Татар туе: 100 ел дәвамындагы үзгәрешләр

Түбән Кама районы ЗАГС Идарәсенең виртуаль музее ТАССРның 100 еллыгына яңа рубрика белән тулыландырылды.

«Татар туе: 100 ел эчендә татар туйларын үткәрү йолалары һәм традицияләре» рубрикасында ЗАГС белгечләре республика тормышы белән бергә гасыр дәвамында милли туй йолаларының ни рәвешле үзгәреш кичерүләре турында сөйлиләр: 

«Татар халкы һәрвакыт борынгы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне саклау белән көчле рух белән аерылып торды, бигрәк тә татар туй тантанасында ачык чагылыш тапты.

XX гасыр башында татарларда өч никах төзү формасы булган: Яучылык буенча, кызның ата-ана рөхсәтеннән башка кияүгә чыгуы,яраткан кызын урлау юлы белән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы ике форма бик сирәк очраган һәм җәмгыять тарафыннан хөкем ителгән.

Татар гаиләләренең күпчелеге никах теркәгәндә традицион һәм иң киң таралган форма — Яучылык йоласына ия булган.

Яучылар ешрак кияүнең туганнары һәм шәһәрләрдә махсус яучылар булган. Соңрак кияү белән кәләшләне һәм аларның әти-әниләрен сөйләшү-ярәшүгә чакырганнар. Киленнәр иренең туганнарына күлмәк, яулык, тукыма бүләк иткэннэр. Моннан тыш, кызлар кияүгә сөлге чигәргә тиеш булган.

Туй үзе кәләш йортында уза һәм шәригать кануннары буенча никахтан башлана. Мулла никах теркәү кенәгәсенә язылышу шартларын, шул исәптән ире белән аерылышкан очракта, хатынына түләргә тиеш булган акча суммасын да язып калдырган. Яшьләр бу туйда катнашмаганнар, шаһитлар булып кияү әтисе һәм кәләшнең ике туганы чыгыш ясаган. Шул ук вакытта шаһитлар кәләшнең өйдә яки өйнең икенче яртысында булган ризалыгы турында белергә тиеш булалар. Шаһитларның уңай җавапларын алгач, мулла никахлашуга багышланган Коръән сүрәләрен укыган».

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
88
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру