Күпмилләтле Чепья  мәктәбендә  этносыйныф ачылачак

Директор әйтүенчә, мари балалары  – марича, татарлар – татарча, удмуртлар удмуртча укый.

Балтач районының Чепья мәктәбенә 15 авылдан килеп укыйлар. Алар арасында  удмурт, мари, татар,  рус, чегән, төрек һәм башка милләт балалары да бар. Барлыгы 346 укучы белем ала.

Күптән түгел белем йорты  Туган телләр һәм  Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан  грант откан. Шул акчага  этносыйныф  ясамакчылар. Анда төрле милләтләргә кагылышлы мәгълүматлар урнаштырылачак. Тарихны, мәдәниятне, туган телләрне өйрәнәчәкләр.  

- Кичә генә телевизордан, башкалада метро, поездларда язулар өч телдә язылган, дип тыңладым. Без бу эшне ел башыннан ук эшләдек. Һәр сыйныфта «Исәнмесез!», «Хәерле көн!», «Рәхим итегез!», ашханәдә исә «Рәхмәт», «Тәмле булсын!», «Ашыгыз тәмле булсын!» дигән язуларны биш телдә яздык, дип сөйли мәктәп директоры Сәйдәш Нурмиев.  Туган телләр атналыгында бер көнне – мари, икенче көнне   удмурт, башка көнне башка телләр буенча чаралар үткәрәбез. Мәктәптә татарча аңламаган бер генә бала да юк. Киров, Маридан килгән киленнәрнең  балалары татарчаны яңа өйрәнеп маташа. Элек татар, ар дип сөйләшсәләр, хәзер андый нәрсәләр бетеп килә. Милләткә  бүлү дигән нәрсә юк. Татар авылларыннан килүчеләр дә мәктәпкә бик тиз ияләшә.

Туган тел  дәресләре ничек үтә икән? Директор әйтүенчә, мари балалары  – марича, татарлар – татарча, удмуртлар удмуртча укый. Татар теле дәресләрен икегә бүлгәннәр. Әйтик, яхшы белүчеләр һәм  башлап өйрәнүчеләргә.  Татар теле дәресләренә әтисе – удмурт, әнисе мари булган яки башка милләт вәкилләре дә йөри. Туган тел  дәресләрен  алар үзе сайлый.  

Сәрия МИФТАХОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
101
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: