ТАССР тарихыннан: “Безнең якларда әле беркайчан да булмаган терлекчелек чәчәк атачак”

ТАССР тарихыннан: “Безнең якларда әле беркайчан да булмаган терлекчелек чәчәк атачак”

“Башка колхоздагы эшчеләр дә безгә карап, үрнәк алырга тиеш!”

Социалистик кыр һәм терлекчелек ударникларының II Бөтентатар съездына делегатларны төрле төбәкләрдән җыялар. Колхозчылар съездларын иң элек районнарда уздыралар, соңыннан делегатлар сайланылып алына. Бирегә алдынгы колхозчылар сайлана. Делегат итеп профессиясе укытучы, медицина хезмәткәре булганнар да сайлана. ТАССРның һәр районыннан иллегә якын делегат була.

Шуларның берсе - Гыйльметдин Килдин. Ул башта укытучы булып эшләгән, 1933 елдан Балык Бистәсенең МТС директоры булып хезмәт куйган.

Съезд СССР җитәкчесе Иосиф Сталин сүзләре белән ачыла. Темпларны тоткарларга ярамый, күтәрергә кирәк. Без эшлибез икән, башка колхоздагы эшчеләр дә безгә карап, үрнәк алырга тиеш диелә. Мандат документы тышлыгында да Сталинның сүзләре язылган була: “Кыска вакыт аралыгыннан соң безнең якларда әле беркайчан да булмаган терлекчелек чәчәк атачак”.

Делегатның үз өстенлекләре дә булган, әлбәттә. Килдин, әйтик, 800 сум пенсия алган. Килдинның бер кызыклы документы бар. Ул 1974 елның беренче маенда Ирек мәйданында чарага рөхсәт кәгазе. Трибунага да шундый “пропуск”лар белән керткәннәр.

Шул вакыттагы бик күп мәшһүр кешеләрнең язмышын кабатлый Килдин. Утызынчы елларда ул репрессияләнә. Бер чыганакта аның үлеме турында язылган. Аннан соң җитмешенче елдагы документлары килеп чыкты. Димәк, аны атып үтермәгәннәр. Ул, мөгаен, репрессиядән соң кире кайткан булган.

“Авыл хуҗалыгы күргәзмәсе яңа заман кешесенә киләчәктә ачлык булмаячагын ышандырырга тиеш була”

Бөтентатар съезды зур бәйрәм буларак кабул ителә.

"Татарстанның тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивының фотодокументлар фондында 1933 елның сентябрь ахырында Казанда узган Авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең павильоннары һәм экспонатлары фотолары бар. Павильоннар шәһәр үзәгендә “Черек күл” паркында урнашкан була. ХІХ гасыр ахырында нәкъ менә шул урында сәнәгать күргәзмәләре оештырыла. Күргәзмәне карарга Татарстан АССР Халык комиссариатларының җаваплы хезмәткәрләре, шулай ук гади шәһәр кешеләре дә килгән", - дип сөйләде Айсылу Хәйбиева.

Күрсәтмә агитация — диаграммалар, плакатлар, статистик сводкалар, колхоз хезмәте ударникларының портретлары тәкъдим ителгән. Электр уты колхоз урамнарының, киләчәктә төзеләчәк иҗтимагый, җитештерү һәм торак биналарның (колхоз балалар бакчасы, кыр ашханәләре, күчмә кыр йорты) макетлары күрсәтелә. Мөгаен, якын киләчәктә булачак шундый күренешләр кешеләрне проблемаларга җиңелрәк кару өчен кирәк булгандыр. Халык социалистик төзелеш бурычларын хәл итүдә кирәкле баскыч булып торыр дип ышана.

Иң кызыгы – фоторәсемдә сурәтләнелгән машина. Иң алдынгы колхозчыга яисә колхозга шундый машина бирә торган булганнар.

"Әлеге фотоматериаллар комплексын анализлау Совет хакимияте сәясәтенең иң характерлы юнәлешләреннән берсен – килеп чыккан теләсә нинди вәзгыятьне үз мәнфәгатьләрендә куллана белүен күрсәтә. Фотода колхозчыларның кием-салым һәм аяк киеменең гадәттән тыш ярлылыгы, эшчеләрнең һәм терлекләренең ябык булуын, хуҗалыктагы җиһазларның бик гади булуын күрсәтә. Болар барысы да оптимистик өндәмәләр һәм лозунглар өчен фон ролен генә үти.

Авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсен үткәрү "киләчәк заман кешесенә" ачлыкның булмаячагын гына түгел, ә кооператив-колхоз производствосы үсешенең яхшы перспективалары булуын да ышандырырга тиеш була.

Һәр фотодокумент кадр артында калган тарихи чынбарлык турында күзаллау булдырырга мөмкинлек бирә", - дип аңлатты Айсылу Хәйбиева.

Фото: Светлана Щеглова

intertat.ru