Милләтләр арасында - татулык юлы

Дуслык йортында кабынган дуслык онытылмый.

«Друга я никогда не забуду, если с ним повстречался… в ДД», – дип көйли‑көйли бара грузин милли киемен кигән ханым коридор буйлап. Атаклы совет фильмында яңгыраган сүзләргә Казанда, безнең очрашу урынында, яңа төсмерләр өстәлә. Нәкъ менә биредә, тиңдәшсез татулык мохите хөкем сөргән Халыклар дуслыгы йортында, «Татарстан» ТР Дәүләт Советы Рәисе,Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Халыклар дуслыгы йортында киң күләмле реконструкция үткәрергә җыеналар, без Фәрит Хәйруллович белән аның нинди булачагы турында да сөйләштек.

ҮТКӘННӘРДӘН – КИЛӘЧӘККӘ

– Монда безнең – бию залы, ә биредә Татарстан халыклары ассамблеясенең тарих музее булачак. Шунда ук конференц-зал һәм аппаратура урнашкан видео‑тавыш яздыру студиясе урнашачак, – дип  сүзгә кереште Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, «киләчәк» буенча экскурсияне башлап.1

– Халыклар дуслыгы йорты бөтенләй булмаган заманнар да бар иде бит… Ә бүген коридорда үзбәкчә, казахча һ.б. телләрдә сөйләшүләрне ишетү, бәйрәмнәрдә әрмән яисә грузин сыйларын тәмләп карау мөмкинлеге бездә гадәти хәл кебек кабул ителә. Төрле халыкларның җырларын тыңлау, аларның биюләренә соклану… Фәрит Хәйруллович, мондый йортны төзү идеясе туганда аңа чыннан да ихтыяҗ булачагына ышанычыгыз бар идеме?

– Киләсе 2022 елда Татарстан халыклары ассамблеясенә нигез салынуга 30 ел тула. Ерак 1992 елда республика җитәкчелеге, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев Татарстанда халыкларның уртак тату тормышы өчен ниндидер институт һәм инструментарий булдырырга кирәклеген аңлады. Халыкларның беренче җыены узды, анда Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясен оештыру турында резолюция кабул ителде. Ассоциация республика Юстиция министрлыгында теркәү узды. Җыенда ассоциациянең рәисе итеп Сәгыйть Җаксыбаев сайланды.

Әлбәттә, ул вакытта әле бернинди дә махсус бина юк иде. Казан Кремлендә бүлмә бирелде, Президентның мәдәният фонды аша берникадәр акча бүленде – юл башы шундый иде. Ассоциация һәм аңа кергән тугыз иҗтимагый миллимәдәни җәмгыять төрле чаралар үткәрә башлады, шул исәптән дәүләт оешмалары белән бергә дә. Бу эш елдан‑ел киңрәк колач ала барды, һәр яктан хуплау тапты. Һәм 2012 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Россиядә мондый биналар арасында иң зур, җиһазландырылган, уңайлы йорт – Татарстан халыклары дуслыгы йорты үзенең ишекләрен ачты, аңа сулыш өрергә кирәк булды. Шул рәвешле биредә якшәмбе мәктәбе, үзешчән сәнгать коллективлары урын алды, әкренләп Дуслык йорты төрле халыкларны үзенә тартып торган үзәккә әверелде.

Тәүлекнең кайсы гына вакытында керсәң дә, биредә тормыш гөрли! Бу еллар эчендә Ассамблея тарафыннан үткәрелгән чараларның саны бик күпкә артты. Бу республикакүләм һәм һәр халыкта күп булган милли бәйрәмнәрне оештыру гына түгел. Татарстан районнары һәм шәһәрләрендә Дуслык йортының филиаллары пәйда булды. Муниципалитетлар эшенең көйләнгән системасы безнең дуслык, татулык, халыкларны аңлау төшенчәләренә НӘРСӘ салынганын әйтергә мөмкинлек бирә – иң беренче чиратта бу һәр халыкның үз мәдәниятен, телен саклау буенча позициясен яклауга юнәлдерелгән эшчәнлек. Бу – без иҗтимагый-дәүләти дәрәҗәдә хуплауга күтәргән мирас. Һәм Халыклар ассамблеясе боларның барысында да гаять мөһим роль уйный. Күптән түгел генә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов белән очрашты. Бу очрашуда Агентлык җитәкчесе Татарстанда төрле халыкларны, телләрне һәм мәдәниятләрне якынайту өчен гаять зур эш башкарылуын билгеләп үтте. Мондый бәя бик кадерле! Соңрак ул миңа шалтыратты һәм: «Татарстанда мин күргәннәр – әлеге тематика буенча ил күләмендә күргәннәремнән иң уңышлысы. Болар турында сөйләтү өчен сезне ничек Мәскәүгә чакырыйк икән?» – диде.

Дуслык йортында кабынган дуслык онытылмый.

Дуслык йортында кабынган дуслык онытылмый.

Бик рәхәтләнеп сөйлим – болар барысы да эшләнгән бит инде, бернәрсә дә уйлап чыгарырга кирәкми!

ИХТЫЯҖДАН ЧЫГЫП ЭШ ИТӘБЕЗ

— Ягъни Татарстанның икътисадтагы, социаль сферадагы, иҗтимагый киңлекләрне үстерүдәге уңышлары кебек үк, республикада яшәүче халыклар арасында милләтара татулыкны ныгыту тәҗрибәсенә дә федераль дәрәҗәдә ихтыяҗ бар булып чыгамы?

– Без башкалардан алдарак йөгерү максатын куймыйбыз. Без ихтыяҗдан, кирәклектән чыгып эш итәбез. Татарстан халыклары ассамблеясе, Дуслык йорты, аның муниципалитетлардагы филиаллары чыннан да кирәк. Безнең составта яшьләр юнәлеше дә актив эшли – ата-бабаларның йолаларын, гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен саклап калуда ярдәм итү өчен яшьләрне үзебезнең эшчәнлеккә тартырга тиешлегебез ачык күренә.

Чит ил студентларына, бигрәк тә Казанга килгән беренче курс студентларына, мондагы тормышка җайлашуда ярдәм кулы сузу Яшьләр ассамблеясе эшенең аерым юнәлеше булып тора.

Менә, сезгә мисал да. Кем бар безнең монда?

– Студентлар, – дип, аудиториягә чакыра безне Халыклар дуслыгы йорты директоры. – Ислам университетында укып, журналист булырга хыялланучы беренче курс студентлары өчен оештырылган мастер-класска рәхим итегез.

– Әгәр хыялланалар икән, димәк, булачаклар! – дип канат куя яшьләргә Фәрит Хәйруллович.

Булачак журналистлар Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе белән истәлеккә фотога төшә, һәм без кечкенә генә сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Булачак журналистлар – Ислам университеты студентлары белән истәлеккә төшкән фото.

Булачак журналистлар – Ислам университеты студентлары белән истәлеккә төшкән фото.

– Федераль дәрәҗәдә даими чыгышлар ясарга тырышабыз, Татарстанда оештырыла торган зур чараларга башка төбәкләрдән коллегаларыбызны чакырабыз, – дип дәвам итә өзелгән әңгәмәбезне Фәрит Мөхәммәтшин. – Республикага килгән рәсми делегацияләрне Дуслык йортына һәм Ассамблеягә китерергә тырышабыз, уңышларга ничек ирешүебез турында сөйлибез-күрсәтәбез. Без үз тәҗрибәбезне бөтен Россиягә актив тарату бурычын куймыйбыз. Мөгаен, кайдадыр эш итүнең башка формалары да бардыр. Мөгаен, бөтен төбәкләр дә безнең кебек күпмилләтле түгелдер – бездә 173 милләт яши бит! Әмма Татарстан сайлаган юл безгә иң нәтиҗәлесе, уңышлысы кебек тоела. Бу турыда Мәскәүдән һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар да еш кына билгеләп үтә. Ә без уртача алганда елына 40 делегация кабул итәбез!

МӘКТӘП ИЛЕ

…Дуслык йортының өченче катын реконструкцияләү әлегә каралмаган. Биредә барысы да күзне иркәли. Уңайлы, якты, матур. Чөнки без Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә. Әниләр үзләренең кечкенә укучыларын урамда түгел, холлга куелган йомшак диваннарда көтеп утыра.

– Быел мәктәп оешуга 25 ел булды, – дип, зур горурлык белән сүзен дәвам итә Фәрит Хәйруллович. – Ул Казанда яшәүче төрле милләт балаларына һәм өлкәннәргә туган телләрен, милли мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен, фольклорын, җыр-биюләрен, үзләренең тарихи ватаннарының тарихын һәм географиясен өйрәнү өчен мөмкинлек тудыру максатында ачылган иде. Монда 460 кеше укый. Алар өчен 21 бүлек эшли, шуларның 18е – милли, тагын әле вокал, хореография һәм чит телләр бүлекләре дә бар.

Мәктәп укучылары – бу безнең һөнәри артистлар, сүз уңаенда әйткәндә, халыкара конкурслар лауреатлары!

Без дипломнар куелган стенд янына киләбез: «Энҗе бөртекләре» вокаль күпмилләтле коллективы, «Агыйдел дулкыннары» башкорт биюе ансамбле, «Сантош» һинд биюе ансамбле, «Кавказ» дагстанлылар биюе ансамбле…

Ә «Оцнеба» грузин биюе ансамбленең дәртле чыгышын күрү бәхетенә дә ирештек – хореография залында репетиция бара иде…

5

– Мәктәп мәктәп инде ул, якшәмбе мәктәбеме, башкамы – мөһим түгел, – ди Фәрит Хәйруллович. – Алар һәрвакыт нәрсәгәдер әзерләнәләр, һәрвакыт кайдадыр җиңәләр – конкурсларда, олимпиадаларда, фестивальләрдә. Быел, мәсәлән, безнең укучылар «Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрендә диктант» яздылар – барлыгы 14 телдә!

4

ЯРДӘМ ҮЗӘГЕ

– Дуслык йорты каршында Россия халыклары ассамблеясенең ресурс үзәге эшли. Ул нәрсә белән шөгыльләнә?

– Бу ярдәм үзәге. Мондый эш формасы методик ярдәм күрсәтү өчен кирәкле булып чыкты. Анда документлар эшләнә, кешеләр бирегә юридик һәм башка төр ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, ихтыяҗ булганда уку-укытулар оештырыла. Ресурс үзәге социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар белән милли-мәдәни берләшмәләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә ярдәмче, аларга мәгълүмати, методик, консультатив булышлык күрсәтә. Бу казанда агымдагы һәм киләчәккә караган төрле мәсьәләләр эшкәртелә. Әлегә тәҗрибәбез зур түгел, аны әле үстерергә кирәк. Ресурс үзәге хезмәтеннән актив файдалансыннар өчен күпмедер вакыт таләп ителә. Аны оештыруның ахыргы максаты да – иҗтимагый милли-мәдәни берләшмә җитәкчеләре һәм әгъзаларының оешмалар белән җитәкчелек өлкәсендәге, проект эшчәнлеген үстерүдәге, социаль партнерлыкны формалаштырудагы һәм милләтара хезмәттәшлекне тирәнәйтүдәге белем-күнекмәләрен ныгыту бит. Биредә мәдәни яктан да агарталар, милли сәясәт өлкәсендә танылган белгечләрне, күренекле галимнәрне чакырып, түгәрәк өстәлләр һәм лекцияләр дә оештыралар, ММЧ белән дә эшләргә өйрәтәләр, интернетта оешманы тәкъдим итүне дә аңлаталар, социаль челтәрләрдә эшчәнлегеңне дә яктырталар, грант алырга да ярдәм итәләр…

Югарыда аталганнарны раслап, без массакүләм мәгълүмат чараларында эшчәнлек алып бару буенча Татарстан халыклары ассамблеясе, ТР милли-мәдәни автономияләре белгечләренең квалификацияләрен күтәрү курсларын да күреп чыгабыз. Курсларны «Татмедиа» Республика агентлыгы оештырган.

Повысим квалификацию вместе со специалистами национально-культурных автономий РТ по ведению деятельности в СМИ на курсах, которые проводит Республиканское агентство «Татмедиа».

Массакүләм матбугат чараларында эшчәнлек алып бару буенча «Татмедиа» Республика агентлыгы оештырган курсларда ТР милли-мәдәни автономияләре белгечләре белән бергә квалификациябезне күтәрик.

Массакүләм матбугат чараларында эшчәнлек алып бару буенча «Татмедиа» Республика агентлыгы оештырган курсларда ТР милли-мәдәни автономияләре белгечләре белән бергә квалификациябезне күтәрик.

ЯРДӘМГӘ – ТУЛЫ БЕР ЕЛ!

– Президентның 2021 елны Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итүен милли-мәдәни берләшмәләр ничек кабул итте? Ел тәмамланырга күп калмады – планнарның кайсыларын тормышка ашырырга мөмкин булды?

– Рөстәм Миңнеханов бу турыда Дәүләт Советына Еллык юлламасында игълан иткән иде. Аның тәкъдимен хуплап, зур рәхмәт хисе белән каршы алдылар. Соңрак, мәдәни автономияләр рәисләре белән очрашу вакытында, минем тагын бер мәртәбә бу турыда игълан итүемне торып басып, алкышлар белән каршы алдылар.

Һәркем Президентның телләр һәм халыклар бердәмлеге мәсьәләләренә шундый игътибар күрсәтүен зур рәхмәт белән кабул итте. Барысы да республикабыз хөкүмәте тарафыннан финанс ярдәме күрсәтеләчәген аңлый. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына кагылышлы барлык сораулар да дәүләт программасы кысаларына кертелде һәм уртак эш башланып китте. Мин ММЧна, журналистларга үз программаларында әлеге теманы һәрьяклап яктыртканнары өчен рәхмәтемне белдерәм. Газета-журналлардагы һәр материал, радио, телевидениедәге һәр чыгыш төрле милләт вәкилләреннән рәхмәт сүзләре белән тәмамланды. Әрмәнме, үзбәкме, кытаймы – алар барысы да республика җитәкчелегенә һәм төп халыкка ТР халыкларының тату гаиләсендә яшәүләре өчен рәхмәтле.

Ә бу эшле булу, үсеш, республикага эмиграция шартларында килүчеләргә яисә монда туганнарга үзтәңгәллекләрен саклау өчен яңа шартлар пәйда була дигән сүз. Татарстанда мондый шартлар тудырыла – кичке мәктәптә укыр, ресурс үзәгендә ярдәм алыр, республикабыз мәдәниятен үзләштерер, үз казанышларыңны күрсәтер өчен мөмкинлекләр тудыру аша. Һәм бу бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти тормышта да чагылыш таба. Татарстан халыклары ассамблеясе өчен мөһим елда республика халыкларының туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә бәйле дистәдән артык яңа проект тормышка ашырылды. Алар барысы да ТР җитәкчелеге тарафыннан хупланды һәм финанс ярдәме алды. Бу – «Без бергә!» республика күчмә фестивале дә, «Театраль сезоннар» – Идел буе төбәкләре милли театрларының төрле телләрдәге постановкалары да, Идел буе халыклары телләрендә мәктәп укучылары өчен «Туган тел» әдәби конкурсы да (иң яхшы эшләр тупланган җыентыкны бастыру юлы белән), «Сугыш елларында СССР халыклары телләрендә басылган 100 уникаль плакат һәм газета» күргәзмәсе дә… Әлеге чараларның күбесе ковидка бәйле рәвештә онлайн үткәрелде, әмма бу аларның географиясен киңәйтте генә.

ДУСЛАР КОВИД ВАКЫТЫНДА БЕЛЕНӘ

– Ягъни ковид халыклар дуслыгына комачауламый?

– Дуслык авырлык килгәндә сынала да! Пандемия вакытында иҗтимагый милли-мәдәни берләшмәләр Татарстан территориясендә яшәүче ватандашларына һәм җирле халыкка гуманитар ярдәм күрсәтте һәм күрсәтүләрен дәвам итә. Битлекләр, азык‑төлек тараталар, эшләрен югалткан гаиләләргә матди яктан булышалар, дарулар китерәләр. Татарстан халыклары ассамблеясендәге ярдәмчел кешеләрнең булышлыгы белән меңләгән кеше үзләренә, гаиләләре янына китә һәм Татарстанга кайта алды. Волонтерлык хәрәкәтенә бигрәк тә таҗик, кыргыз, азәрбайҗан, вьетнам, үзбәк җәмгыятьләре актив кушылды. Үзбәк диаспорасы, мәсәлән, инде икенче ел ял-йокы күрмичә татарстанлыларны ковидтан дәвалаучы табибларны сыйлау өчен 500 кг пылау пешерергә җыена.

«Татарстан» журналыннан бүләк – 1994 һәм 2017 елгы саннар.

«Татарстан» журналыннан бүләк – 1994 һәм 2017 елгы саннар.

ГАМӘЛИ ФАЙДА

– Ассамблея казанышларыннан нәрсәләр республикада яшәүчеләр өчен бәхәссез гамәли файда китерә?

– Һичшиксез, бу миграция өлкәсендә алып барыла торган эш. 20 елдан артыграк элек Татарстан халыклары ассамблеясе беренче «Миграция сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү»гне имзалау һәм ТР буенча РФ ЭЭМ һәм республика Милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләренең Координация советын оештыру башлангычы белән чыкты.

Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышлары квартал саен уздырыла. Анда миграция торышы анализлана, чит ил кешеләре тарафыннан хокук бозу очраклары тикшерелә. Мондый формат килеп туган проблемаларны тиз арада хәл итәргә булыша.

Дуслык йортында ММА җитәкчеләре үзләренең ватандашларын кабул итә, миграция, эшкә урнашу, эш бирүчеләрдән хезмәт хакы алу, Вакытлыча тоту үзәгендә урнашкан чит ил гражданнарына булышу мәсьәләләрен, шулай ук консуллык эшенә кагылышлы сорауларны хәл итә. Мәсәлән, ТР үзбәк һәм таҗик милли-мәдәни автономияләре елына 2000гә якын кешене кабул итә.

Татарстан – мигрантлар белән эшләү турында ЭЭМ белән уртак килешү имзалаган бердәнбер Россия субъекты. Аның максаты – килгән кешеләргә эшкә урнашырга, алар тарафыннан хокук бозуларга юл куймаска, ватандашлары белән аралашуны оештырырга ярдәм итү.

– Милләтара татулыкны һәм бердәмлекне саклау – ул бер елга исәпләнгән чара түгел, күп көч таләп итә торган даими хезмәт. Әлеге мәсьәләгә президент дәрәҗәсендә ныгытылып, аерым игътибар күрсәтелгән ел үтеп бара. Ассамблея киләчәккә нинди ниятләр белән яши?

ЕфремовАН00143

– Күркәм чараларга байлыгы буенча киләсе ел быелгысыннан ким булмас. Ассамблея өчен юбилей елы көтелә – киләсе елга оешуга 30 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. ТР Президенты ярдәмендә Халыклар ассамблеясенең яңа ачылган вәкиллекләренә 10 яңа микроавтобус биреләчәк. Рөстәм Нургалиевич Дуслык йортын капиталь ремонтлау турындагы карарны да хуплады. Моннан тыш, 2022 ел илдә Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителәчәк. Һәм без көн саен бергә хәл итә торган сорауларга дәүләт тарафыннан элеккечә үк аерым игътибар биреләчәк. Безнең уртак системага салынган эшебез, чаралар үткәрүдә яңа, заманча ысулларны һәм стандартларны исәпкә алып, күпмилләтле республикабызда, илебездә тынычлык һәм татулыкны саклау нигезенә әверелергә тиеш.

Чыганак: "Татарстан" журналы 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
249
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: