Ассириялеләр: тарих һәм мәдәният

Ассириялеләр: тарих һәм мәдәният

Ассириялеләр (айсорлар, үзатама – атурай) – борынгы ассириялеләрнең – безнең эрага кадәр беренче меңъеллык уртасында яшәгән Ашшур II патшалыгы халкы  варислары.

Сан: Дөньяда 350 меңнән артык ассирияле исәпләнә. Үз дәүләтчелеге юк. Россия Федерациясендә, Гыйракта, Иранда, Төркиядә, Сүриядә, АКШта һәм башка илләрдә яшиләр. Зур европеоид расасының һинд-урта диңгез расасына карыйлар.

Тел: ассирия телендә сөйләшәләр, шулай ук гарәп, фарсы, рус, грузин, әрмән һәм азәрбайҗан телләрендә дә аралашалар. Сирия графикасы нигезендә язалар.

Дин: ассириялеләр төрле юнәлешләрдәге христианнар (православныйлар, несторианнар һ.б.). Ассириялеләрнең шактый өлеше, исламны кабул итүдән баш тартып, XIV гасырда тар-мар ителәләр.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты