Язылган белми, яздырган белә

Баксаң, халык санын алу барышында бу сораулар бик күпләрне аптырашта калдырган икән...

Тау кадәрле сабырлык, үткенлек, армас-талмас аяклар… Җанисәптә халык санын алучы булып эшләргә алынган кешегә иң беренче чиратта әнә шул сыйфатларга ия булырга кирәк икән. Өйдән-өйгә йөреп, халык санын алучы белгечләрдән бу сүзләрне моңарчы да еш иштергә туры килде, билгеле. «ВТ» хәбәрчесе, бер көн халык санын алучы булып эшләп карагач, моңа үзе дә инанды.

«Песиебезне дә языгыз»

Бу ниятемне Идел буе районының 73 нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Шәрәпова белән бергә тормышка ашырырга булдым. Юлдашым белән кичке сәгать бишенче яртыда Универсиада проспекты, 16 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йорт янында очрашырга сөйләштек. «Эштән соң, кичке якта йөрмәсәң, кешеләрне өйдә туры китерү бик кыен», – дип каршы алды мине ул. Үзе дә шул йортта яши икән. Эшләгән мәктәбе дә янәшәдә генә. «Бер эштән кайтам да икенчесенә чыгып йөгерәм шулай», – дип елмая ул.

Лилия ханым баштарак Универсиада проспектында урнашкан 12 нче һәм 16 нчы йортларның 1, 2 нче подъездларында яшәүчеләрне теркәргә тиеш булган. Күптән түгел өченче, дүртенче подъездларны да аңа йөкләгәннәр. Шулай итеп ул барлыгы 700дән артык кешене язарга тиеш. Бу исемлектәге кешеләрнең яртысыннан күбрәген теркәгән инде. Халык санын алуның соңгы көне булган 14 ноябрьгә кадәр тагын 20ләп фатирны йөреп чыгасы бар аның. Без шул фатирлар буйлап киттек.

Исемлектәге беренче фатир ишеген шакыйбыз. Ишекне урта яшьләрдәге бер ханым ачты. Баштарак гаҗәпләнебрәк калса да, каршында халык санын алучылар басып торуын аңлагач, тынычлана төште. «Бераз гына көтеп торыгызчы», – дип, тиз генә киемнәрен алыштырып чыкты. Хуҗабикә  Спорт университетында укытучы Ольга Александрова булып чыкты. Лилия ханым аңа җайлап кына сорауларын бирә бара, ул исә аларга бер-бер артлы шалт кына җавап бирә. Баштарак Ольга Александрова җанисәптә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гына катнашырга җыенган. Ләкин аннан озаграк булыр дип, өйгә сан алучы килгәнне көтәргә булган. Дөрестән дә, эшне бик тиз тоттылар. Лилия Шәрәпова, җиде минут дигәндә, өйдәге биш кешене дә җанисәптә катнаштырды. «Песиебезне язарга да өлгерәсез әле», – дип шаяртты хуҗабикә. Сүз ара сүз китеп, Ольгадан кайсы сорауларның аеруча кызыклы тоелуы белән кызыксынам. «Фәлән вакытта кайда яшәдегез, дип сораулары сәеррәк. Айлык керем турындагы сорауның да ни өчен кирәклеге аңлашылып бетми», – ди ул.

Баксаң, халык санын алу барышында бу сораулар бик күпләрне аптырашта калдырган икән. «Күпләр, ни өчен хезмәт хакы турында сорыйлар икән, дип аптырый. Кайберләре, хәзер ничә сум алып эшләгәнемне дә сорыйсызмы инде, дип кызыксына. «Юк, миңа анысы кирәкми», – дип тынычландырам», – ди Лилия Шәрәпова. Милләт графасын тутырганда, планшетка кереп бетеп диярлек, мин әйткәнчә яза микән дип тикшереп, карап торучылар да бар икән.

Чәйгә дә чакыралар

Сөйләшә-сөйләшә чираттагы фатир ишеген шакыйбыз. Өч кеше яшәгән әлеге фатирда озак тоткарланырга туры килмәде. Кузнецовларның күршеләре дә ишекне шундук ачты. Олы яшьтәге апа җанисәптә «Дәүләт хезмәтләре» аша катнашуларын, әмма QR-кодны кызларыннан башка күрсәтә белмәүләрен әйтте. Ул исә икенче көнне иртәнге якта гына өйдә булачак икән.  Димәк, Лилия ханым бу фатирга кабат киләчәк.

Чираттагы тукталышыбыз булган дүртенче каттагы фатир ишеген шактый озак шакып торырга туры килде. Өйдә түгел, ахры, болар дип борылып кына китәр идең, кемнеңдер каты басып атлап килеп, ишектәге күздән караганы ишетелеп тора. Хуҗа кеше ишекне ачыйммы-юкмы дип баш ватты булса кирәк. Ахыр чиктә ачты, әмма сүзне кыска тотты. «Мин госуслуги аша катнаштым инде», – диде ул дорфа гына. Лилия ханым анда катнашканлыкларын дәлилләүче QR-кодны күрсәтүләрен сорагач: «Нәрсәгә ул сезгә?!» – дип, борын төбендә үк ишекне ябып куйды. «Араларында менә шундыйлары да очрый шул», – дип көрсенеп куйды Лилия ханым. QR-код дигәннән, җанисәп барышында Лилия Шәрәповага 107 кеше халык санын алуда онлайн рәвештә катнашканлыгын раслап, QR-код күрсәткән. Халык санын алучының планшетында андый кешеләрнең исеме сары төстә янып тора. Аларга шунда кереп, QR-кодны сканер аша үткәреп, раслыйсы гына кала.

Юлдашымның сүзләренә караганда, 1980 елдан соң туган яшьләр җанисәптә бик теләп катнаша икән. Ә менә 1990 елдан соң туганнар бу эшнең асылын аңлап бетерми. Араларында, безгә нәрсәгә бу, ни эшләп йөрисез, дип кырт кисеп, ишекне ябып куючылар да бар икән. «Шулай да миңа очраган кешеләрнең күбесе җанисәпкә бик җаваплы карый. Безнең шушы йортларда күбесенчә үзебезнең татарлар яши. Без бит – кунакчыл халык. Татарлар яшәгән фатир ишеген шакуга ук, сүз ара сүз бәйләнеп китә. Әйдәгез, сөйләшеп утырыйк, дип чәйгә дә чакыручылар бар. Берсе дә караңгы чырай күрсәтми. «Гаилә белән авырыйбыз, соңрак килегез», – дигәч, ике атнадан килеп сорашкан кешеләрем дә бар. Үзем коронавирус белән авырдым, прививка да ясаттым. Чир ияртүдән курыкмыйм», – ди Лилия ханым.

Җанисәптә халык санын алучы булып эшләргә алынган кешегә ябык ишекләргә генә түгел, ябык коридорларга да шакырга туры килә икән. Без күтәрелгән унынчы каттагы биш фатирны берләштереп торган коридор ишегенә йозак элгәннәр әнә. «Андый катларда улым белән бергә йөрибез. Аска төшеп, миңа кирәкле фатирның номерын җыеп, җанисәптә катнаштырырга килүемне әйтәм, коридор ишеген ачуларын үтенәм. Мин өске катка менеп җиткәнче, улым алар ачкан ишекне саклап тора», – ди Лилия ханым. Менә кайда кирәк ул сабырлык, үҗәтлек дигәнең! Безгә дә шул алымны кулланырга туры килер дигән идек, бәхеткә, фатирларның берсендә яшәүче хуҗа кеше кайтып керде. Шул рәвешле этаждагы биш фатирның да ишеген шакырга өлгердек.

Шул рәвешле Лилия ханым белән кичке сәгать тугызынчы яртыга кадәр 12 фатирда булдык. Бу көнне барлыгы 31 кеше җанисәптә катнашты. Халык санын алу тәмамланганчы, Лилия ханымның тагын 7 йортны йөреп чыгасы бар. Үзе шушы юлдан йөреп караган кеше буларак, һич арттырусыз әйтә алам хәзер: бик зур сан бу! Тагын җиде йорт, төрле кешеләр, төрле холык… Халык санын алучы булып эшләп караган барлы-юклы өч-дүрт сәгатьтә күбрәк соңгысыннан арыдым бугай мин. Лилия Шәрәпова исә һаман сабыр гына елмая бирә. «Җаваплы булып эшкә алынганмын икән, ахырына кадәр җиткерәм инде мин аны, Аллаһ боерса», – ди ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
19
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: