Зур үзгәрешләр буыны
Киләсе елга Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел булачак. Түгәрәк һәм мөһим юбилей – гасыр гына түгел, тулы бер тарихи дәвер! Шул ук 2020 елда 100 еллыгын билгеләп үтәчәк «Татарстан» журналы уртак юбилей хөрмәтенә «Буыннар» проектын эшли. Без анда Татарстаныбыз тарихында эз калдырган шәхесләр, вакыйгалар, күренешләр турында сөйлибез. Бүген сүз 50 нче еллар турында барыр.
1951
Иң атаклы Казан сталинкаларының берсе – Казан финанс-икътисад институты бинасы төзелеше тәмамлана
387 нче Казан заводында илебездә беренче вертолёт – Ми‑1 җитештерелә башлый
1952
«Теплоконтроль» заводы сафка баса
1953
Казанда 22 нче авиация заводында беренче стратегик бомбардировщик ТУ‑1 серияләп чыгарыла башлый
Шәһәр тибындагы Әлмәт бистәсенә шәһәр статусы бирелә
1954
Казанда яңа аэровокзал ачыла
Киләчәктә дөнья күләмендә танылу алачак композитор София Гобәйдуллина Казан консерваториясен тәмамлый
Казанда Ирек мәйданында – В. И. Ленинга, КДУның төп бинасы каршында студент В. Ульяновка һәйкәл куела
Казанда тагын бер яңа җитештерү – Компрессорлар заводы эшли башлый
1955
Яңа Писмән эшчеләр бистәсе Лениногорск шәһәренә әверелә
1956
Шагыйрь Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме (вафатыннан соң) бирелә
ТАССР нефть табу күләмнәре буенча СССРдаберенче урынга чыга
Казанда Ирек мәйданында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасы кулланышка тапшырыла
Казанда ТАССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе ачыла
1957
Питрәч районы Әлбәдән авылында туып‑үскән Брест крепосте сакчысы Петр Гавриловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә
Куйбышев сусаклагычын тутырганнан соң, су Казанга килеп җитә
Казанда яңа елга порты ачыла
Мәскәүдә зур уңыш белән Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы уза.
Очучы Михаил Девятаевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә
1958
Кабан күле буендагы скверда Габдулла Тукайга һәйкәл куела
1959
Беренче миллион тонна нефть җир өстенә чыгарыла
Казан телеүзәге үз эшен башлап җибәрә
Яшел Үзәндә Серго исемендәге завод беренче «ДХ-120» – атаклы совет «Мир» суыткычын чыгара
Бер кукуруз гына түгел…
Татарстан үсешенең һәр дистә елы тарих битләренә үзенең уңай һәм тискәре күренешләре, үзенчәлекләре белән кереп калган. Авыл халкына кукуруз үстерүне көчләп тагу кебек күңелсез истәлекләрдән тыш, 1950–1960 нчы елларда Татарстанда игелекле һәм истә калырдай үзгәрешләр дә шактый була. Сталинның «шәхес культын» фаш иткәннән соң, НКВД оештырган ялган гаепләүләр белән хөкем ителгән меңнәрчә сәяси тоткын өйләренә әйләнеп кайта. Татарстанда яңа нефть шәһәрләре үсеп чыга, ә иске шәһәрләрдә яңа фатирлар – «хрущёвка»лар пәйда була. Яңа хастаханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, кибетләр төзелә… «Җепшеклек» татар җәмәгатьчелегендә милли сәясәттә үзгәрешләр булачагына өмет уята. Галимнәр һәм иҗат әһелләре халык традицияләрен торгызу турында чыгышлар ясый башлый. 1957 елда Мәскәүдә узган Татарстан сәнгате һәм әдәбияты декадасы ТАССР тормышында зур вакыйгага әверелә, анда Татар академия театры, Татар опера һәм балет театры, Зур рус драма театры, Минзәлә колхоз-совхоз театры, Татар филармониясе коллективлары катнаша. Анда 50дән артык спектакль күрсәтелә, татар язучылары белән очрашулар оештырыла. Беренче тапкыр бөтен илгә татар халык җырлары яңгырый…
ГИДУВ. Уйлап табучы В. А. Новиков үзе уйлап тапкан флюоротомограф янында. 1950 нче еллар. Казан ш.
Казан. Бауман урамы. «Родина» кинотеатры. 1950 ел.
ТАССР Югары Советы депутатына кандидат Х. А. Ибраһимова эш кабинетында. 1950 ел. Казан ш.
Казан. Финанс-икътисад институты. 1950 ел.
Студентларны чирәм җирләрне күтәрергә озаталар. 1956 елның 26 июле. Казан ш.
ГИДУВ. Акушерлык клиникасында бала ашату. 1950 нче еллар. Казан ш.
Телефонисткалар «Бодо» аппараты артында эшлиләр. 1950 ел. Казан ш.
ТАССР яшьләре фестивале. 1957 елның 14-16 июнь көннәре. Казан ш.
1950 нче елларда СССРда гражданнарның хезмәт хакларына кагылышлы берничә үзгәреш кертелә. Хатын‑кыз хезмәтенең роленә зур әһәмият бирә башлыйлар. Яшь чикләре дә үзгәрә: хәзер унсигез яшьтән генә түгел, алтмыштан соң да эшлиләр. Планнарны арттырып үтәгән өчен премияләр, өстәмә акчалата кызыксындырулар барлыкка килә, хезмәт хакына салымнар кыскартыла. Хезмәт хакына авырган вакытлар, чираттагы яллар өчен түләүләр, кызыксындыру акчалары, яхшы укыганга стипендияләр, балалар бакчаларын тотуга, күп балалы гаиләләргә ярдәм итүләр керә башлый. 1953 елда бәяләрнең төшерелүе җитештерүнең барлык тармакларына: азык-төлек, кием-салымга, электр приборларына, төзелеш материалларына, хуҗалык товарларына кагыла.Продукциянең группасына карап, бәяләр 10%тан алып 30% ка кадәр төшә. Бу, үз чиратында, куллану ихтыяҗының үсүенә һәм җитештерү күләменең артуына китерә. Менә 1953 елгы күрсәткечләр:
БЕР КЕШЕ БАШЫНА ИСӘПЛӘГӘНДӘ ЕЛЛЫК АЗЫК‑ТӨЛЕК ҺӘМ ТОВАР ЗАПАСЫ:
26 кг ит һәм терлек мае,
7 кг балык һәм диңгез ризыклары,
172 л сөт,
60 данә йомырка,
172 кг камыр ризыгы,
241 кг бәрәңге,
8,1 кг шикәр,
Һәм шулай ук:
16,47 кв. м тукыма,
3 пар оек яки оекбаш,
1 пар яхшы күн аяк киеме,
4 кг сабын яки башка кер юу катнашмалары.
Сәгать, телевизор, фотоаппарат, велосипед, мотоцикллар, тегү машиналары, пианино иркен сатыла башлый.
АЗЫК-ТӨЛЕК БӘЯЛӘРЕ:
ак икмәкнең 1 килограммын 3 сумга сатып алып булган,
кара ипине – 1 сумга,
1 кг сыер итен – 12 сум 50 тиенгә,
1 л сөтне – 2 сум 24 тиенгә,
атланмайны – 27 сум 80 тиенгә,
үсемлек маен – 17 сумга,
бер дистә йомырка 8 сум 35 тиен торган,
аракы – 22 сум 80 тиен,
кызыл уылдык – 1 кг – 36 сум,
кара уылдык – 1 кг – 85 сум,
бөртекле кофе – 1 кг – 50 сум.
СӘНӘГАТЬ ТОВАРЛАРЫНА БӘЯЛӘР:
1 пар аяк киеме – 188 сум,
иң кыйммәтле костюм – 1500 сум,
«Победа» автомобиле – 16 мең сум,
«Москвич» автомобиле – 9 мең сум.
САЛЫМНАР:
Хезмәт хакы 800 сум булганда салым 8% тәшкил иткән,
800 дән 1000 сумга кадәр – 10%,
1000 нән 1500 сумга кадәр – 12%,
тагын да зуррак хезмәт хакыннан – 13%,
баласы булмаган 25 тән 50 яшькә кадәрле гражданнардан 6% күләмендә баласызлык салымын түләткәннәр.
Әрәмтамаклык өчен дә салым булган.
Фотоларны ТР Милли музее тәкъдим итте
"Татарстан" журналы, 2019.