Татарстан флагына - 30 ел

Яшел төс – яңарыш һәм язны, ак – сафлык төсен, кызыл тормыш көчен гәүдәләндерә.

29 ноябрьдә Татарстан дәүләт флагының 30 еллыгы билгеләп үтелә. Хәзер ул өч – яшел, ак һәм кызыл төстә. Элек исә республика флагы бөтенләй башка төрле булган.

Татарстан һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музее Кадрия Бәдретдинова «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, төбәкнең тәүге флагы 1923 елда раслана. Флагның алсу төстәге тукымасында гарәп язуы һәм «1920» саны (СССР составында республиканы оештыру елы) була.

Шуннан соң флаг 1937 елда үзгәреш кичерә. Ул чагында гарәп язуы рус һәм латин хәрефләренә (Tatarstan ASSR) алыштырыла, өстендә «РСФСР» дигән язу пәйда була. Флаг тагын 1954 елда яңартыла: кызыл тукыманың сул ягында – күк төстәге полоса, ә өстендә урак һәм чүкеч пәйда була, латинча атама «ТАССР»га алыштырыла.

Ә инде 1990 нчы еллар башында, ТАССР юкка чыгарылып, бүгенге Татарстан барлыкка килгәч, флаг бөтенләй үзгәрә. 1990 елның 30 августында Суверенитет турында декларация кабул ителә. 1991 елның ноябрендә республика Югары Советы 3 төстәге: өсте – яшел, аскы өлеше – кызыл һәм уртасы – ак төстәге полосалардан торган флагны раслый. Аның авторы – рәссам, Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.

«Яшел төс – яңарыш һәм язны, ак – сафлык төсен, кызыл тормыш көчен гәүдәләндерә»,  – дигән Кадрия Бәдретдинова.

Исегезгә төшерәбез: Казанның телевидение манарасы бүген 17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, Татарстан флагының 30 еллыгы хөрмәтенә, флаг төсләренә күмелә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
654
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: