Урамнарда кинолар күрсәтү ТАССРның 100 еллыгына багышлана

Шул исәптән яшь республиканың төзелү һәм үсү чоры тарихында эз калдырган билгеле шәхесләр турындагы “Топ – 100” фильмнар сериясе дә.

 

Татарстанның Министрлар Кабинеты карарына ярашлы, 27 июльдән республикада паркларда, скверларда һәм яр буйларында кинолар күрсәтергә рөхсәт ителә. Киләсе ай татарстанлыларга бик күп тәэссоратлар китерәчәк: 5 августта - бөтенроссия урам киносы фестивале, 29 августта бөтенроссия “Кино төне” акциясе узачак. Чәршәмбе көннәрендә “Киносреда” проекты кысаларында паркларда һәм скверларда кинолар күрсәтелә башлаячак.

Моннан тыш, “Татаркино” ачык һавада күрсәтергә полякларның “Висла” кинофестивле фильмнарын да әзерли. Августта ТАССРның 100 еллыгына багышланган берничә акция дә планлаштырыла. Шул исәптән - яшь республиканың төзелү һәм үсү чоры тарихында эз калдырган билгеле шәхесләр турындагы “Топ – 100” фильмнар сериясе һәм Татарстан киносы фестивале дә.

Фото: park.kzn.ru
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
43
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру