Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рус теле көнен һәм А.С. Пушкинның тууына 222 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Пушкинның тәэсирле сүзләре бөек рус мәдәниятен яраткан һәркемгә яңа казанышларга һәм хәерле эшләргә җилкендерәчәк иҗади күтәренкелек бирсен!

Кадерле татарстанлылар!

 

Сезне Россия Федерациясендә унынчы ел рәттән дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә торган Халыкара рус теле көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм!

Бу тантана хаклы рәвештә даһи шәхес һәм ватанпәрвәр, «рус шигъриятенең кояшы», һәрберебезгә балачактан яхшы таныш булган Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә уздырыла.  Әдәби рус теленең камил өлгесе дип танылган, шагыйрь каләмен данга күмгән мәңгелек әсәрләр төрле халык вәкилләренә бердәй якын һәм аңлаешлы.  Татарлар Пушкинга аеруча зур ихтирам күрсәтә. Әйтик, мәшһүребез Габдулла Тукай Александр Сергеевич  мирасына еш мөрәҗәгать иткән, аның белән җан аваздашлыгы тоеп, үзен бөек рус әдибенең шәкертләреннән һәм дәвамчыларыннан берсе дип санаган.

Пушкинның  һәрчак заманча яңгырашлы, җанлы образларга бай, көчле  тойгылар уята торган иҗатында хөрлек рухы һәм әхлакый идеалга ирешү теләге  өстенлек итә. Анда әдәби тел һәм халык сөйләме элементлары, борынгы риваятьләр, шагыйрь яшәгән чор вакыйгалары,  алдан күрә белү зирәклеге – барысы  бергә үрелә дә, көйле агым хасил була. Федор Михайлович Достоевский әйткәнчә: «Пушкинда аннан кала башка берәүдә дә очрамый торган аерым бер  даһилык хасияте – кеше хәленә керә белү, бар җиһанны  колачлаган кайгырту сәләте бар».

Пушкинның һәм башка күп кенә талантлы язучыларыбызның дөньяга карашында кешелеклелек, ватанчылык, гаделлеккә  һәм   киләчәккә омтылып, якты өметләр белән яшәү, образларның тормышчанлыгы, халык мәнфәгатьләренә теләктәшлек кебек югары идеаллар үзәк урынны тота, бөек рус әдәбияты һәм күпмилләтле әдәбиятлар шуларга  нигезләнеп үсә. 

Без әдәби мирасыбызны кадерләп сакларга, илебезнең бай мәдәни традицияләрен лаеклы дәвам иттерергә тиешбез. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы ата-бабаларыбыз васыять иткән рухи байлыкны саклау һәм баету, аның нигезендә  төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы багланышларны, дуслык-татулыкны ныгыту өчен тырышлыгыбызны туплау максатын куя.

Сезгә чын күңелдән  бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек телим! Пушкинның тәэсирле сүзләре бөек рус мәдәниятен яраткан һәркемгә яңа казанышларга һәм хәерле эшләргә җилкендерәчәк иҗади күтәренкелек бирсен!

         Бәйрәм котлы булсын!

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
76
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: