Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Россиядә беренче бонд зонасын булдырырга тәкъдим итте

РФ финанс министры Антон Силуановка юллаган хатында Рөстәм Миңнеханов республикада бонд зонасы өчен барлык шартлар да тудырылганын билгеләп үтте: логистика инфраструктурасының югары дәрәҗәдәге әзерлеге, оптималь географик урын, республика хакимият органнарының ярдәме.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ финанс министры Антон Силуановка тәҗрибә кысаларында республика территориясендә аерым ирекле икътисадый зона булдыру юлы белән трансчиктәш интернет-сәүдә өчен Татарстанда беренче В2В2С бонд зонасын оештыру мөмкинлеген карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте.

РФ финанс министры Антон Силуановка юллаган хатында Рөстәм Миңнеханов республикада бонд зонасы өчен барлык шартлар да тудырылганын билгеләп үтте: логистика инфраструктурасының югары дәрәҗәдәге әзерлеге, оптималь географик урын, республика хакимият органнарының ярдәме. Россия территориясендә В2В2С бонд зоналары үсешенә тиешле норматив мөмкинлекләрнең булмавы комачаулый. Гамәлдәге таможня нормалары таможня склады моделен кулланып, аерым ирекле икътисадый зона территориясендә почта аша  физик затлар адресына товарлар чыгаруның гадиләштерелгән тәртибен кулланырга мөмкинлек бирми.

Татарстан Президенты Кытай тәҗрибәсен, анда 6 ел эчендә В2В2С бонд зоналары саны 7 дән 105 кә кадәр арткан, һәм кайбер Европа илләрен (Германия, Бөекбритания, Финляндия, Латвия, Эстония) мисал итеп китергән,  белгечләрнең фаразларына игътибар юнәлткән, алар буенча Россия товарларын чит ил интернет-сәүдә каналлары аша экспортлау 10 тапкырга артырга тиеш, 2019 елдагы 817 млн доллардан 2024 елга 10 млрд долларга кадәр. В2В2С бонд складлары - чик буе интернет-сәүдә каналлары буенча чимал булмаган ваклап сату экспортын стимуляцияләү чарасы гына түгел, почта аша һәр җибәрүгә  таможня җыемнары һәм түләүләрен гадиләштерелгән идарә итү системасы гамәлдә булган  физик затлар адресына почта җибәрүләрендә импортны көйләү өчен  уңышлы корал да. бонд зоналары фулфилмент һәм логистика буенча хезмәт күрсәтү өлкәсендә сизелерлек өстәмә кыйммәт билгели. Экспертлар мәгълүматларына караганда, В2В2С бонд зонасына керүче барлык продукция өчен 6,5% бердәм таможня ставкасы кертелгәндә, почта җибәрүләре аша  импорт үтәлеше  ярдәмендә бюджет керемнәре елына 17 млрд.сумнан артып китәргә мөмкин.  Ил бюджеты чит ил интернет-сәүдә каналлары аша сатыла торган товарлар экспортыннан һәм транзиттан салым рәвешендә өстәмә табыш алырга мөмкин.

Татарстанда бонд зонасын булдыру проекты турында бүген Татарстан Республикасы Президентының инвестицияләр буенча ярдәмчесе, бизнес-омбудсмен Фәрит Габделганиев һәм  eCommerce Russia (НАДТ) Дистанцион сәүдә ассоциациясе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан таможнясы һәм Экспортка ярдәм итү үзәге вәкилләре онлайн-очрашуда фикер алышты. Ассоциация  белгечләре сүзләренә караганда, В2С интернет-сәүдә вакытында Россия экспортерлары халыкара почта җибәрүләрен әзерләү һәм халыкара логистиканың бәясе югары булуына бәйле  проблемалар белән очраша.

«Әгәр РФ Хөкүмәтенең Татарстанда чит ил сәүдәсенә юнәлдерелгән  пилот бонд зонасын оештыру буенча билгеле бер карарлары булса, проект бик тиз гамәлгә ашырылачак», - дигән  ышанычын белдерде eCommerce Russia (НАДТ) Дистанцион сәүдә ассоциациясе вице-президенты Игорь Зубов. "Бизнес әлеге гамәлләрне инвестицияләргә һәм аның өстенлекләреннән файдаланырга әзер. Чөнки барысы да аңлый: чикара сәүдә киләчәге бонд зоналарына бәйле. Кемнәр  моңа тизрәк тотыныр, дигән сорау гына кала. Барысы да безнең кулда. Законнарны ничек үзгәртергә кирәклеген һәм Татарстанда пилот проекты сыйфатында ни дәрәҗәдә тормышка ашырып булуын гына билгеләргә кирәк. РФ таможня кодексын үзгәртү  берничә елга сузылачак. Безнең шулкадәр вакытыбыз юк», - дип ассызыклады eCommerce Russia эксперты. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча проектның юл картасын эшләү белән шөгыльләнәчәк һәм федераль хөкүмәт өчен тәкъдимнәр формалаштырачак эшче төркем формалаштыру турында карар кабул ителде.

Белешмә өчен:

«Бонд складлары» төшенчәсе махсус таможня статусына ия булган урынны (бүлеп бирелгән территория) билгеләү өчен кулланыла, ул интернет мәйданчыгы (маркетплейслар) аша физик затларга сатыла торган товарларны җыю, саклау һәм бүлү өчен файдаланыла. Бонд складының таможня статусы, анда импортлана торган товарларны саклаган очракта, физик зат сатып алганчыга кадәр таможня пошлиналарын түләмәскә мөмкинлек бирә. Экспорт вакытында  сатучы товарларны бонд складына урнаштырганнан соң НДС түләмәскә мөмкин.

Экспорт өчен билгеләнгән товарлар электрон сәүдә аша физик (В2С) һәм юридик (В2В) затларга сатылырга мөмкин. Моннан тыш, фонд складында берничә экземплярда яки зур булмаган күләмдә сатылган товарлар Россия Федерациясеннән читкә чыгаруны оештыру өчен берләштерелә.

Бонд складларындагы товарларны күчергәндә таможня органнары тарафыннан чит ил физик затлары – сатып алучылар адресына  гадиләштерелгән тәртиптә посылка формасында  озатылганга кадәр товар саклаган өчен товар хуҗасы  керү таможня пошлинасын һәм салымын түләми.  Мондый шартлар импорт, экспорт яисә товар транзиты вакытында логистика операцияләренең бәясен шактыйга (ике тапкырдан артыгракка) киметә, сәүдә операцияләренең куркынычсызлыгын арттыра. Мәсәлән, бонд складында сакланучы товар кирәкми булып чыкканда, аны китерелгән илгә кире җибәрү томожня пошлиналарын һәм салымнарын түләмичә генә башкарыла. Болар барысы да трансчиктәш сәүдәне гадиләштерәләр, чынлыкта кече бизнес һәм шәхси эшкуарлар өчен дә файдаланырлык итәләр.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
30
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру