Тарихчы Фаяз Хуҗин: «Татар булып калыйк!»

«Тарихыбызны белсәк кенә, «Без кем?» дигән сорауга дөрес җавап бирәчәкбез. Ялгыша күрмәгез. Без – татарлар. Татар булып калыйк!» - ди тарихчы.

Халык санын алу кампаниясе чорында тарихчыларның аеруча җанланып китеп, активлык күрсәтүләре сизелә, чөнки аңа кагылышлы теге яки бу темага сораулар да, бәхәсләр дә туып кына тора. Археолог, тарихчы Фаяз Хуҗин белән без әнә шул хакта  фикер алыштык.

– Фаяз Шәрипович, соңгы елларда кайбер башкорт тарихчыларының Идел буе Болгарын үзләренеке итәргә тырышу күренеше киң үсеш алды? Бу җәһәттән сезнең фикерегез нинди?

– Этнос ягыннан караганда, татарларның килеп чыгышында компонентлар күп төрле. Соңгы вакытта болгарга кагылышлысы, чыннан да, бераз авырлашып китте. Башкортлар, без – болгарлар, дип чаң суга башладылар. Татарстанның көнчыгыш районнарындагы территорияләрне борынгы башкорт җиренә кертеп, картага кадәр төзеделәр. Хәтта Биләргә кадәр килеп җиттеләр. Югыйсә ул Татарстанның, элгәрерәк Болгар иленең үзәгендә диярлек урнашкан бит. Әйтергә кирәк, бу күренеш инде узган гасырның 70 нче елларыннан ук күзәтелә. Башта Кол Галине, Мәҗит Гафурины, хәтта Тукайны үзләренеке итәргә теләү омтылышлары башланды. Татар галимнәре, филологлары бу хәлләргә тыныч кына карады. Әмма тора-бара кайбер башкорт галимнәре Идел буе Болгарын тулаем үзләренеке итеп саный башладылар, шундый тәгълимат үткәрделәр. Бер генә мисал китерәм. Соңгы елларда Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Нияз Мәҗитов белән тыгыз элемтәдә торган идем. Ул берара Башкорт конгрессын да җитәкләде. Шулай бервакыт Алма-Атада узган бер конференциядә янәшә утырдык та сөйләшеп киттек. Күңел кылларын тартып карыйсым килде. «Нәҗип Габделхакович, сез үзегез кайлардан?» – дип кызыксынам. Ата-бабалар ягы Татарстаннан, Мамадыш районыннан, дигәч, ис-акылларым китте. «Сездә татарлыкның бер бөртеге дә калмадымы икәнни?» – дигән сорау бирергә мәҗбүр булдым. Ул кинаяле елмаеп кына куйды: «Син нәрсә инде? Бу бит – сәясәт», – диде». Галим теләсә нинди очракта да, хәтта басым булганда да,  галим булып калырга тиеш дип саныйм мин. Фәнгә сәясәт килеп кергәч, борчылырга тиеш, ә ул башкорт җитәкчеләренә ярый алганына шатлана. Шуңа күрә аның күп кенә хезмәтләрендә, башкортларның дәүләте татарларныкына караганда иртәрәк төзелгән, дигән фикер үткәрелгән.

– Нинди дәүләт турында сүз бара?

– Башкирия дәүләте. Әле ул гына да түгел. Бу хезмәтләрдә, зур шәһәрләр төзелгән, дип тә әйтелгән. Үзем дә, аптырап, нинди шәһәрләр соң ул, дип сорадым. Алабуга шәһәрчеге, Чулман буендагы Җүкәтау, Биләр… дип тезеп китте. Нәрсәгә нигезләнеп, дип сорыйм. Бездә Биләр кабиләләре булган, ди.

– Чынлыкта булганмы соң алар?

– Кабиләсе булган, әмма шәһәре юк. Соң, болгарлар төрле җирләргә таралып утырганнар бит. Башкорт далаларында да булганнардыр инде, әмма аларның археологик эзләре сакланмаган. Алтын Урда заманында болгар-кыпчаклар, башкорт кабиләләре монгол ханнары кул астына керәләр. Башкортларның кабиләләргә бүленеше XVIII гасырда да сакланган әле. Ә болгарда ул X гасырда ук юкка чыккан. Төрле кабиләләр берләшеп, болгар халкы һәм аның дәүләте барлыкка килгән. Ә башкорт дәүләте төзелү турында бер генә чыганакта да бернинди белешмә дә юк.

– Гарәп сәяхәтчесе Ибн Фадлан шулай да үзенең язмаларында башкортларны телгә алган…

– Алган. Әмма башкортлар аның сүзләрен дәреслекләргә дә, фәнни хезмәтләргә дә кертмиләр. Чөнки анда, башкортларның тәңречеләргә хас бөтиләр тагып йөрүе, аккошларга яисә башка кош-кортларга, хайваннарга табынуы турында язылган.

– Фаяз Шәрипович, ә менә бу хәлләргә археологик яктан килеп карасак? Археология – бик җитди, таләпчән, төгәллекне сорый торган фән бит.

– Әле советлар чорында ук күренекле археолог Равил Фәхретдинов, археологик карта төзеп, анда  Болгар дәүләтенә караган барлык һәйкәлләрне дә кертте. Мондый һәйкәлләр, Татарстанда, Чуашстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә, Ульян, Самара, Пенза өлкәләре территорияләрендә бар. Ә менә Башкортстан  биләмәсендә бер генә һәйкәл дә юк. Дөрес, анда да болгарларга караган кайбер әйберләр, бигрәк тә каберлекләр очрарга мөмкин. Әмма аларны беркем дә өйрәнмәгән. Ул вакытта бу җирләрдәге кабиләләрдә нигездә угырлар яшәгән, археологлар теле белән әйтсәк, чиялек культурасы калдырган кабиләләр өстенлек иткән. Төрки кабиләләр дә булган, әлбәттә. Әмма аларның кайчан, кайдан килеп төпләнгәнлеге турындагы сорауларга әлегә җавап юк, чөнки бу тарих өйрәнелмәгән. Гомумән, этник тарихка караган мәсьәләләр бик катлаулы. Болгар дигәч тә, анда болгарлар гына яшәгән дигән сүз түгел бит. Бу җирләрдә башка кабиләләр дә, мәсәлән, финнар, славяннар гомер кичергән. Бер чорда хәтта венгрлар да булган. Башкортлар яшәгән территориядә дә шул ук хәл. Андагы далалар буйлап көнчыгыштан көнбатышка таба сәүдә юлы үткән. Хәтта иран телле төркемгә кергән сарматлар яшәве дә билгеле. Шуңа күрә, азмы-күпме йогынтылары булса да, башкортларны берничек тә болгар варисы дип әйтеп булмый. Анда шулай ук шәһәрләр дә, хәтта авыллар да төзелмәгән. Башкортлар күчмә халык булган. Бары тик XVIII гасырда гына утырма тормыш алып бара башлаганнар. Чын башкортлар – Көньяк Урал, Чиләбе өлкәсе территорияләрендә. Калган территорияләрдә татарлар һәм болгарлар яшәгән.

– Кол Гали, Тукайны «башкортлаштыру» процессы ничегрәк бара?

– Башкортлар безнең фольклорны, аерым алганда, Кол Галине, Тукайны өйрәнә башладылар. Мин монысын әйбәт дип саныйм. Файдасыннан башка, чыннан да, зыяны булмас иде. Әмма аларның иҗатында бүгенге башкорт теленә караган сүзләрне эзләү, Тукайның борынгы нәселен башкортлардан эзләү һәм башкорт итәргә тырышу бернинди кысага да сыймый. Мондый проблемаларны хәл итәр өчен бары тик язма чыганакларга гына  таянырга мөмкин. Алар, ни кызганыч, юк.

– Фаяз Шәрипович, Идел буе Болгарына тагын бер төрки халык – чуашлар дәгъва кыла…

– Әйе. Алар, без – болгарларның бердәнбер варислары, ә татарлар – 1236 елда монгол-татар яулары белән килгән халык, дип турыдан-туры әйтәләр. Бүгенге чуаш телендә  болгар сүзләре бик күп очрый дип, шуңа нигезләнәләр. Мин моның белән килешеп бетә алмыйм. Казах, кыргыз, төрекмән, үзбәк кебек телләр татар теленә бик якын. Һәрхәлдә, бер-беребезне аңлар дәрәҗәдә. Ә чуаш теле турында алай әйтеп булмый. Ул – бик борынгы, архаик тел. Шуңа күрә борынгы бабаларыбыз бу телдә сөйләштеме икән дигән шик туа. Тагын шуны да әйтергә кирәк: бүгенге Чуашстан территориясендә дә болгар чорына караган тарихи һәйкәлләр юк диярлек. Әмма Татарстан чигендә очраштыргалый. Мәсәлән, мин Зөя буендагы кайбер болгар авылларын, Тигәш һәм Олы Таяба шәһәрчекләрен генә яхшы беләм. Болгарларның шәһәр культурасын чуашлар дәвам иттерми. Болгарлар да, сувар халкы да ислам дине тотканнар, чуашларда мәҗүси аллаларга табыну XIX йөзгә кадәр дәвам иткән. Язмачылык та булмаган аларда. Шулай икән, ничек инде аларны болгарларның төп  варислары дип атарга була?

– Чуаш галимнәренең бу хәлләргә мөнәсәбәтләре ничек?

– XIX йөзгә кадәр чуашлар болгарлар турында ишетеп тә белмәгән хәтта. XX йөз башларында гына Н.Ашмарин дигән телче галим «хәзерге чуаш теле – борынгы  болгар теле ул» дигән теориягә нигез сала. Китә инде шуннан. Ашмарин теориясе дәреслекләргә үтеп керә, халык арасында көчле пропаганда башлана. Әмма ничек кенә булса да, без, галимнәр, соңгы елларда чуаш коллегаларыбыз белән ешрак очрашабыз, дустанә элемтәдә яшибез. Бергә археологик казу эшләре алып барабыз. Үземнең дә тикшерү эшләрендә катнашканым, төрле чараларда чыгышлар ясаганым бар. Бәхәсләрсез генә булмый, әлбәттә. Әмма киләчәктә зур проблемалар килеп чыкмас дип уйлыйм. Бу җан исәбе алу кампаниясенә дә кагыла. Тарихыбыз нинди генә булса да, чуашларның – татар, татарларның чуаш булып язылуы бик икеле.

– Быелгы халык санын алу буенча фаразларыгыз…

– Без балачактан, Җир шарында 10 миллионнан артык татар бар, дип ишетеп үстек. Бу сан елдан-ел азайды. Бик авыр заманда яшибез бит. Яшерен-батырын түгел, телне, милләтне корыту өчен мәкерле планнар да эшләнә: татар мәктәпләре бетерелә, саф татар телендә укыган балалар да имтиханнарны рус телендә бирергә мәҗбүр. Авылда эш булмау сәбәпле, шәһәргә китәләр, русча сөйләшергә мәҗбүрләр, катнаш никахлар арта. Боларның барысы да милләттәшләребезнең санын кимүгә китерә бит инде. Шуңа күрә  бу юлы да бераз кимергә мөмкин дип уйлыйм. Бу – бик  куркыныч. Безгә агарту эшләре алып барырга кирәк. Кайберәүләрнең, телне гаиләдә өйрәтергә кирәк, дигән сүзләре белән дә килешеп бетмим. Кирәк. Тик алай гына булмый. Көнкүреш сөйләм әдәбиятны, фәнне аңларлык нәтиҗә бирә алмый. Бу хакта беренче чиратта җитәкчеләр уйланырга  тиеш.

 – Бу җәһәттән сезнең халыкка нинди әйтер сүзләрегез, киңәшләрегез бар?

– Халкыбызның киләчәге бары тик үзебездән генә тора. Тарихыбызны белергә кирәк. Хәзер бит инде китаплар да күп чыга, газета-журналлар да, радио-телевидение дә бу темага  еш мөрәҗәгать итә. Тарихыбызны белсәк кенә, «Без кем?» дигән сорауга дөрес җавап бирәчәкбез. Ялгыша күрмәгез. Без – татарлар. Татар булып калыйк!

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
11
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: