Лев Толстойның сүзләрдән ясалган портреты, мөгезборын сөякләре һәм самавырлар. Татарстанның иң яхшы музейларында тагын нәрсәләр саклана?

25 майда “Гасыр музеен сайла!” бәйгесенә тавыш бирү башланган иде. Бүгенге лидерлар турында сөйлибез.

Менә алар - бәйгебезнең беренче өчлегенә керүчеләр:

Тавыш бирүләр саны буенча беренче урында* - Мөслимнең Туган якны өйрәнү музее. Аның өчен 415 кеше тавыш бирде. “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк” – музейның ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсенең башында шушы гыйбарә тора. Анда булган кешеләр язып калдырган сүзләргә караганда, музей хезмәткәрләре төбәкнең тарихы онытылмасын өчен барысын да эшли. Экспозиция берничә дәверне үз эченә ала – шушы төбәктә табылган артефактлар караган Пьянобор культурасыннан башлап, “Мөслимнең бүгенгесе” стендларында чагылган хәзерге заманга кадәр. Музейның визит карточкасы булып сирәк экспонатлар – йонлач мөгезборын белән мамонтның таш булып каткан сөякләре тора.

 Икенче урында (323 тавыш) – Яр Чаллыдагы Тарихи-туган якны өйрәнү музее. “Сезнең кайчан да булса самавыр чәе эчкәнегез бармы? Бар икән, димәк, андый чәйнең күпкә тәмлерәк булуы белән килешәсездер. Самавыр – XIX гасырда һәм ХХ гасырның беренче унъеллыкларындагы иң күп сатыла торган товар. Музейда 23 уникаль самавыр саклана, алар арасында Тулада агалы-энеле Баташевлар фабрикасында һәм Суксун фабриканты Василий Помыткинның данлыклы самавырлары да бар. Тарихи-туган якны өйрәнү музее коллекциясендә бакыр һәм никельдән эшләнгәне дә, күмердә кайный торганы да, электрныкы да, бизәклесе дә, хәтта агачтан ясалган сувенир самавыр да бар”, - Чаллы музее хезмәткәрләре шушы һәм башка бик күп экспонатлар тарихы турында сөйли. Ә матур тарих – чын кунакчыллыкның мөһим бер өлеше ул!

Тавыш бирү саны буенча өченче урында – Зәйнең Туган якын өйрәнү музее. Аның өчен 245кеше тавыш биргән. Музей сәүдәгәр Бекетов өчен төзелгән йортта 35 ел элек ачылган. Музей коллекциясе туган якны өйрәнүчеләр һәм 1 нче санлы интернат һәм мәктәп укучылары тарафыннан тупланган. Экспонатлар арасында – Зәй кальгәсе барлыкка килү, йомышлы кешеләр һәм Зәйгә беренче булып күчеп килүчеләр, өч гасыр ярымлык тарихи вакыйгалар турында сөйли торган сирәк документлар. Биредә борынгы, крестьяннар тормышындагы көнкүреш әйберләре, декоратив-гамәли сәнгать предметлары коллекциясе саклана. Музейның тагын бер кызыклы экспонаты – Лев Толстойның “Крецеров сонатасы” повестендагы сүзләрдән һәм гыйбарәләрдән ясалган портреты. Рәссам С. Хазин язучының сакалына, мыегына, чәчләренә, киеменә 9 мең сүз сыйдырган. Әлеге портретны 1920 елларда гражданнар сугышы вакытында Галяминскийлар гаиләсенә, качып киткәндә, бер акгвардияче  прапорщик калдырып киткән. Бөтенләйгә калдырыргатуры килә.

Яраткан музейларыгыз өчен тавыш бирегез! Без бәйге турында яңалыкларда алар турында рәхәтләнеп сөйләрбез!

*28 май, 16:00 сәгатькә

Фотода: мөгезборынның баш сөяге, Мөслимнең Туган якын өйрәнү музее

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
97
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру