Тарихчы: «Татар кебек тәвәккәл халык башка юктыр ул»

Әби-бабаларыбыз теге яки бу сәбәпләр белән дөнья буйлап таралган. Кытайда туып үскән, соңрак Казанга кайтып төпләнгән тарихчы Фәрит Мөслимов белән шул хакта сөйләштек.

Аңлашыла ки, халык саны алу кампаниясе алдыннан, «мин кем?» дигән сорауга  җавап эзләүчеләр аеруча күбәя. Бу җәһәттән татарның бүленгәләп ятуы бигрәк тә күңелгә тия. Югыйсә, ерак тарихка китмичә, 1552 елда Явыз Иван тарафыннан Казан ханлыгы  яулап алынганнан соңгы  чорны гына карасак та, татарларның бербөтен  икәнлеге ярылып ята. Әби-бабаларыбыз теге яки бу сәбәпләр белән  дөнья буйлап таралган.  Үзе дә шундый хәлләрне башыннан кичергән, Кытайда туып үскән, соңрак Казанга кайтып төпләнгән тарихчы   Фәрит Мөслимов белән без шул хакта сөйләштек.

– Татар кебек  күченеп йөрергә курыкмаган, бертуктаусыз яшәү урынын алыштырган  тәвәккәл халык башка юктыр ул.  Әби-бабаларыбыз берничә гасыр буена гел хәрәкәт иткән: изелүдән, эзәрлекләүдән,  көчләп чукындырудан качып, баш ияргә теләмичә  һаман ераккарак юл алган, телен, динен, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен  саклап калырга тырышкан. Шул сәбәпле татарлар, Уралда, Себердә, иксез-чиксез Казахстан далаларында, Урта Азиядә бистәләр һәм шәһәрләр төзеп,  бүген дә сибелеп яши.

– Әмма без, тарихтан укып,  үз теләге белән күченүчеләр турында да беләбез…

– Петр Iнең «Россия чикләре бар яктан океан сулары белән юылырга, башкала башта Истанбулга, соңрак Делига  күчерелергә тиеш» дигән васыятен үтәү йөзеннән, яңадан-яңа басып алу сугышлары чорында  матди байлык кына түгел, сугышчылар санын арттыру да кирәк була.  Белгәнебезчә, Россиядә сан буенча татарлар руслардан кала икенче урында тора. Бу элек тә шулай булган, хәзер дә.  Милләттәшләребез инде XVII гасырда ук, Мәскәү яклы булып, полякларга каршы сугышта катнашалар. «Фарсы походы»нда  100 мең   сугышчының яртысы татар була.  Шул ук вакытта Казан ханлыгы биләмәсендә татарлар, марилар һәм башка халыклар белән бергәләп, әледән-әле баш күтәреп торалар. Шуңа күрә Петр Iнең варисларына васыятьне тормышка ашырырга һич кенә дә мөмкин булмый.

– Тарихтан белгәнебезчә, Екатерина II ике арадагы мөнәсәбәтләрне шактый җайга салган…

– 1767 елны ул Казанга килә. Татарлар белән якыннанрак танышканнан соң,  «бу горур, ирек сөюче халыкка каршы сугыш җиңүгә түгел, бәлки үзара юкка чыгуга китерәчәк» дигән  фикергә килә. Шуңа күрә татарларны көчләп чукындыруны  туктатырга, аз булса да ирек бирергә, салым алуны йомшартырга боера.  Әмма әлеге «яхшылыклар» эчендә мәкерле план ята. Бу алга таба Урта Азияне басып алганда татарларның ярдәме тиясенә өметләнеп эшләнә.  Татарларның ихтирамын казану өчен Әби патша Буада мәчет төзетә.   Милләттәшләребез тынычлана төшә: баш күтәрүләр,  көньяк-көнчыгышка качып китүләр азая. Басып алынган  яңа җирләрне саклау һәм эшкәртү өчен дә кеше  кирәк була. Екатерина II милләттәшләребезне шушы максатта да кулланырга карар кыла. Ахыр чиктә җирле халык белән кушылып,  татарлар үзеннән-үзе юкка чыгачак дип уйланыла.  Моны тормышка ашыру өчен,  мөселманнарны йомышлы татарлар (элек анда керәшеннәр генә булган)  катлавына кертәләр, салымнардан өлешчә азат итәләр.  Бу статуста инде һәркем Россия өчен «гражданлык бурычы»н  үтәргә тиеш була.

– Шулай итеп, әле генә баш күтәреп, ирек даулаган татарлар, үзләре дә сизмәстән, патша хөкүмәтенә буйсына башлыйлар, башка территорияләрне яулап алырга ярдәм итәләр…

– Энәсеннән җебенә кадәр  уйлап, бик хәйләкәр  эш йөртелә. Мәсәлән, Казах далалары Россия хөкүмәтенә «кушылган» чорда  ислам динен тыю түгел, киресенчә,  үстерергә мөмкинлек тудыралар. 1784 елда  чик буйларына йомышлы татарлар (Тубыл, Пенза, Касыйм татарлары) арасыннан муллалар билгеләп куялар, аларга рус хөкүмәте хезмәт хакы түли. Себер хакимияте дә,  үз җирлегендәге мөселманнар «яңа тормышка тизрәк ияләшсеннәр өчен», йомышлы татарларны агент итеп куллана. Моның өчен далада яшәүчеләр янына муллалар озатуында милләттәшләребездән оештырылган казак отрядлары җибәрелә.  Җирле халык, әлбәттә инде, аларны «үз кеше» дип кабул итә. Шулай итеп, Россия составына керү өчен килешүгә үзләре теләп кул куялар. Әйтергә кирәк, бу чорда нәкъ менә шул сәбәп белән Көнчыгышта бөтен документлар да татар телендә алып барыла.  Яңа җирләр басып алынганнан  соң гына, татарлар арткы планга күчерелеп, идарә итәргә руслар килә. Милләттәшләребез тылмач (тәрҗемәче) ролен үти башлыйлар.

 – Бу җирләрне үзләштерү, ныгып калу өчен дә рус хөкүмәте татарга таяна…

– Моның өчен яңа җирләргә бигрәк тә Идел буенда яшәгән татарларны  күчерә башлыйлар. Күченүчеләр арасында төрлесе була, аларны өч төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Беренчесе – хөкүмәт тарафыннан сәясәткә нигезләнеп күчерелгәннәр һәм сөргенгә сөрелгәннәр. Икенчесе – мәҗбүр булучылар.  Бу төркемгә ирләре, абыйлары, туганнары артыннан  китүчеләр һәм дин, тел мәсьәләсендә хөкүмәт белән каршылыкка кереп, качып китүчеләр  керә.  Өченчесе исә – яхшы тормыш эзләп, үз теләкләре белән юлга кузгалучылар. Беренче төркемгә керүчеләр хәрби форпостлар төзергә җәлеп ителгән.  Алар нигез салган бистә-шәһәрләрдә татарча исемнәр бик күп. Димәк, бу торак пунктларны төзүчеләр дә татар булган дип фаразларга җирлек бар.  Яхшы тормышка өмет итүчеләр исә ярык тагарак янында утырып кала.  Хөкүмәт хуҗасыз яткан җирләрне, табигать байлыкларын вәгъдә итсә дә, килүчеләр  җирле хакимиятнең башбаштаклыгы белән очрашалар.  Казах җирләрен  татарларга  бушлай бирергә түгел, хәтта сатарга да ярамавы турында указ чыгып өлгергән була инде. Шулай итеп, алдавыч кармакка эләккән татарлар, коллыкка төшәргә теләмичә,  ераккарак  күченеп китү турында уйлана башлыйлар.  Көнчыгыш Төркестанда «русларның да, кытайларның да куллары җитми икән», «төрки теллеләрне сугышка алмыйлар икән», «арзан гына бәягә җир алып була икән» дигән яңалыкларны ишетеп, шунда юл тоталар.

– Фәрит абый, монысы инде – сезнең язмыш. Үзегез дә Кытайдан тарихи ватанга, Казаныбызга кайтып урнашкансыз. 

– 1928 елга кадәр  Россия белән Кытай арасындагы чик билгеләнмәгән була әле.  Баштарак күченүчеләр, Синҗанга килеп җиткәнбездер дип, күбрәк бүгенге Казахстанның көнчыгыш өлешенә урнашалар. Шуңа күрә дә бу республиканың Кытай белән чиктәш районнарында милләттәшләребез күбрәк яши. Россия хөкүмәте исә, чик булмаудан файдаланып, «буш» җирләргә үз халкын төпләндереп калырга омтыла.  Бу максатка да татарлар бик ярашлы була: баш күтәрүдән туктадылар, тырыш, эшчән халык. Иң мөһиме, уйгыр, кыргыз, казах кебек җирле халык белән аларны диннең берлеге берләштерә. Шуңа күрә XIX гасырның беренче яртысында,  Казахстан  далаларын үтеп,  татарлар Көнчыгыш Төркестанның Чүгүчәк, Дөрбәлҗин, Суйдун, Колҗа, Кашгар  һәм башка шәһәр-бистәләренә килеп чыгалар.   Бүген бу территория – Көнбатыш Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном районы.   1906 елда  рус хөкүмәте күченү участоклары оештыру турында указ чыгара. Шул сәбәпле, Төркестанга китүчеләр тагын да күбәя. Чөнки күченүчеләргә  дәүләт төрле ташламалар бирә.   Ярдәм итеп кенә калмыйлар,  стратегия ягыннан әһәмиятле  районнарга урнашсыннар өчен, төрле белешмәләр, плакатлар, брошюралар  әзерлиләр.  Татарлар күбрәк Чүгүчәк, Колҗа  шәһәренә күченә. Шундук татар мәктәпләре эшләп китә, мәчетләр төзелә.

– Яңа җиргә ияләшеп китүнең үз авырлыклары булгандыр?

– Казах далаларында килеп юлыккан  хәлләрдән соң,  әби-бабайларыбыз, таркалудан куркып, төркем-төркем булып яшәргә омтылалар. Шулай итеп  үзләреннән соң килгән милләттәшләренә дә ярдәм итә алалар.  Озын юллар үтә-үтә,  күбесенең инде бер тиен акчасы да калмаган була. Килгән шәпкә телне, гореф-гадәтләрне белмәгән татар өчен иң кулай һөнәр извозчик була, чөнки гадәттә алар яңа җиргә җигүле ат белән килеп төшәләр. Ул вакытта җирле халык балыкчылык, аучылык  белән бөтенләй кызыксынмаган. Әби-бабайларыбыз балык тота  башлыйлар, хәтта Мәскәүгә кадәр озатып, сәүдә эшенә кереп китәләр. Җәнлек тиреләрен  җибәрү өчен Или һәм Иртыш елгалары буйлап пароходчылык  эшен көйлиләр. Күченеп килүчеләргә ярдәм итү, мәчетләрне, мәктәпләрне тоту өчен  «Вакыф» дип аталган иҗтимагый фонд төзиләр. Анда һәр эшмәкәр кеременең 10 процентын кертеп барырга тиеш була.  Казахстандагы ачы тәҗрибәдән соң, җир эшенә тиз генә  керешеп китмиләр. Алар арасында һөнәрчеләр, укытучылар, механиклар күп була. Татарлар ярдәме белән мәгариф, мәдәният, сәнәгать өлкәсендә дә бик  артта калган җирле халык күтәрелеп китә.

– Бу инде – милләттәшләребез нинди авыр шартларда да югалмаган, телен, динен, гореф-гадәтләрен саклап кала алган  дигән сүз.  Шулай да патша хөкүмәтенең «бүлгәлә һәм хакимлек ит» дигән принцибы  күпмедер дәрәҗәдә  тормышка ашкан. Бүген инде шушы чынбарлыкны аңламыйча,  һәр төбәктә татарның үзенә яңа исем алырга тырышуы бигрәк тә аянычлы.

– Безне дә күп очракта Кытай татарлары дип йөртәләр.   Әмма бу ниндидер башка төркем яки милләт дигән сүз түгел бит. Без – татарлар! Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез  тарихи Ватаныбыз  Татарстанны гел сагынып яшәде. Бербөтен булганда гына без – көчле кавем. Ялгышмасак иде.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
27
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: