Милли ашлар: бавырсак (РЕЦЕПТ)

Пешкән бавырсаклар сироп белән балландырыла.

Зәрия Хәсәновадан бавырсак пешерү рецепты.

Бавырсак пешерү өчен бары тик авыл йомыркасын гына файдаланам. Алар туңдыргычта бер ай торса, бик шәп була. Йомыркалар туңдыргычта, ким дигәндә, ике атна торырга тиеш. Туң йомырка сулана, камырга яхшы була. Эш башлауның алдагы көнендә кич белән аларны туңдыргычтан алып куям.      

Камыр басу. Сигез йомыркадан камыр басар өчен бер чеметем тоз, бер аш калагы көнбагыш мае, ярты чәй калагы сода салына. Соданы арттырырга кирәкми, күп булса, бавырсаклар кабармый. Шуннан соң берничә кат иләнгән онны аз-азлап салып, агач кашык белән туглый-туглый камыр изелә. Аны бик озак, бер сәгать тирәсе, ялтыраганчы тугларга кирәк. Бавырсакның бөтен сере – шушы камырны бер төерен дә калдырмый озак итеп басуда. Камыр озак тугланса, бавырсак йомшак килеп чыга. Ул коймак камырыннан куерак, токмачныкыннан йомшаграк булырга тиеш.

Кисү. Камыр әзер булгач, аны күз белән якынча чамалап, өч өлешкә бүләсең. Һәм бер өлешен аерып алып, онлы тактада әвәли-әвәли озынча «тасма» («бау») сузасың. Шуларны 4–5 см озынлыкта кыек итеп кисәсең. Аларның кискән берен газ плитәсендәге майга (1 литр көнбагыш маена – 50–100 г туң май) салып барырга кирәк. Нәзек кенә тасмалар 2–3 тапкыр зуррак булып күперә. Шуңа күрә камыр кисәкләрен табакка берьюлы күп итеп салырга кирәкми, юкса алар савытка сыймый башлый.

Сироп: Пешкән бавырсаклар сироп белән балландырыла. Ул исә ярты литр суга ике стакан шикәр комы кушып әзерләнә. Кайнап чыккач, ике аш калагы бал салына.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
779
0
4
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: