Удмуртия татарлары: Рухи кыйммәтләрне онытмыйк

Чыгыш ясаучыларның һәрберсе мондый җанлы аралашуга сусаганлыкларын әйттеләр.

Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында Рилия Закированың «Рухи кыйммәтләрне онытмыйк» дигән язмасы чыкты, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Ижау шәһәренең 6 нчы гимназиясендә «Укучыларга рухи әхлакый тәрбия коралы буларак этномәдәни традицияләрне өйрәтү» темасы буенча татар теле укы­тучыларының төбәкара семинары узды. Тәҗрибә уртаклашырга Удмуртиянең Юкамен, Балезино районнарыннан, Ижау шәһәренең 97 нче мәктәбеннән, Әгерҗе шәһәренең 1 нче гимназиясе һәм 4 нче мәктәп укытучылары килделәр. Укытучыларны 6 нчы гимназия директоры Гөлчәчәк Әхмәтова һәм Ижау шәһәре хакимияте идарәсенең өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе урынбасары Ольга Моторина сәламләде.

Гаджет балалары

Тормышыбызга килеп кергән пандемия аркасында укытучыларның инде өч ел бергә җыелып, аралашканнары юк иде. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе мондый җанлы аралашуга сусаганлыкларын әйттеләр. Ә чыгышларга килгәндә, төрлесе: турыдан-туры дәрескә кагылышлы булганнары да, тәрбия мәсьәләсен күтәреп чыгучылар да булды. 97 нче мәктәп укытучысы Фәвилә Ямалиева «Сәлам» коммуникатив технологияләргә нигезләнеп эшләнгән дәреслек белән яратып эшләве хакында сөйләде. Әлеге дәреслекнең балаларны җәлеп итәрдәй булуын башка укытучылар да хуплады. 1 нче гимназия укытучылары күрсәткән «Кубик Рубика» уены бик күп укытучыларда кызыксыну уятты.

Татар теле кабинетларын яңа технологияләр белән җиһазлауда хөкүмәтнең ярдәме зур. Мәсәлән, үткән уку елында 6 нчы гимназиягә УР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар телен иң яхшы өйрәткән уку йорты булганы өчен 10 ноутбук бирелгән. Әгерҗе муниципаль районы мәгариф идарәсенең милли мәгариф һәм төбәкара хез­мәттәшлек буенча методисты Ми­ләүшә Шәйхетдинова Татарстан Рес­публикасы Президенты каршында төзелгән телләрне саклау комиссиясе ярдәме белән 5 мәктәпкә интерактив такта кайтарылуын әйтте.

«Безнең балалар — гаджет балалары. Шуңа күрә дәресләр вакытында телефоннарны кулланырга тырышабыз. Коронавирус башланганчы ук безнең мәктәптә шимбә уку көне дис­танцион рәвештә Moodle платформасында үтә иде. Пандемия башлангач, укучыларга дистанцион белем алу проблема уятмады. Безнең директор Әхтәм Хәбибҗан улы алга карап эшли торган җитәкче», — диде 97 нче мәктәпнең укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльмира Шакирова.

6 нчы гимназия сәхнәләштереп күрсәткән «Каз өмәсе» семинарның күрке булып торды. Үткән уку елында гимназиядә татар фольклоры түгәрәге оештырганнар. «Уку программасында татар теле дәресләре кимегәч, атнага бер тапкыр түгәрәктә укучыларның сөйләм телләрен җыр­лар, тизәйткечләр, уеннар аша үстерә башладык. Түгәрәккә рус милләтеннән булган балалар да йөриләр. Кайбер уеннарны өй­рәнгәндә: „Без моны беләбез, әти белән уйныйбыз“, „Балалар бакчасында уйнадык“, — диюче балалар да бар. Әлбәттә, бу балалар миңа зур ярдәмче булып торалар.

Без бергәләп башка балаларны үзебез артыннан ияртәбез. „Каз өмәсе“ йоласын әзерләгәндә, балаларның бу йоланы бөтенләй белмәүләрен күрдем. Видеоязмалар карагач, күз­ләре яшьләнде, „Зачем гусей резать, жалко же“, — диделәр. Элек әби­ләребезнең каз өмәләрен оеш­тыруларын, анда кызларны чакыруларын сөйли башлагач, кызыксынып киттеләр. Ә мондый чараларга саф татар телендә сөйләшкән ак яулыклы әби чакырылса, балаларга тагы да күңеллерәк була. Илсөяр апага рәхмәт. Балаларны бергәләп йолабыз белән таныштырдык», — диде Ижау шәһәренең татар теле укытучылары методисты Рәсилә Габдрахманова.

Белемме, тәрбияме?

2021-22 нче уку елының сентябрь аеннан барлык мәктәпләргә дә тәрбия программасы кертелүе мине бик сөендерде. Бу юнәлештә байтак кына эшләр дә башланган. Әгерҗе районының Кичкетаң, Кырынды, Тирсә мәктәпләрендә, Әгерҗе шәһәренең 1 нче гимназиясендә татар телендә тәрбия бирүче сыйныфлар булдырылган инде. Кистем мәктәбенең тәрбия эшләр буенча урынбасары Зөһрә Рәшид кызы да үткән уку елында РФ Мәгариф министр­лыгы оештырган «Заманча социаль җаваплы шәхес тәрбияләү» дигән стажировкадан бик күп кызык­лы мәгълүматлар җыеп кайтуы турында уртаклашты.

«Мәскәү шәһәреннән кайткач, барлык сыйныф җитәкчеләре белән тәрбия буенча яңа эш планнары булдырдык. Минем сезгә бер тәрбияви сәгатьнең ничек төзелүе хакында сөйләп китәсем килә. Бүгенге көндә укучы кызлар, мода артыннан куып, чәчләрен туздырып, төрле төсләргә буяп йөриләр. Тырнакларын гель-лак­лар белән буйыйлар. Без бу дәресне хөкем рәвешендә оештырдык. Укучылар, сыйныф җитәкчеләре белән клубка җыелдык. Әти-әниләрне дә чакырдык. Суд процессындагы кебек яклаучы адвокатлар, гаепләүче прокурорлар булды. Кызларны яклап: „Нигә безнең кызлар модадан калышырга тиеш?“, „Мин үзем буянып-ясанып йөргәч, кызым да буянсын“, — диюче әниләр булды. Малайлар да кызларның буянганнарын хупладылар. Бер кыз чәчләрен еш буйый башлагач, бик нык коела башлавы турында сөйләде. Абыстай да, Илмир хәзрәт тә элек-электән әбиләрнең чәчләрен җыеп, саклап йөрүләрен аңлаттылар. Кызлар киләчәктә милләт анасы булачаклар бит», — дип сөйләде Зөһрә Рәшид кызы.

Ул үзенең чыгышында һәр елны мәктәптә театр атналыгы уздырылуын, бу чараларда укучыларның татар сүзләрен отып калуларын, театр уйнауның тәрбия эшендә яхшы алым булуын әйтте. Чараларга әти-әниләрне җәлеп итүләрен дә сөйләде. «Илһам» шигырь уку конкурсына «Әти-әни белән бергә шигырь уку» яңа номинациясе кер­телгән. Үткән елда Чыршы бәй­рә­мендәге барлык әкият геройларын әти-әниләр уйнаган. Кистем мәктәбендә укучыларга мәктәптә телефоннар куллану да тыелган икән.

«Цифрлаштыру бер яктан караганда яхшы, чөнки бүгенге заман баласы үзенең тормышын гаджетлардан башка күз алдына китерә алмый. Ә үзең яраткан әйбер белән шөгыльләнү генә канәгатьлек бирә. Балада туган телне өйрәнүгә кызыксындыру уятырга теләсәк, шушы чараларны кулланмый хәлебез юк. Ләкин икенче яктан караганда гел төймәгә генә басып утырган бала үзе дә робот кебек җансыз, хис-тойгыларын белдерә алмый торганга әйләнергә мөмкин. Күп кенә укучыларның җөмлә төзеп әйтә бел­мәүләре, мәктәпкә кеше үтерергә килүләре моңа ачык мисал. Димәк, безгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, ике миссия йөкләнә. Заман белән бергә атларга һәм цифрлаштыруга кушылырга. Шулай ук без укучыларга әхлак тәрбиясе бирергә, хис-тойгыларын белдерә алырдай, матурлыкны күрә белердәй итеп тәрбияләргә тиешбез. Кеше кеше булып калырга тиеш», — диде 1 нче гимназия укытучысы Гөлназ Закирова.

«Бердәм дәүләт федераль стандартлары безне онлайн укытуга күчәргә этәрә. Бу бик начар. Бүгенге көндә тәрбия мәсьәләсе какшады. Бүген балалар әти-әниләрен тыңламыйлар, аңламыйлар. Явызлык тамыр җәя. Миңа бүгенге семинарда 4 нче мәктәп укытучысы Фәридә Хафизованың компьютер артына утырмыйча, матур итеп сөйләп дәрес уздыруы ошады. Мондый җанлы дәресләр хәзер бик сирәк уза. Уку программасында татар теле дәресләренең кыскаруы аркасында күп кенә әсәрләрне тирәннән өйрәтә алмыйбыз. Әмма без әхлак тәрбиясе бирердәй чаралар оештырырга тырышабыз. Чараларга ак яулыклы әбиләрне чакырабыз. Тагын бер бик матур ысул таптык. Шәһәребезнең милли җанлы татар теле укытучыларын, балаларын ел саен үзебезнең гимназиягә чакырабыз. Бу чара татар халкын бергә җыя, балалар татар телендә матур, җанлы сөйләм телен ишетәләр. „Дуслык“ бәйрәме шундый бәйрәмнәрнең берсе булды», — дип сөйләде Әлфинә Ризванова.

Әлбәттә, семинардан бу юлы да укытучылар бик канәгать булып киттеләр. Палагай мәктәбеннән кил­гән Нәсия Абашева семинарның күпкырлы булуы, дәресләрдән өзек­ләр карау, дәрес вакытында куллана алырдай уеннар белән танышу ошаган.

«Мин татар телен белмим, әм­ма укытучыларның чыгышыннан алар­ның ничек фәнне укытырга теләкләре зур булуын сүзсез дә аң­ладым. Теркәлү кәгазенә күз салгач та, географиянең киң булуын күреп сөендем. Бер-беребезгә файдалы булу бик күркәм сыйфат. Иң күңеллесе: телне өйрәнүгә кызыксыну кимемәсен. Әлбәттә, мондый семинардан үзеңә нәрсә булса да алып китәсең. Бүгенге көндә тәрбия сәгатьләре, дәрестән тыш чаралар барысы да тәрбияви юнәлешкә юнәлдерелгән», — диде Ольга Моторина.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова укытучыларга үзенең рәхмәтен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын, Федераль милли-мәдәни автономиясе тарафыннан әзерләнгән «Сабантуй» өстәл уенын тапшырды. Киләчәктә мондый семинарның тагы да киңрәк масштабта уздырырга кирәклеген әйтеп, «Милләт йөген тарткан тәрбиячеләр, татар теле укытучылары, милли оешма җитәкчеләре, төрле югарылыктагы белгечләр бер өстәл артына утырып киңәшләшергә, максат билгеләргә тиеш», — диде.

Күргәнегезчә, мәктәпләрдә цифр­­лаштыру бара, әмма без зама­на белән атлаганда балаларның күңелләрендә милли горурлык хисе, телебезне өйрәнүгә кызыксыну уятырга тиеш. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
135
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: