Бөек Җиңү: кыенлыклар, югалтулар аша өмет һәм корыч ихтыяр көче белән

Бөек Җиңү: кыенлыклар, югалтулар аша өмет һәм корыч ихтыяр көче белән

Советлар Союзында, шул исәптән Казанда яшәүчеләр фашист дошманнарның җиңелүе турында белүләренә 74 ел булды. Бөек Ватан сугышы елларында нинди югалтулар кичерелгәнлеге, фронтовикларның җиңүгә ихтыяры турында солдатларның якыннарына язган хатларыннан укып була. Чираттагы тарихи сәхифәдә: Җиңүгә алып барган катлаулы юл 5 елга якын дәвам итә.

Солдат Всеволод Дормидонтов хатыннан, 1943 елның 20-нче марты:

«Әни, Тонечка, Вовик, исәнмесез, кадерлеләрем! Мин әйбәт яшим, сәламәтмен һәм үземне яхшы хис итәм. Гел һавада һәм машинада. Ә һавасы нинди диген әле - язгы, ялкынлы. Һава торышы бик матур, кояш ялтырый, кар ачылган урыннарга сыерчыклар килеп җитте дә күктә югарыда сайрыйлар. Немецлар коралдан күккә очырыла, чигенәләр, без алар артыннан барабыз. Сазлыктан инде чыктык һәм хәзер урман аланындагы калкулыклы киңлектә басып торабыз, гөрләвекләр чылтырый. Яз сезгә дә күп шатлык алып килер дип ышанам…

Кызганыч, Мәскәүгә Яша белән командировкага бару планнарым гына тормышка ашмый калды. Хәзер без Мәскәүдән ерак һәм анда эләгү бик кыен. Ярый, әллә ни зыяны юк, борчылмыйбыз. Иң яхшысы кайтырга һәм башка китмәскә, бу көнбатыш варварларын тизрәк юк итәсе иде. Күрсәгез иде сез, бу кабахәтләрнең чигенеш вакытында безнең авылларны һәм шәһәрләрне ничек мыскыллауларын. Рим империясенең борынгы заманнарында гына тыныч авылларнышулай "тигезләп чыкканнар". Аларны олактырыр өчен сәбәп бар, җәзаны кызганмыйча бирергә кирәк! Әйе, мәче өчен Масленица гел булып тормас, Бөек пост та киләчәк. Минемчә, бу пост шактый тиздән киләчәк. Аның эше яхшылардан түгел, мәче талауның нигә илтәсен беләчәк. Көзгә мәчегә тычкан яшьләре төшәр дип өметләнәм»

   

Артиллерист Михаил Фомин хатыннан, 1943 елның 21-нче июне:

«Исәнмесез, кадерлеләрем, кадерле әни һәм Нина! Бүген Нинадан кайгылы ике хат алдым. Өйдә генә булган күз яшьләре хатларга тамды. Әтинең авыруы турындагы хатны алганда, ул миңа гел төшкә керә иде. Өйдә нидер булганлыгын күңелем сизде. Көн саен өебез турында искә алам. Әйе, әтине сугыш һәлак итте, ул күпләрне юк итте, әле бик күпләрнең башына җитәчәк...

Без хәзер көн саен җир казыйбыз, дошман ягында хәзер тыныч, бер генә атыш та юк. Тиздән, бәлки, менә хәзер без дошманны юк итәрбез. Сталинградта минем коралдан күбесе җиргә ятты, биредә аларны тагын да күбрәк егып салачакмын. Гитлерның 80-нән артык эте бер көндә җаннарын шайтанга биргән чаклары да булды. Техниканы һәм тере көчне юк иткән өчен мин беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены алдым, Сталинград оборонасы өчен медальгә лаек булдым. Әни, тынлык кайчан бетәр дип көн саен көтәм мин, тизрәк аны якасыннан тотып алырга, болгап салырга, юк итәргә, өйгә кайтырга һәм тыныч тормыш башларга хыялланам.

Әти дә баштан чыкмый. Кызганыч, безнең әти кебекләр күп түгел бит. Борчылмагыз, мин аның өчен үч алачакмын»

 

Солдат Всеволод Дормидонтов хатыннан, 1943 елның 23-нче декабре:

«Исәнме, әни! Солдат сәламен сиңа тапшырам һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм. Син озак язмый торганым өчен үпкәләгәнсеңдер. Синнән килгән зур һәм кызыклы хат алганыма да биш көн инде, аның өчен аерым зур рәхмәт. Тик мондагы хәлләр миңа шунда ук җавап язарга мөмкинлек бирмәде.

Сөекле әнием, сиңа салкын Мәскәү йортлары буенча чабу никадәрле авыр булуын һәм ничек аруыңны күз алдына китерәм. Билгеле инде, куллар суыкта булганда, ничек инде акрын кыймылдап булсын ди.

Минем хакта борчылма, җылы итеп киенәмен, кыш та шактый җылы әле. Моннан тыш, мин землянкада да җылына алам бит. Яхшы тукланамын, егетләр табып тора, мин хәтта тазара башладым. Кыскасы, начар яшәмим. Өйне һәм сезнең барчагызны да еш искә алам. Тыныч, тату тормышны, завод эшен нык сагындым. Тизрәк әйләнеп кайту һәм сугыштан соңгы тормыш турында хыялланам».

 

 

 

KZN.RU

Хатлар ТР Милли музее тарафыннан бирелде