«Тарихны саклаган өчен рәхмәт!»

Бүген без ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Гасыр музеен сакла!” конкурсына йомгак ясыйбыз.

Тавыш бирү 2020 елның 22 маенда башланып киткән иде. Конкурска тәкъдим ителгән исемлеккә үз районнарының тарихларын мөмкин кадәр күбрәк иңли алган яки уникаль мәдәни-тарихи эчтәлекле музейлар керде. Шул рәвешле, тавыш бирүдә 44 объект катнашты. Исемлеккә өч музейны татарстанлылар үзләре өстәде – Казан кооператив институтының татар мәдәни үзәгендәге Сәүдәгәр музеен, Питрәч районындагы Салих Сәйдәшев музеен һәм Яр Чаллының картиналар галереясен.

Татарстан музейлары өчен барлыгы 35,5 мең тавыш җыелды.

Баулы, Минзәлә, Теләченең туган якны өйрәнү музейлары, Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее (Балтач районы), Иске Казан тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгы (Биектау районы), Свияжск тарихы музее (Яшел Үзән районы), Галия Кайбицкая музее (Кайбыч районы), Лаеш төбәге тарихы музее (Лаеш районы), Кама арты һәм Нурлат тарихы төбәк музее (Нурлат районы), Саба урман хуҗалыгы тарихы музее (Саба районы), “Гобәйдия” музей-комплексы 100дән артыграк тавыш җыйдылар.

Азнакай, Чүпрәленең туган якны өйрәнү музелары, Сәүдәгәр Даутовның Балык Бистәсе йорты (Әтнә районы), Янка Купала музее (Югары Ослан районы), Максим Горькийның Красновидов авылындагы музее (Кама Тамагы районы), Шөгер авылындагы нефть музее (Лениногорск районы), Халык иҗаты һәм көнкүреш музее (Яңа Чишмә районы), Чирмешән районының тарих һәм туган якны өйрәнү музее, Борис Пастернакның мемориаль музее (Чистай районы), Яр Чаллы картиналар галереясе 200 дән артыграк тавыш җыйды.

Менделеевск туган якны өйрәнү музее, Хәсән Туфанның музей-йорты (Аксубай районы), Шәрип Шәймиевнең музей йорты (Актаныш районы), Петр Хузангай музее (Әлки районы), Габдулла Тукайның музей-комплексы (Арча районы), Болгар цивилизациясе тарихы музее (Спас районы), Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее (Сарман районы), “Гиндукуш” Хәрби Дан музее (Тукай районы) 300 дән артыграк тавыш җыйды.

Биләр музей-тыюлыгы (Алексеевск районы) 400 дән артыграк тавыш җыйды.

Иң-Бубый авылы тарихы музее (Әгерҗе районы) һәм Бакый Урманченың музей-йорты (Буа районы) 500 дән артыграк тавыш җыйды.

Апас туган якны өйрәнү музее, Ризаэддин Фәхретдин мемориаль музее (Әлмәт районы) Ленино-Кокушкино авылындагы XIX гасырга караган алпавыт утары (Питрәч районы) 600 дән артыграк тавыш җыйды.

Зәй туган якны өйрәнү музее белән Яр Чаллының тарих һәм туган якны өйрәнү музее 800 дән артыграк тавыш җыйды.

Кукмара һәм Мөслим районының туган якны өйрәнү музейлары, Иван Шишкин музей йорты (Алабуга районы), Түбән Кама комплекслы музее 1000 нән артыграк тавыш җыйды.

Конкурсның беренче өчлеген Ярослав Гашекның әдәби-мемориаль музее (2516 тавыш, Бөгелмә районы), Молоствовларның “Озын Алан” утары (5181 тавыш, Тәтеш районы) һәм Мамадыш туган якны өйрәнү музее (9917 тавыш, Мамадыш районы) тәшкил итә.

Без җиңүчеләрне ихлас күңелдән шулкадәр күләмдә җанатарлары булу белән котлыйбыз, ә музей туризмын яратучыларны Казан шәһәре музейлары өчен тавыш бирергә чакырабыз!

Казанның өч гасыр музеен, өч иң яхшы район музеен һәм алар урнашкан районнарны грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән Республика көнендә – 30 августта бүләкләячәкбез.

- Тәтеш районының тарих музее – ТАССР белән бер яшьтә, ул республикадагы иң борынгы музейларның берсе. 1920 елларда аның үзенең “Тәтеш музее язмалары” дигән журналы да чыккан. Кыскасы, 2020 ел – безнең ел, һәм без кунакларыбызның конкурста тавышларын безгә бирүе өчен бик шат. Нәкъ менә алар өчен без даими рәвештә объектларыбызны һәм экспозицияләребезне камилләштереп торабыз. Соңгы ун елда музей коллективы 9 грант проектында җиңеп чыкты. Безнең өчен чит илләрдән килгән кунакларны җәлеп итүгә корылган туризм - өстенлекле юнәлешләрнең берсе, - дип сөйли Тәтеш туган якны өйрәнү музееның директоры Наталья Понедельникова. – Тәтеш туган якны өйрәнү музее структурасына карый торган Молоствовлар утары да грант акчаларына яңартыла һәм реставрацияләнә. Безнең эшнең төп өлешенең максаты - Татарстанның әлеге тарихи мирас энҗесенә аның могҗизага тиң төсен кайтару. Безгә бу этә ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт!

- Безнең өчен ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү  - бик истәлекле, чөнки узган гасырда бик күп вакыйгалар булган, алар арасында 1966 елда Ярослав Гашекның  Россиядәге, ул вакыттагы СССРдагы бердәнбер музеен ачу да бар. Без музейны һәркем өчен кызыклы итәргә тырышабыз, шуңа да экскурсияләр генә үткәреп калмыйбыз, төрле яшьтәге кешеләр өчен төрле темага чаралар да үткәрәбез, - дип сөйли музейның директоры Светлана Бенковская. – Безнең традицион уенчыклар һәм шоколад ясау буенча мастер-классларны бик яраталар, уеннарны, квестларны,  шәһәр тарихы буенча викториналарны, шулай ук музей үткәргән конкурсларны көтеп алалар. Әлеге тавыш бирүдә катнашып, безне музей өчен тавыш биргәннәргә рәхмәтләребезне җиткерәбез! Безгә килгән кешеләрнең җылы сүзләрен ишетү һәрвакытта да күңелле, аларның тавыш бирүдә катнашуын күрү икеләтә шатлык. Менә аларның берсе: “Ярослав Гашек музее – Бөгелмәнең һәрбер кешесе горурлана торган музей. Татарстан Республикасына һәм музей хезмәткәрләренә тарихи бинаны саклап калулары өчен, гаҗәеп кызыклы экспозиөияләре өчен рәхмәт. Барыгыз да музейга килеп, тарихны үз күзләрегез белән күрсәгез иде!”

Мамадышның туган якны өйрәнү музее тарихы 1923 елда башланган. Әмма бер бинадан икенче бинага күчеп йөри торгач, ул 1958 елның 28 ноябрендә эшен туктаткан. Үтә дә бай коллекциянең бер өлеше генә сакланып калган, ул дәүләт музеена тапшырылган. Ләкин бернигә карамастан, безнең музей яңадан туды – 2021 елда ул үзенең кырык еллыгын билгеләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
144
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру