70 нче еллардагы туй модасы

70 нче еллардагы туй модасы

Казанның Идел буе ЗАГСында яшь парларның никахы узган еллардагы кияү-кәләшләр карашы астында теркәлә. Диварларда – үткән гасырның 60 нчы, 70 нче, 80 нче, 90 нчы елларындагы туй фотосурәтләре. Әлеге оригиналь күргәзмә «Туй киемнәре модасы» дип атала.

-70  нче елларны башкаларыннан мин туй модасы буенча аера алам. Ул үзенчәлекле иде. Бәлки, үзем шул чакта кияүгә чыкканга шулай тоеладыр, – дип  сөйли Ирина Сергеевна Семушина. Ул  бүген ЗАГСка иң гүзәл кәләшнең туганы буларак килгән һәм, безнең кебек үк, туй модасы фотокүргәзмәсен мавыгып карый. – Мин ательеда кием тегү остасы булып эшләдем һәм теләсә нинди күлмәкне уйлап табып тегә ала идем. 70  нче елларда бик  кыска  – мини туй күлмәкләре тектем, аларны кигән Казан кәләшләре искиткеч нәфис күренә иде. Аннары никахлашучылар һичшиксез Горький паркындагы Билгесез солдат монументы янында фотога төшәргә тиеш. Мин үземә дә шундый күлмәк тектем – һәм зур хата ясадым, чөнки кәләш үзенә туй күлмәген тегәргә тиеш түгел – начар фал, гаилә таркалачак. Шулай булды да. Әмма ул күлмәгемне барыбер горурланып һәм сагынып искә алам  – бик  килешә иде ул миңа. Кызганыч, фотоларны сакламадым, аерылышкач, ертып ташладым, саклыйсы булган икән. Менә бу күргәзмәдә алар бик урынлы булыр иде.

1969 ел

1971 ел

1976 ел

1979 ел