Азәрбайҗан – борынгы традицияләр иле

Азәрбайҗан – борынгы традицияләр иле

Илнең атамасы да борынгы тарихка ишарәли. Шунысы мәгълүм, безнең эрага кадәр шушы җирлектә яшәгән халыкларның күбесе утка табынган. Шуңа күрә атама этимологиясенең бер версиясе буенча «азәр» – ут, ялкын дигәнне аңлата. Төрки телләрдә «аз» «уңышлы язмыш», «яхшы башлангыч» дигән мәгънәләрдә килә, ә «әр» – (батыр) «ир», «батырның улы», «ут саклаучы» дигәнне аңлата.

Азәрбайҗан халкының таланты һәм иҗади мирасы «Китаби-Деде Горгуд», «Огузнаме», «Керуглу» һәм башка эпик ядкәрләрдә чагыла. Бу  уңдырышлы җир күп кенә акыл ияләрен, фәлсәфәчеләрне, галимнәр, шагыйрьләрне, архитекторлар, музыкантлар, рәссамнарны биргән. Риваятьләр буенча Зардушт (Зороастр) биредә туган. Низами Ганҗәви, Хагани Ширвани, Нәсими, Физули, Гусейн Джавид, Самед Вургун, Расал Рза да биредә туган. Рәсем сәнгатенә Азәрбайҗан Саттар Бахлулзаде, Таил Салахов, Микаил Абдуллаев кебек талантларны биргән. Музыка өлкәсен бу җирләр Узеир Гадҗибеков, Мөслим Магомаев, Кара Караев, Ниязи, Ариф Меликов кебек композиторлар һәм Былбыл (Бюльбюль), Рәшид Бейбутов кебек гаҗәеп җырчыларга баеткан. Мәшһүр азәрбайҗан келәмнәрен карагыз сез! Алар табигатьнең бөтен төсен, байлыгын үзенә сеңдергән кебек.

Фән һәм мәгариф

Фән һәм мәгариф тә күп гасырлык тарихка ия. 1919 елда оешкан Баку дәүләт университеты, Азәрбайҗан Фәннәр академиясе институтлары галимнәре бөтен дөньяга мәгълүм. Алар шөгыльләнгән мәсьәләләрнең берсе – Каспий диңгезе экологиясен саклау һәм яклауга кагыла. Шушы эшнең нәтиҗәсендә Гызылагач, Ширван, Закаталь, Аггель, Гиркан тыюлыклары барлыкка килгән.

Сәнәгать

Илнең сәнәгате нефтехимия, металлургия, машина төзелеше тармакларыннан, авыл хуҗалыгы мамык, йөзем агачлары җитештерү, яшелчәчелек һәм терлекчелектән тора.

География, халкы

Азәрбайҗан территориясе 86,6 мең км2 (12% – урман, 1,7% – сулыклар, 54,9% –сөрүлек җирләре, шул исәптән 31,1% – болын һәм көтүлекләр, 31,4% – башка җирләр). Дәүләт чикләре: көньякта Иран белән – 765 км һәм Төркия белән – 15 км, төньякта Россия белән – 390 км, төньяк-көнчыгышта Грузия белән чик – 480 км, көнбатышта Әрмәнстан белән 1007 км. Азәрбайҗанның дәүләт статистика комитеты мәгълүматларына караганда, Азәрбайҗан халкы, шул исәптән, 70 илдә 50 миллионга якын азәрбайҗанлы яши. 2014 ел башында Азәрбайҗан Республикасы халкы 9 млн 477,1 мең кешегә җиткән.

Теле

Азәрбайҗан теле, төрки телләрнең көньяк-көнбатыш тармагындагы Огуз төркеменә керә, ләкин ул Кыпчак ареалы телләренә хас үзенчәлекләргә ия; лексика һәм фонетика фарсы һәм гарәп телләренең гаять зур йогынтысын кичерә. Ул Азәрбайҗанның дәүләт теле һәм Дагыстан дәүләт телләренең берсе булып тора. Азәрбайҗан әдәби теле формалашу, үсү тарихында этнограф Н. А. Баскаков өч чорны билгеләп үтә: 1) XI–XIII гасырлардан XVI гасырга кадәр; 2) XVI–XIX гасырларда; 3) XIX гасырның икенче яртысыннан Октябрь революциясенә кадәр һәм Октябрь революциясеннән соң.

XIX гасыр уртасында заманча әдәби азәрбайҗан теле барлыкка килә. 1946 елның 6 гыйнварында азәрбайҗан теле Көньяк Азәрбайҗанның дәүләт теле дип игълан ителә.

 1979 елгы Ислам революциясеннән соң яңа конституция кабул ителә һәм җирле милли телләр массакүләм мәгълүмат чараларында, шулай ук мәктәпләрдә ирекле кулланыла.

1956 елның 21 августында азәрбайҗан теле дәүләт теле дип игълан ителә.

2001 елның 18 июнендә Азәрбайҗан Президенты Гейдар Алиев «Дәүләт телен куллануны камилләштерү турында»гы Указга кул куя. Аның нигезендә, 2001 елның 1 августыннан алфавит латин графикасына күчә. Гейдар Алиевның 2001 елның 9 августындагы указы белән «Азәрбайҗан алфавиты һәм теле көне» барлыкка килә һәм ел саен билгеләп үтелә башлый.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты