатларына бер генә җавап та ала алмый. Гәрчә һәркайсына җавап хатлары язганнар, әмма хәрби-кыр почтасы аның өчен бер генә якка эшли. Аның соңгы хатлары бу хәлне аңламау һәм туганнары, әтисе өчен курку борчылу белән тулы.
Саумысыз кадерле әнием һәм сеңелләрем Нюра, Маруся!
Зоядан ялкынлы кызылармияче сәламнәремне кабул итеп алыгыз! Мин элеккечә яшим, элеккечә бик яхшы, әмма сездән һаман да бер җавап та ала алмадым. Мин хәтта сезнең белән ни булганын да, әтинең кайда икәнен дә, ничек, нинди шартларда яшәгәнегезне дә белмим. Белмим, сезнең өчен йөрәгем авырта. Бер генә хат һәм әтинең адресын алырга иде.
Әнием, без укып бетердек. Яхшы үзләштердем, яхшы һәм бик яхшы билгеләренә тапшырдым. Әлегә эшлибез, әлегә эшебез бик яхшы бара. Без әлегә Калмыкиядә, иртәгә кайда булырбыз – язмыш эше. Әмма сез аңа карамагыз, языгыз, хат барыбер киләчәк. Үбәм. Зоя.
Кайчагында аның хатларында якыннарына карата үпкә дә сизелә. Гәрчә аңлый да, аңламый мөмкин түгел: аны күңелләреннән болай гына сызып ата алмый алар. Әмма аны туган йорты җылысыннан аерып торган бу битарафлык стенасын акыл берничек тә кабул итә алмый.
Әни! Сез миңа язасыздыр дип ышанам, язмыйсыз икән, әлбәттә, Сезнең эш. Бәлки, Сезгә минем армиядә булуым турында белешмә кирәктер. Кирәк булса – языгыз. Барысын да языгыз, шушы вакыт эчендә булганнарның барысын да. Аһ, син кычкырасың, ә синең тавышыңа берәү дә җавап бирмәгәч, бик кыен...
Шунысы бар: аның белән иңгә-иң вахтада торган иптәш кызларына ул күңелендәге бу яра турында берни дә сиздермәгән. Аның турында аралашканда сабыр, үз-үзен тотышында тотнаклы итеп хәтерлиләр. Күңелендәге өермәләрне бары тик хатларына гына түгә ул.
Мин инде сезнең белән ниләр булганын белмим дә, әти турында да бер хәбәрем дә юк, нинди шартларда, ничек яшәгәнегезне дә. Сезнең өчен йөрәгем ничек авыртканны үзе генә беләм. Бер генә хат килсә иде һәм әтинең адресы.
Зояның үлеменә бер ай кала Садовое авылыннан җибәрелгән бердәнбер открытка соңгысы булып чыга. Билгесезлек тудырган авыр халәт (төгәлрәге, ярымбилгесезлек – Стахеевадан хат алдылар алуын, әмма аның артыннан рәсми хәбәр килмәде бит) бу юлы инде авыр плитә кебек аның якыннарын бастырып куя. Һәм алар шушы авыр йөк белән тагын 30 ел яшәячәк.
* * *
Сугышның икенче елында Садовое авылы кырыендагы атыш вакытында бер кызның һәлак булуы турында 70 нче еллар башында тонык кына хәтерлиләр инде. Аңа кадәр аның фамилиясен дә, часть номерын белмиләр, аның исемен хәтерләүчеләр дә бик аз калган; Песчанканың әрем үсеп утырган битләүләрендә аның кабере дә югалган. Һәм 2 нче мәктәпнең директоры В.Колганова белән укытучы М.Грициенко җитәкләгән пионерлар отряды эзли башлаганда, аларның шанслары әллә ни зур булмый. Әмма шул вакытта язмыш соң булса да Зәйтүнә Альбаевага елмая – алар частеның элеккеге шоферы, соңгы елларда – гади тимерче булып эшләгән Элиста кешесе Илья Семенович Погорелов пионерларга ярдәмгә килә.
Сугышчан кызның фаҗигале язмышына карата аның элекке полкташлары битараф булган дип булмый, әлбәттә. Аның турында ветераннар очрашкан саен искә ала, ә 1968 елдан башлап, алар даими очрашып тора. Аның истәлегенә бокал күтәрәләр, бит буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен кулъяулык белән сөртеп куялар. Күпләр, вакыт та, акча да жәлләмичә, ераклардан килә, әмма Садовоега кереп чыгарга берәүнең дә башына килми. Погореловтан кала.
Ул вакыйгаларны яңадан тергезә башлагач, бик күп кыенлыкларга очрадым, - дип яза ул чөй язуы хәрефләре белән язганга охшаган хатында. – Архивларга яздым, хәрби комиссариатка санап бетерегсез тапкырлар бардым. Беркемнең дә беркайчан да эзләп торасы килми, “юк” диюе җиңелрәк бит. Кая язсам да, шундыйрак җаваплар алдым.
Дөрес, Погорелов Садовоега ул килүендә мөһим эшне башлаган булып чыга: хәрби комиссариатта язып калдырган мөрәҗәгатенә адресын күрсәтә. Эшнең уңышына шушы нигез була. Чөнки ул вакытта мәктәп эзтабарлары эш башлаганда, аларга җеп очын тартасы гына калган булып чыга – аны тартып җибәрүгә йомгак сүтелеп китә һәм, ахыр чиктә, Зәйтүнәнең сеңелләренә һәм сеңлесенең Җиңүдән соң туган кызына барып чыга. Ул кызга сугыштан кйтмый калган апасының исемен кушкан булалар. Әтисе белән әнисенә генә озак көткән шушы ачы көнне күрергә насыйп булмаган икән.
Соң булса да, уң булсын дип язарга кул бармый. Әмма бу очракта “соң” дип әйтү “беркайчан да” диюгә караганда яхшырак. Кызганыч, биредә Зәйтүнә язмышын ачыклауга өлеш керткән кешеләрнең барысын да санап чыгу мөмкин түгел, аларның риясыз тырышлыклары белән Зәйтүнә Альбаеваның исеме кайтты һәм ул кешелек хәтерендә үз урынын тапты. Садовое авылы кешеләренең күпчелеге өчен ул үз туганнары кебек якын, бәйрәмнәрдә аның исеменә дә рюмка белән ипи кисәге куялар... Авылның Песчанка калкулыгына чыга торган урамы аның исемен йөртә. Гаделлекнең соңга калып булса да торгызылуына сөенергә генә кирәк тә бит, әмма сораулар...
20 яшьлек элемтәче кыз ни рәвешле кинәт килеп чыккан немец автоматчылары белән йөзгә-йөз кала? Һәм ул вакытта фронт сызыгы каян үткән (кеше-кара йөрми торган калмык даласында булганы ул)? Элекке фронтовикларның хатларын укый-укый Зояның гомере һәм үлеме нинди салкын, аяусыз бизмәнгә салынган булуын аңлый башлыйм.
Мәсәлән, 1942 елның язына кадәр Һава көчләренә каршы оборона частьларында ир-егетләр генә булуы ачыклана. Сталинград юнәлешендә килеп чыккан хәвефле вазгыять кенә аларга алмашка үз ирке белән сугышка барырга теләгән кызлар тупларга һәм шул рәвешле алгы сызыкны яңа кадрлар белән тәэмин итәргә этәрә. Башкорт эшелоны шул исәптән була.
Яхшы, кызлар җайлырак, куркынычсызрак фронтта җитмәүчелекне каплады да, ди. Алга таба... Алга таба, 44 нче Тышкы күзәтү, искәртү һәм элемтә махсус батальонының элеккеге командиры, отставкадагы подполковник В.Бейлихис хатирәләреннән аңлашылуынча, хәл катлаулана. “Немец гаскәрләре, Тихорецк-Сталинград тимер юлы буйлап зур көчләр белән һөҗүм итә-итә, Зимовники станциясенә кадәр килеп җитте, анда безнең 3 нче рота урнашкан иде, аларга чигенергә фәрман бирелде”.
11 июльдә батальон штабы урнашкан Элиста алалар, һәм батальонга да тулысы белән Әстерханга чигенергә дигән фәрман бирелә. 2 нче һәм 4 нче роталардан кала. 36 күзәтү посты булган шушы 2 рота 300-400 чакрым территориядә махсус күрсәтәмә булганчыга кадәр калдырылган иде, “чөнки Сталинградның Һава көчләренә каршы оборонасы күзләреннән һәм колакларыннан башка кала алмый иде”.
«Калганнар бик авыр шартларга эләкте. Батальон белән элемтә юк иде. Немецларның кайда икәне билгесез. Сталинградтан телефон аша даими рәвештә хезмәтнең уяулыгын тикшереп торалар иде».
Тикшереп торучы ул погонлы ирләр газаплы үлемгә кемнәрне дучар итүләрен белдеме икән?
Ну, әлеге 36 хатын-кызлар постларының кораллары нидән гыйбарәт булган соң? Дошман белән алар арасында беркем дә калмаганда. Бинокль, кыр телефоны, ике катушка чыбык – бөтенесе өчен шушылар. Болар янына противогаз (ярымчүлдә нигә кирәк ул?) һәм итәк, пилотка кигән бер кызга 30 патрон белән карабин. Гранаталар да бирелмәгән – «пост сугыш алып бару өчен билгеләнмәгән».
Минем күңелсез ачышларым моның белән генә төгәлләнми әле. Ул драматик тарихны җентекләп өйрәнгән саен, Зәйтүнә Альбаевага кимендә ике тапкыр хыянәт иткәннәр (башка сүз белән әйтеп тә булмый) дигән нәтиҗәгә киләм. Ни өчен ул хәбәрсез югалганнар исемлегенә керә? Л.Стахеева хатында аның һәлак булган вакыты минутына кадәр төгәллек белән күрсәтелә бит. Әллә гади элемтәче кыз командование белмәгән мәгълүматка да ия булганмы? Юк, сере гади аның: күрше постлардагы кызлар Зояның соңгы минутларын ишетеп тора.
«Мотоциклда якынлашып килгән немецларны күргәч, ул бу турыда тиешенчә итеп ротага хәбәр итте, элемтә сызыгы аша фашист самолеты өчып үтүен җиткерде һәм: “Ут ачам”, - диде. Карабиннан һәм автоматтан аткан тавыш ишетелде. Һәм янә Зояның тавышы:”Хушыгыз, кызлар, Туган ил өчен үләм!”
Бу сүзләр комбат В.Бейлихисның Альбаеваның туганнарына язган хатыннан алынды. Тагын нинди дәлилләр кирәк инде, дияргә дә була? Әмма юк, ул сүзләрен кирегә алырга ашыга: “соңгы хәлләрне без күп еллар узгач кына белдек”. Табышмак: гади солдатлар вазифа буенча белергә тиешлене белә, әмма ни өчендер часть командиры – юк.
Шулай да элекке комбатка ни өчендер бу эшне “Зояның үлемен күргән кешеләр булмаган” дип күрсәтү кирәк була, гәрчә, киресенчә, аңа күргән кешеләр – шаһитлар бик кирәк. Ул Садовоедагы күзәтү постының элекке начальнигы запастагы старшина Л.Лесин, әйтергә кирәк, булган составта бердәнбер ир-егет. Авылга немец разведкасы бәреп кергәндә, ул кайда булган соң?
Лесинның үз версиясе буенча ул көнне иртән алар вахтада тормаган кызлар белән күрше колхозга азык-төлеккә дип китә. Әмма атыш башлануын ишетеп, шунда ук вакыйгалар булган урынга ашыгалар.
«Хәлнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын күреп, мин алыш башламаска кара кылдым һәм “Ут ачмаска” дип команда бирдем. Яугирләр белән постка килеп җиткәч, окоп янында Альбаеваны күреп алдык, янәшәсендә винтовка ята, тирә-ягында гильзалар, патроннигында патрон. Элемтә урнаштыргач, взвод командирына бу хәл турында, аның ничек булуын хәбәр итем. Ул фельдшер килмичә, Зояны җирләмәскә, диде, постны ябарга һәм кич җиткәч, аңа таба юлга чыгарга кушты.
Садовое пионерларына адресланган әлеге хатны, әйтергә кирәк, урындагы “Коммунист” газетасында батыралар (99-V-91 ел), һәм анда, бер сүз дә дөрес түгел, ахрысы. Югыйсә Лесинның үзенең турыдан-туры начальнигына, соңрак – батальон командирына биргән доклады кая киткән соң? Әмма немецларның әлеге һөҗүмен үз күзләре белән күргән, әмма бу эшкә катнашы булмаган кешеләр дә бар бит әле, алар бөтенләй башканы сөйли. Иван Даниловия Колганов һәм аның әнисе Матрена Федотовна ул җәйдә элемтәче кызлар белән күршедә яши, алай гына түгел, алар өчен пешерә дә. Немецлар киткәч, 14 яшьлек Иван Даниловаич Зояны җирләүдә катнаша. Ничек булганны алар белмиме соң инде? Зоя гына үз урынында калды һәм коралланган немец разведкасы белән тигез булмаган алышны кабул итте... Немецлар киткәч, кичкә таба калган солдатлар җыелды. Алар бик ашыга иде. Капчыкка кирәк-яракларын тутырдылар да, олауга төялеп, төн җитүгә Садовоедан чыгып киттеләр, аларның командиры хатын-кыз киеменнән иде».
Әйе, Альбаевага аның бер айлык кына фронт хезмәтендә “А зори здесь тихие” повестендагы Федот Всаков туры килми шул. Әмма, икенче яклап, Васковларны каян гына алып бетерәсең? Хәер, аларның частенда шундый берәү булган, дигән шигем бар. Тик Садовоедан еракта. Ул – Погорелов.
… 1975 елның апрелендә Садовоеда авылны немец оккупациясеннән азат иткәндә ятып калган яугирләр истәлегенә мемориал ачканда, Зәйтүнә Альбаева җәсәденең калдыкларын туганнар каберлегенә күчерделәр. Күчерү дип... 30 ел эчендә хәрәкәтчән, уалучын ком аның сөякләрен йотып бетергән. Тотып карап булмый торган хәтердән башка берни дә калмаган. Гәрчә аз да түгел. Әмма кайчак уйлап куясың: ә безнең вак, буш ыгы-зыгыларыбыз, әнә шул ком кебек, аны да йотса? Ул чагында ни кала? Аннан башка без кем булырбыз?
Постскриптум урынына
Республика Калмыкия – Германия, Франкфурт-на-Майне
13 декабрь 2019 ел
Исәнмесез, хөрмәтле Зәйтүнә Биктимер кызы!
Сезгә Садовоеның Д.Маковкин исемендәге 2 нче санлы урта мәктәбенең 4-а классы укучылары яз. Чын күңелдән Сезне Җиңүнең якынлашып килүче 75 еллыгы белән котлыйбыз, Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!
Бөек Ватан сугышы вакытында безнең Садовое авылы өчен фашист илбасарлары белән тигез булмаган алышта Сезнең апагыз Зәйтүнә Альбаева һәлак була. Без Зәйтүнәнең батырылыг белән горурланабыз һәм аның кыюлыгына сокланабыз. Ул әле шундый яшь була. Без Зәйтүнәне, аның кыюлыгын, батырлыгын һәрвакыт хәтердә саклыйбыз һәм аңа охшарга тырышабыз.
Безнең мәктәп ишегалдында Зәйтүнә Альбаевага һәйкәл тора. Без аны карап, чистартып торабыз. Һәйкәл янында һәрвакыт чәчәкләр булсын дип тырышабыз. Безнең 4-а бик тату. Без мәктәп үткәргән чараларда, район конкурсларында актив катнашабыз. Линейкада безгә “Елның иң яхшы классы” дигән кубок тапшырдылар. Без моңа бик шатландык.
Хөрмәтле Зәйтүнә Биктимер кызы, тагын бер кат Сезгә сәламәтлек телибез! Мөмкин булса, зинһар, безгә языгыз.
Д. Маковкин* исемендәге 2 санлы мәктәбенең 4-а сыйныфы укучылары
*Дмитрий Маковкин – Садовоеның 2 нче санлы мәктәбе укучысы, полиция өлкән сержанты, 2013 елның 13 декабрендә Волгоградның тимер юл вокзалындагы террористик актны булдырмый калу өчен көрәшкәндә һәлак булды.
Автор: Игорь Рейф