Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Уяв чуаш мәдәнияте бәйрәме белән котлавы

Татарстанның чуаш җәмгыяте, саны буенча өченче урында торучы этник төркем буларак, республиканың мәдәни, иҗтимагый һәм икътисади тормышында әһәмиятле роль уйный.

Хөрмәтле ватандашлар! Республиканың Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан халыклары ассамблеясы советы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын йөрәктән Уяв чуаш мәдәнияте бәйрәме белән котлыйм!

Халыкның борынгыдан килүче бу йоласы, мул уңыш һәм шәп яңгыр сорап, табигать көчләренә мөрәҗәгать итү символы булып тора. Йола вакытында гыйбадәтләр кылынган, җырлы уеннар, әйлән-бәйлән уйналган. Кичләрен учаклар якканнар, егетләр һәм кызлар, кулга-кул тотынышып, көйгә туры китереп атлап йөргәннәр. Бер куплетны җырлап бетергән саен, йөрү юнәлешен үзгәртеп торганнар. Фольк­лор җыючыларның язмаларында әйлән-бәйләндә һәм уеннарда җырлана торган йөзләрчә җыр, төрле хәрәкәтләр төшерелгән сурәтләр, уен кагыйдәләре табарга була. Бәйрәмгә бик тырышып әзерләнгәннәр. Борынгы җыр да моңа дәлил булып тора: «Сарă пурçăнтан сарă турăм, Уяв кунĕ çыхмашкăн» («Уяв көнне бәйләргә дип, сары ефәктән саро (чигешле билбау – хатын-кызларның бизәнү әйбере) ясадым»). Традиция буенча, ихтирам һәм якын дуслык билгесенә әле хәзер дә иң кадерле кунакларга хезмәт сөючән хуҗабикә үз куллары белән оста итеп чиккән сөлгеләр, яулыклар бүләк итәләр...

Гомер-гомергә, язгы чәчү эшләре тәмамлангач, татарлар һәм руслар, чуашлар һәм мордвалар, удмуртлар һәм керәшеннәр, башка этнос вәкилләре һәммәсенә дә аңлаешлы җыр һәм бию сәнгате телендә аралаша, уен-көлкеләрдә ярыша. Башка төрле этномәдәни бәйрәмнәр белән беррәттән бүген Уяв Татарстан халыкларының традицион мәдәнияте хәзинәсенә керә, шатлыклы һәм һәркем үзен иркен хис итә торган искиткеч атмосферасы белән дан тота. Бөтенроссия бәйрәме статусында ул халык иҗатын яратучылар һәм белүчеләр арасында киң таралды һәм популярлык казанды. Уяв Татарстаннан, Чувашия Республикасыннан һәм Ульян өлкәсеннән, Россиянең башка төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән бик күп кунаклар, катнашучыларны үзенә җәлеп итә.

Татарстанның чуаш җәмгыяте, саны буенча өченче урында торучы этник төркем буларак, республиканың мәдәни, иҗтимагый һәм икътисади тормышында әһәмиятле роль уйный. Чуаш милли-мәдәни автономиясе – Татарстан халыклары ассамблеясына керүче автономияләрнең иң зур, иң активларыннан берсе – туган телне һәм мәдәниятне үстерү, традицияләрне һәм үзләренә хас гореф-гадәтләрне кире кайтару буенча зур эш башкара. Аның милли тәңгәллекне саклап калу мәсьәләләрен хәл итүдәге фидакарьләрчә эшчәнлеге күп очракта безнең башка милли-мәдәни берләшмәләр өчен үрнәк булып тора.

Кадерле дуслар! Сүз дә юк, милләтебезгә һәм кайсы динне тотуыбызга карамастан, безнең язмышлар яхшы күршелек, үзара хөрмәт һәм бер-беребезгә ярдәм җепләре белән өзелмәслек итеп бәйләнгән. Без бергә яшибез, бергә эшлибез һәм бергә бәйрәм итәбез. Россия халыкларының янәшә тату яшәү чорында тупланган кабатланмас мәдәни төрлелекне, тел һәм рух-дин байлыгын саклау һәм ишәйтү мөмкинлегенә ия булуыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Иманым камил: киләчәктә дә шулай булыр.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, муллык телим. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында матур бизәкләргә бай, дәртле Уяв-2021 татарстанлыларны һәм республикабыз кунакларын киң күңеллелеге һәм ихлас кунакчыллыгы белән кабат шатландырсын, илебезнең мәдәни тормышында күренекле вакыйгага әверелсен! Бәйрәм белән!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
48
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: