Самарадагы Тарихи мәчетнең 130 еллыгы: Мәңгелеккә калсын дип тырышабыз

Пандемия аркасында, юбилей тантанасын киләсе елга күчерергә карар кабул ителде.

Самараның үзәгендә, Алексей Толстой (Казанская) урамы, 61а адресы буенча урнашкан Тарихи мәчеткә быел 130 ел. Әмма, матур планнарга чик куйган пандемия аркасында, юбилей тантанасын киләсе елга күчерергә карар кабул ителде. 

— Бәлки, болай килеп чыгу кулайрактыр да, — дип башлады сүзен Тарихи мәчет Советы рәисе Усман хаҗи Илингин. — 2007 елдан бирле мә­чет­не төзекләндерү буенча искиткеч күп эшләр башка­рыл­ды. Бүгенгесе көндә би­на 80 процентка әзер, дип әй­тергә була. Кызганычка, акча җитмәгәнлектән, план­лаш­ты­рылган эшләрне гра­­фик буенча башкарып чыга алмадык. Шулай да, дин кар­дәш­ләребез өчен Тарихи мә­чет ишекләре ачык.

XIX гасыр ахыры — ХХ гасыр башында бу мәчет Самара шәһәренең, гомумән, гу­бернаның татар һәм мө­сел­ман тормышы үзәге булган. Киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанам. Бүген Тарихи мә­четебез тө­бәк әһәмиятендәге мә­дәни ми­рас объекты булып санала. Шуңа күрә бина рес­тав­ра­ция­лән­гәннән соң да шул статусына ия булсын һәм озак еллар тарихи һәйкәл булып сак­ланып калсын өчен тырышабыз.

Усман хаҗи мәчет буйлап экскурсияләрне үзе уздыра. Идәненә йомшак яшел ке­ләм җәелгән якты, уңайлы намаз заллары буйлап узабыз. Ир-атлар залында да, хатын-кызларныкында да искиткеч акустика.

— Бу бүлмәләрдә түшәмнәр мәчетнең иң беренче проекты буенча төзекләндерел­де. Шуңа күрә монда шундый гаҗәеп акустика, — дип аңлата Усман хаҗи. — Бирегә күңел тартылып тора. Дин кардәшләребез намазга гына түгел, үзләрен борчыган сораулар белән дә киләләр, имамнардан ки­ңәш сорыйлар, икенчеләре җа­вапларны китапханәдә табарга тырышалар. Хәзерге вакытта монда 2000нән артык борынгы басма саклана. Алар арасында яше 200 елдан артып киткәннәре дә бар. Күбесе нык таушалган. Мин аларны реставрацияләүдә үзем катнашам, кайвакыт мах­сус белгечләрне дә җәлеп итәр­гә туры килә.

Узган елда безгә кунакка Төркия консулы Исмәт Эрикан килеп китте. Китапханәдәге басмаларны күреп, нык га­җәпләнде. Нәтиҗәдә, Сама­ра­ның Тарихи мәчете һәм Анкараның дөньяда иң зур мө­селман китапханәсе арасында элемтә урнашты. Алар безгә берничә сирәк оч­рый торган китаплар бүләк итәргә җыеналар. Шулай ук бу кыйммәтле китапларны дөрес саклау өчен шартлар тудыруда да ярдәм итәргә әзерләр.

Ә менә монда никах тантанасы уздыру бүлмәсе, бу­сы — ашханә, бусы — кер юу бүлмәсе… Мәчет бит ул йолалар башкару урыны гына түгел, белем бирү үзәге, кунакчыл йорт та. Анда аралашу, яңа дуслар табу, яңа нәрсәләр белән танышу мөмкинлеге дә булырга тиеш.

— Усман хаҗи, мәчет эчен­дәге бүлмәләр дә, бинаның тыш­кы ягы да искиткеч ма­тур итеп бизәлгән. Ме­нә бу мәрмәр таштан ясал­ган баскычларның, төсле пыя­ла­дан ясалган тәрәзә­ләр­нең матурлыгы таң калдыра. Боларның барысын да чит илләрдән кайтарттыгызмы?

— Мәчеткә килгән һәр кеше монда үзен уңай хис итсен, башкарган эшләребез озак елларга саклансын дип тырышабыз. Шуңа күрә таушалмый, кыршылмый торган материаллар кулланабыз. Менә бу бас­кыч култыксаларын Самарада яшәүче төрек кешесе Фатыйх бей (әфәнде) ясады, ә витражлы тәрәзә пыялаларын үзебезнең осталар ясый.

Мәчетнең фасады мавритан һәм төрки стильләрендә башкарылган. Ап-ак диварлар җирле осталар ясаган керамик плитка белән бизәлгән. Ишек өстендәге Коръән аятьләре язылган плиткаларны Үзбәкстанда яшәүче мөселманнар бүләк итте. Плитка рәсемнәрен без Талип хәзрәт Яруллин белән бергәләп уйлап таптык. Мин, төрле орнаментлар һәм стильләрне өйрәнү өчен, хәтта Урта Азиягә дә барып җиттем. Нәтиҗәдә, андагы бизәкләрне Идел буе татарларының милли орнаментлары белән баетырга булдык. Безнең идеяләрне чынга ашыруда бик талантлы һәм тәҗрибәле архитектор Наталья Басс һәм аның кызы Екатерина ярдәм иттеләр. Шулай итеп, мәчетнең урам ягы менә шундый һава сыман җиңел килеп чыкты, ә бу кабатланмас орнамент аны җанландырып җибәрде. Хәзер бина шәһәр архитектурасын бик уңышлы тулыландыра. Караңгы вакытта да бу матурлык халыкны сөендереп торсын өчен, диварларны яктыртырга планлаштырабыз.

Әйе, планнар зурдан… Мә­чет белән янәшә кызлар өчен мәдрәсә һәм балалар бакчасы төзеләчәк. Бу проект губернатор тарафыннан да хупланган инде. Балалар бакчасы муниципаль статуска ия булачак. Анда, беренче чиратта, якын-тирәдә яшәүче балалар кабул ителәчәк. Мәчеткә каршы 1500 кеше сыйдырышлы зур спорткомплекс төзелешен башлау өчен мәйдан әзер инде. Әлегә җирле халык аны парковка итеп файдалана. Спорткомплекста зур концертлар һәм тантаналы чаралар уздыру мөмкинлеге дә булачак, фитнес үзәге, төрле секцияләр эшләячәк. Монда узган ярышларда катнашырга башка шәһәрләрдән килгән спортчылар һәм шәһәр кунак­лары өчен мәчет ишегалдында җыйнак кына кунакханә төзергә ниятлибез. Шулай итеп, шәһәр уртасында аерым бер бизәк булып, барысы да бер стильдә башкарылган биналардан торган Тарихи мәчет комплексы пәйда булачак, — дип елмая әңгәмәдәшем. — Ә хәзергә без, бөтен мөм­кинлекләрне кулланып, мәчет эчендәге эшләрне тәмамларга тырышабыз. Киләсе елда аның 130 еллык юбилеен билгеләп үтә алырбыз, дип ышанасы килә. Чараның сценарие дә әзер. Без гаять матур, күңелле бәйрәм оештырырга планлаштырабыз. Анда җирле халык та катнашачак. Чөнки алар да төзелеш эшләренең тәмамлануын безнең кебек түземсезлек белән көтәләр һәм ярымҗимерек бина урынына шундый дини һәм мәдәни һәйкәл барлыкка килүенә шатланалар. Кунаклар исемлеге, әлбәттә, төбәк губернаторы һәм башка югары дәрәҗәле түрәләрдән башлана. Шулай ук чарага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чечен Республикасы президенты Рамзан Кадыйров, Ислам бизнесы халыкара ассоциациясе президенты Марат Кабаев, Мәскәү мәчетләре имамнары һәм Согуд Гарәбстаныннан кунаклар килер дип көтелә.


Кунаклар игътибарына Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте, татар балалар бакчаларының, «Яктылык» мәктәбенең эшен яктыртучы интерактив күргәзмә тәкъдим ителәчәк. Шәһәр халкы Самара мөселманнарының ничек яшәвен, нинди эшләр башкаруын белергә тиеш, минемчә.

Әлхәмдүлиллаһ, мәхәл­лә­без халкы арта тора. Бирегә бөтен Самарадан мөселманнар килә. Кечкенәдән мәчеткә йөр­гән, чит җирләрдә яшәп тә, рухи азыктан аерылырга теләмәгән мигрантлар да күп. Алар тө­зе­леш эшләрендә дә бик актив катнашалар.

Тарихи мәчетне төзек­лән­дерү эшләре барышын Инстаграмда @mechet63 аккаунтына, яисә www.tarihi-mechet.ru сылтамасы буенча кереп карый аласыз. Фотоотчетлар буенча 2007 елдан бирле бик күп һәм зур эшләр башкарылганы күренә. Бу изге эштә катнашкан, ничек тә булса ярдәм иткән һәрбер кешегә зур рәх­мәтләребезне җиткерәбез, — дип тәмамлады сүзен Тарихи мәчет Советы рәисе Усман хаҗи Илингин. 

Мәчетне төзекләндерү эш­ләре тәмамланмаган әле. Лә­кин, финанс кыенлыкларга карамастан, башлаган эшне ахы­рына җиткерергә кирәк. Аң­лашыла ки, халык өчен дә, эш­мәкәрләр өчен дә катлаулы вакыт. Шулай да укучыларыбыз арасында бу игелекле эшкә үз өлешен кертергә әзер булган, халкыбыз тарихына, ата-бабаларыбыз истәлегенә битараф булмаган кешеләр аз түгелдер, дип өметләнәбез.


Ярдәм итү өчен реквизитлар:

ММРО «Самарская историческая мечеть»

443099, Самарская обл.,

г. Самара, ул. Алексея

Толстого, д. 61а

ИНН 6317051598;

КПП 631701001;

ОГРН 1046303382432;

ОКПО 72236837;

Р/С 40703810454400000807

Поволжский банк

ПАО Сбербанк г. Самара,

БИК 043601607;

К/С 30101810200000000607 

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
50
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: