Милли җәмгыятьләр башлыклары үзара дус-тату яшәү серләре белән уртаклашты

Рәисләр: "Татарстанның илдә иң толерант республика булып торуы нәрсәдә чагыла?" дигән сорауга җавап эзләде.

«Татарстан» журналы  милли-мәдәни автономияләр рәисләрен «Түгәрәк өстәл» янына җыйган. Алар күпмилләтле республикада яшәү тәҗрибәсе белән уртаклашкан һәм журналистлар сорауларына җавап биргән.

«Түгәрәк өстәл» эшендә Татарстанның азәрбайҗан (Бахрам Талыб углы Мостафаев), башкорт (Гали Хәсәнов), бурят (Сэсэгма Бубеева), казах (Сәгыйт Җаксыбаев), мари (Людмила Мусихина), мордва (Наталья Сабитова), рус (Ирина Александровская), таҗик (Сабриддин Тоиров), удмурт (Андрей Герасимов), украин (Татьяна Кутепова) һәм чуаш (Дмитрий Самаренкин) җәмгыятьләре башлыклары катнашкан.

Милли-мәдәни автономияләр рәисләре иң элек, Татарстанның илдә иң толерантлы республика булып торуы нәрсәдә чагыла, дигән сорауга җавап эзләгән. Казахлар җәмгыяте башлыгы Сәгыйт Җаксыбаев әйтүенчә, Татарстанда барлык милләтләргә ярдәм итү өчен кирәкле матди шартлар тудырылган. Хакимиятнең акча белән генә түгел, рухи яктан да бик зур ярдәм итеп килүе этномәдәни үсешкә көчле этәргеч бирә. Башка җәмгыятьләр рәисләре дә шушы фикерне куәтли.  Әйтик, марилар җәмгыяте башлыгы Людмила Мусихина, Татарстанда 173 милләт вәкилләренең тынычлык-татулыкта яшәве  – җитәкчелекнең зирәк сәясәте нәтиҗәсе ул, ди. Татарстан Халыклар ассамблеясы, Халыклар дуслыгы йорты моңа бик зур өлеш кертеп килә. Сабантуй һәм Каравон, Май чабу һәм Нәүрүз, Уяв, Валда Шиньяс кебек халык бәйрәмнәрен барлык милләт вәкилләренең бергәләшеп билгеләп үтүләре  республикада чын мәгънәсендә бер-береңне ихтирам итеп яшәүне күрсәтә. Таҗиклар җәмгыяте рәисе Сабриддин Тоиров исә толерантлыкны көнкүрештәге гадәти әйберләрдә күрә. Әйтик, мөселманнар мәчеткә йөри, анда бер үк вакытта төрле төрки халыклар үзләренчә Аллаһка табына, намаз укый. Ә мәчеттән кул сузымында гына  – чиркәү. Республикада беркайчан да чит милләт вәкилен хурлау, кимсетү сүзләрен ишетмәссең. Барыбыз да бертигез, дип сөенә ул.

Диаспора вәкилләренә туган тел һәм әдәбиятны, милли үзенчәлекләрне саклауга нәрсәләр ярдәм итә? Милли-мәдәни автономияләр башлыкларының бу сорауга җавабы да бер үк төрле диярлек. Беренче чиратта гаиләдәге тәрбия зур роль уйный. Үз тамырларыңны онытмау, ата-бабаларның тарихын, мәдәнияте һәм көнкүрешен ихтирам итү шуннан килә. Мордва җәмгыяте рәисе Наталья Сабитова фикеренчә, бүгенге дөньяда телне саклау һәм үстерүдә аның цифрлы мохиттә – интернет челтәрендә, мессенджерларда «яшәве»дә мөһим. Туган телендә аралашудан мәхрүм кешеләр дә челтәрдә үз теле мохитенә кереп китә ала.  Ләкин туган телне өйрәнү, туган телдә белем алу, аны өйрәнү кызык һәм хәтта файдалы, отышлы да булырга тиеш. Наталья Сабитова, туган телне, милли үзенчәлекләрне саклауда Дуслык йорты, Татарстан халыклар ассамблеясының да роле зур, дигән фикердә. Биредә милләтләрнең ана телендә концертлары, бәйрәмнәре оештырыла, фильмнар күрсәтелә, балалар һәм олылар өчен мастер-класслар үткәрелә.  Дуслык йортында инде 1990 елдан бирле балаларга туган телләрен өйрәтү өчен күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшләп килә.

Шулай да туган телен белмәүчеләр дә очраштыргалый. Ни өчен? Төп сәбәбе гаиләдә туган телдә сөйләшмәү. Бала туган телне иң элек өйдә ишетергә тиеш. Ишетми икән, аңа инде бернинди сүзлекләр дә, дәреслекләр дә ярдәм итә алмый. Әлбәттә инде, катнаш никахлар да туган телне онытуга йогынты ясый. Украиннарның милли-мәдәни автономиясе рәисе Татьяна Кутепова әйтүенчә, ата-ананың икесе дә бер үк төрле милләттән булган гаиләдә тел онытылмаячак. Удмуртлар җәмгыяте башлыгы Андрей Герасимов   исә, туган телне мәҗбүри өйрәтүнең закон нигезендә билгеләнмәве телне, милли мәдәниятне саклау-үстерүгә комачаулый, дип саный. Ә чуаш милли-мәдәни автономиясе рәисе Дмитрий Самаренкин туган телнең үсеш, алгарыш теле булганда, һичшиксез, сакланачагын тагын бер кат искә төшереп үткән.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
51
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: