Белоруслар: тарих һәм мәдәният

Белоруслар: тарих һәм мәдәният

Белоруссия – күлләр иле

Белоруссия республикасы – Европада урнашкан ил. Төньяк-көнбатышта Литва, төньякта Латвия, төньяк-көнчыгышта һәм көнчыгышта Россия, көньякта Украина, көнбатышта Польша белән чиктәш. Дәүләт чигенең озынлыгы – 2969 км. Мәйданы – 207,6 мең кв. км. Белоруссия мәйданы ягыннан Греция, Португалия, Австрия, Нидерланд, Бельгия, Чехия кебек Европа илләреннән зуррак. Аның җирләрендә 20 меңнән артык елга һәм инеш бар.

Иң зур елгалары – Днепр, Көнбатыш Двина һәм Неман. Аны күлләр иле дип тә атыйлар, чөнки территориясендә 10 меңнән артык күл бар. Иң зур күл – Нарочь (мәйданы - 79,6 кв. км), иң тирән күл – Долгое (тирәнлеге - 53,7 м). Белоруссия территориясенең 43%ын авыл хуҗалыгы җирләре, 39%ын урманнар, 2%ын күлләр һәм елгалар, 16%ын башка җирләр тәшкил итә.

Республикада 6 өлкә, 118 район бар.  2014 елда халык саны 9 млн. 468,2 меңне тәшкил иткән.  Халыкның 70%ы шәһәрдә яши. Илнең башкаласы Минскида  1 млн. 921,8 мең кеше яши.

Белоруссиядә яшәүче кешеләрнең 80 проценты белоруслар, калганнары – руслар, украиннар һәм башка милләт вәкилләре. Белорус һәм рус теле – дәүләт телләре булып санала.

Белоруссия – унитар демократик социаль-хукукый дәүләт. Республикасы Конституциясе 1994 елның 24 ноябрендә һәм 2004 елның 17 октябрендә үткәрелгән референдумнарда кабул ителгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән гамәлдә.

«Белорус» термины, Белоруссиянең хәзерге этник территориясе халкы атамасы буларак, беренче тапкыр ХVI гасыр ахырында кулланыла башлый. XVIII гасырга кадәр «белорус» сүзе белән беррәттән, «руслар» һәм «литвалылыр» атамалары еш кулланылган. Белоруслар халыкның 80 процентын тәшкил итә. Илдә руслар, поляклар, украиннар, яһүдләр, литвалылар, татарлар һәм башка милләт вәкилләре дә яши.

Белоруссиянең башкаласы – Минск. Анда 1 млн. 921,8 мең кеше яши. Халык санының елдан ел артуы күзәтелә.

2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә белоруслар саны 4 592 кеше тәшкил итә.

Татарстан белорусларының яртысы диярлек Казанда, аннан кала Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә яшиләр.

Татарстан Республикасы Югары Ослан районының Печище авылында Янка Купала музее урнашкан. Музей Печище икмәк продуктлары комбинаты биналарының берсендә урнашкан, анда 1941 елның 13 ноябреннән 1942 елның 18 июненә кадәр эвакуациядә хатыны белән Янка Купала яшәгән. 1600 елда нигез салынган авыл тарихы, XVII гасырда барлыкка килгән тау производствосы үсеше, печищилылар монастырьлар һәм Казан кремле төзелеше өчен известняк таш ваткан вакыт турында тәфсилләп тәкъдим ителә. Экспозициянең Янка Купалага багышланган бүлеге шагыйрьнең кечкенәдән үк тормышы турында сөйли. Шагыйрьнең әсәрләре, фотодокументлары, әсәрләре киң тәкъдим ителә. Экспозицияне Янка Купала мемориаль бүлмәсе тәмамлый, анда шагыйрьнең күп санлы шәхси әйберләре тәкъдим ителә. Татарстанда ел саен Беларусь һәм Россия халыкларының берләшү көне, Беларусь Республикасы бәйсезлеге көне, Иван Купала бәйрәме, Беларусь Республикасы Конституциясе көне, Беларусь Республикасының Дәүләт гербы һәм флагы көне үткәрелә.

Соңгы елларда белорусларның мәдәни тормышын тагын да активлаша, милли-мәдәни оешмалар барлыкка килә башлаган. Татарстан территориясендә беренче белорус оешмасы «Спадчына»га 2002 елның 21 апрелендә Казан шәһәрендә нигез салына, оешмага нигез салучы һәм аның җитәкчесе булып Маруденко Сергей Павлович тора   «Спадчына» яшьләр бүлеге җитәкчесе — Кочнева Людмила Николаевна. Җәмгыять даими мәдәни-агарту эшчәнлеге алып бара, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендәге чараларда катнаша.
 

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты