Абхазлар: тарих һәм мәдәният

Абхазлар: тарих һәм мәдәният

Абхазия – гаҗәеп ил, гаҗәеп халык

Абхазия (абх. Аҧсны [Апсны́], груз. აფხაზეთი [Апхазети]) –  Көньяк Кавказ сырты таулыгының төньяк-көнбатыш өлешендә, Кара диңгезнең төньяк-көнчыгыш яр буйларында урнашкан. Җиде тарихи өлкәдән тора.

Әлеге ил Кавказ аръягының төньяк-көнбатыш өлешендә Псоу һәм Ингур елгалары арасында урнашкан, көньяк-көнбатыш чикләре Кара диңгезгә барып тоташа. Диңгез киңлекләре, субтропик үсемлекләр, Кавказның бормалы елгалары Абхазиягә ямь өсти.

IV–VI гасырларда Абхазия территориясендә Византия власте оеша. VI гасырның беренче яртысында христианлык рәсми дингә әверелә; христиан храмнары төзелә, Себастополиста кафедрасы булган Константинополь патриархиясе составында Абазгий архиепископиясе барлыкка килә.

VI гасыр уртасында Византиянең фарсы гаскәрләре белән бәрелешләре нәтиҗәсендә, Абхазия турыдан-туры Византия идарәсенә буйсына. VII гасыр ахырында – VIII гасыр башында Абхазия яр буйлары гарәп һөҗүмнәренә дучар була. VIII гасыр ахырында Абхазия Византиядән бәйсезлеккә ирешә. Абхазия патшалыгы барлыкка килә. Аның территориясе Абхазияне һәм Көнбатыш Грузияне үз эченә ала.

VIII гасырның икенче яртысында Абхазиянең мөстәкыйль чиркәүләре төзелә башлый. 975 елда Аносидларның җирле династиясе идарәсе тәмамлана, хакимият грузин Багратионнарына күчә, һәм XV гасырга кадәр, Абхазия берләшкән грузин кенәзлекләре составында була. Бу чорда Византия мәдәни йогынтысы грузин мәдәнияте йогынтысы белән алмашына, бу бигрәк тә гыйбадәтханә төзелешендә ачык чагыла. Бедиа, Илори, Келасури храмнары – моңа ачык мисал.

Гыйбадәтханәләрдән тыш, урта гасыр Абхазиясе үрнәге булып Цхуми (Сухуми) Баграт цитаделе, Анакопия кирмәне, мәҗүсиләрнең Изге йорты тора. Урта гасырларда абхаз җирлекләре чиркәүдән һәм аның янындагы утарлардан формалаша.

XIII–XV гасырларда бердәм Грузиянең таркалуы күзәтелә, бу Абхазия кенәзлегенең аерылып чыгуына китерә.

Хәзерге абхазларның төп өлеше традицион диннәрен (абхаз монотеизмын) тота, хәтта рәсми рәвештә христианнар яки мөселманнар дип саналсалар да.

Абхазлар раславынча, алар  бар нәрсәне яратучы Анцвка ышаналар. Абхазиядәге  дин – беренчел монотеизмның, ягъни кешелекнең иң борынгы диненең, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән уникаль үрнәге дигән фараз да  бар.

Абхазиядә берничә дистә православие гыйбадәтханәсе, ике монастырь, традицион абхаз диненең җиде Изге йорты, ике гамәлдәге мәчет, католик һәм лютеран чиркәүләре, синагога эшли.