Шаляпин Ватанына кайтты

Федор Шаляпинга дөньяда иң беренче һәйкәлне ачу тантанасында бөек җырчының оныгы катнашты.

Һәйкәлне Богоявление соборы чаңнары чыңы астында 1999 елның 29 августында ачалар. Әйе, нәкъ үзе - 1873 елның 2 февралендә (иске стиль буенча) Федя Шаляпин чукындырылган собор янында, Бауман урамында ачыла. Хәзер анда җырчының бронза сыны тора. Мәскәү скульпторы Андрей Балашов аның Ватаны белән саубуллашу мәлен сурәтли. Җырчының уң кулында -эшләпәсе һәм плащы, сул кулы – йөрәк тирәсендә. Хушлашу өчен бер мизгелгә туктап калган кебек...

Һәйкәлне ачу тантанасында Федор Ивановичның оныгы Ирина Борисовна катнашты. Журналистлар белән аралашканда ул скульпторның бабасы белән охшашлыкка ирешүен билгеләп үтә.

…Һәйкәлдән ак тукыманы салдырганнан соң, һавага дистәләгән ак күгәрчен күтәрелә, ә элеккеге Проломная – бүгенге Бауман урамында бөек җырчының тавышы яңгырый.

Белешмә:

Федор Иванович Шаляпин (1873-1938), даһи рус җырчысы. 1873 елның 13 февралендә Казанда, Рыбнорядская (бүгенге – Пушкин) урамындагы сәүдәгәр Лисицын йортының флигелендә туган. Богоявление чиркәвенең метрика кенәгәсендәге 1873 елгы язуда 1 февральдә (иске стиль) Вятка губернасы һәм Лагуновский Пучинкәсе өязе крестьяны Иван Яковлев Шаляпин һәм аның законлы хатыны Евдокия Михайловналарның улы Федор туды дип теркәлгән.

Тугыз яшьтән чиркәү хорында җырлый башлый, ләкин аяк киеме тегүчесе, токарь, балта остасы, китап төпләүче, күчереп язучы өйрәнгече булып көн күрергә мәҗбүр була.

Шаляпинның репертуары 400 ләп җырны, романсны һәм камера-вокаль музыкасының башка жанрларын үз эченә ала. Ул Мәскәү хосусый операсында, Мария һәм Зур театрларда җырлый. 1918 елда Федор Шаляпин сәнгать эшлеклеләре арасында беренче булып Россия Республикасының халык артисты исемен ала. 1922 елдан бары тик чит илләрдә генә чыгыш ясы.

Фото: m.realnoevremya.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
34
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру