Әрмән Мгер Бежанян: "Тирсә авылы – безнең  өчен икенче туган йорт"

Җирлектә 1600 дән  артык кеше исәпләнә. Милләтләр дуслыгы хөкем сөрә биредә.

Әгерҗе районының Тирсә авылында 9 милләт вәкиле яши. Алар арасында рус, мари, удмурт, азәрбайҗан, украин, таҗик, үзбәк вәкилләре дә бар. Читтән кайтучыларга кырын карау дигән нәрсә юк.

Тирсә авыл җирлеге башлыгы Илнар Гыйззатулллин әйтүенчә, җирлектә 1600 дән  артык кеше исәпләнә.

– Авыл бик зур. Күпчелеге – татарлар. Читтән кайтучыларга хөрмәт белән карыйлар. Башка җирләрдән күченеп килүчеләр 20 процентны тәшкил итә. Күбесе пенсиягә чыккач, йортлар сатып ала. Эшкә юллама белән Арча, Минзәлә якларыннан килүчеләр  күп. Кемдер юл төзергә, кемдер мәктәпкә эшкә җибәрелгән, – диде Илнар Гыйззатулллин.

Әрмәннәр монда өч гаилә. Барысы да Тирсәгә килгәч танышканнар. Үз гореф–гадәтләрен сакларга тырышалар, кунакка йөрешәләр.

Мгер Бежанян гаиләсе 1995 елда ук күченеп килгән. Авылда аны Михаил дип йөртәләр. Тормыш иптәшен дә үз милләтеннән сайлаган. Аның белән  ике бала тәрбиялиләр. Татарча да бераз беләм, ди.

– Әтиебез монда “Ватан” колхозын төзергә килде. Әгерҗе районына күчкәндә, миңа 15 яшь  кенә иде. Сеңлем дә бар. Җир алдык, йорт төзедек, терлек тота башладык. Бүген биш сыер асрыйбыз, – ди төзүче булып эшләүче Мгер–Михаил.  – Әти авылда  мәчет төзергә ярдәм итте. Хәзер вафат инде. Авыл кешеләре бик ошый. Сабан туе, Яңа ел бәйрәмнәрендә  иганәчелек  ярдәме күрсәтергә тырышам. Әрмәнстанга кайтасы килә, тамырлар шунда. Әмма монда минем яшьлегем үтте үтте: белем алдым, гаилә кордым. Шуңа күрә Тирсә минем өчен  икенче туган йортым кебек якын.


Сәрия МИФТАХОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
110
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: