1920 еллар ТАССРда кинематография гөрләп үсә башлаган чор санала  

1920 еллар ТАССРда кинематография гөрләп үсә башлаган чор санала  

Совет кинорежиссеры, беренче татар документаль кинорежиссеры Каюм Хөсәен улы Поздняковның (1897-1960) тууына 120 ел тулуга багышлана.

1920 нче еллар ТАССРда кинематография гөрләп үсә башлаган чор санала. Казанда беренче киноаппаратлар пәйда була: тулы метражлы нәфис фильмнар төшерү өчен – профессиональ, хроника-документаль фильмнар төшерү өчен – җиңеләйтелгән типтагы аппаратура.

 Кадрлар кытлыгы “Таткино” идарәсен Мәскәүдә уку өчен талантлы яшьләрне сайлап алырга мәҗбүр итә. Квалификацияле  режиссерлар, операторлар һәм кино эшенең башка белгечләрен әзерләү өчен, “Таткино” идарәсе Кинематография дәүләт техникумына җиде кеше җибәрә, республика аларга стипендия түләп тора. “Таткино”, соңрак исә ТУЗП һәм ТАССР Халык комиссарлары Советының беренче стипендиатлары арасында тәүге татар кинорежиссер-документалисты Каюм Хөсәен улы Поздняков та була.

Уку елларында ук стипендиат Каюм Поздняков практикант сыйфатында “Таткинода” хроника төшерүдә катнаша.

1927 елда К.Х.Поздняков режиссер Ю.В.Тарич ярдәмчесе сыйфатында “Булат батыр” фильмына әзерлек барышында һәм төп төшерүдә катнаша. Бу – качкыннар юлбашчысы Булат батыр фаҗигасе турында милли нигездәге беренче нәфис кинофильм, анда  XVII гасыр азагы -  XVIII гасыр башында, Пугачев хәрәкәте елларында  Россиядәге социаль-тарихи тормыш вакыйгалары яктыртыла. Фильмны төшерүчеләр моннан өч гасыр элек булган вакыйгалар белән бәйле урыннарны документаль-тарихи төгәллек белән сурәтләргә тырыша. Матбугатта билгеләп үтелгәнчә, бу Казандагы гаять колачлы кино төшерүләрдән иң беренчесе була.

Кино техникумын тәмамлагач,  1928-1929 елларда Поздняков “Востоккино” студиясендә “Мари-Кужер” (режиссеры Б.Шелонцев), “Комета” (режиссеры В.Инкижинов) режиссер ярдәмчесе булып эшли. Бу фильмнарда ул актер буларак та төшә.

1930 елда  Каюм Поздняков режиссер ассистенты һәм “Востоккино” идарәсе вәкиле сыйфатында “Татарстан. Страна четырех рек” (режиссеры А.Дубровский) дигән тагын бер мөһим фильмны төшерүдә катнаша. Бу безнең республика турында беренче зур документаль кинофильм була.

Картина чыкканнан соң, Каюм Поздняков үзенең гомерен документаль кинога багышлый. Егерме еллык иҗат эшчәнлеге дәверендә К.Поздняков йөздән артык хроника-документаль фильм төшерә. Күргәзмәгә “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” ДБУ фондларында саклана торган “Булат батыр”, “Татарстан. Страна четырех рек” фильмнарыннан кадрлар куелган.

 Татарстан Республикасы архивлары