Хәтер белән аралашу

«Буыннар элемтәсе – хатлардагы тарихлар» проекты Бөек Ватан сугышы вакытында фронтлардан килгән хатларны укып, аларга җавап бирү мөмкинлеген тудыра.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануның  75 еллыгына һәм Россиядә Хәтер һәм дан елына багышланган әлеге  социаль акция historyinletters.ru  сайтында башланып китте. Порталда  сугыш елларынннан бирле сакланып килгән бик күп хатлар басылган. Сайтка керүчеләрнең әлеге хатларга җавап бирү, рәхмәт сүзләрен җиткерү, үз тормышлары, хыяллары һәм киләчәккә планнары белән таныштыру өчен уникаль мөмкинлекләре бар.

Җавапларны текст формасында да, аудио һәм видео форматлар итеп тә юлларга була. Акциядә катнашкан һәркем шулай ук шәхси гаилә архивларында сакланган хатларны да әлеге сайтка урнаштыра ала. Иң яхшы хәбәрләрнең авторлары истәлекле бүләкләр алачак.

«Буыннар элемтәсе – хатлардагы тарихлар» – сугыш турында түгел, тормыш турында.  Бүгенге тыныч тормышыбыз өчен гомерләрен дә кызганмаганнарның якты истәлегенә баш ию, аларны хөрмәт белән искә алу мөмкинлеге хакында.  Илебездәге һәр гаилә тарихының  әлеге мөһим өлешен саклап калып, аны киләчәк буыннарга тапшыру мөмкинлеге дә бу. Чөнки Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә читләтеп узмаган. Әлеге социаль акция – буыннар диалогы кысаларында гаилә элемтәләрен ныгыту да. Чөнки үткәннәрне истә тоткан вакытта гына безнең киләчәгебез бар!» - дип раслый проектны оештыручылар.

Иң яхшы җаваплар конкурсы 15 майга кадәр үткәрелә. Түбәндәге сайтта гаризаларны калдырырга һәм акция турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин: historyinletters.ru.  
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
81
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру