Рөстәм Миңнеханов: "Милләтара татулык - республикабызның уңышлы үсеше нигезе"

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов Татарстан халыклары дуслыгы йортында булды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Баринов Ассамблея һәм дуслык йорты эшчәнлеге белән танышты, "Туган як киңлекләре” Бөтенроссия пленэрының беренче Бөтенроссия картиналар күргәзмәсен карады, хореография залында һәм якшәмбе мәктәбендә булды. Сүз уңаеннан, мәктәп быел үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов бинаның беренче катында яңа эш урыннарын реконструкцияләү проекты турында сөйләде. Әлеге мәйданчыкларда икенче хореография залы, музей, видео- һәм тавыш яздыру студиясе, конференцияләр өчен икенче зал булачак. Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеге бу эштә ярдәм күрсәтәчәк дип ышандырды. Шуннан соң Татарстан халыклары ассамблеясе составына керүче милли-мәдәни иҗтимагый берләшмә җитәкчеләре белән очрашу булды. Ассамблея составында 36 милләтнең 249 милли-мәдәни берләшмәсе бар.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Ассамблея милли телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау буенча зур эш башкара торган көчле бергәлек. "Сезнең аркылы без барлык милләтләр белән элемтәдә торабыз. Ассамблея республикада милләтара һәм конфессияара тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертә. Без исә эшчәнлегегезгә һәрьяклап ярдәм итәргә тырышабыз", - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов төрле халыклар арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр - Татарстанның тотрыклылыгы һәм алга таба үсеше нигезе дип саный. "Россия - күпмилләтле ил. Безнең илдә йөзләгән халык яши һәм без барыбыз да төрле. Безнең көчебез дә, байлыгыбыз да шул", - ул.

Игорь Баринов билгеләп үткәнчә, Ассамблея - дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның иң нәтиҗәле формаларының берсе. "Татарстанда беркайчан да күпмилләтле субъект һәм аның бердәмлеге, чәчәк атуы бу милләтләрнең үзара ничек яшәячәгенә бәйле булуын онытмадылар. Республикада этномәдәни үсеш белән бәйле проектлар һәрвакыт хуплау таба иде", - диде федераль агентлык башлыгы.

Чыганак: ТР Президенты матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
294
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: