“Хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласын Казанга керә торган өч капканың берсенә куярга мөмкиннәр

Анда Татарстан башкаласының туграсы һәм РФ Президентының шәһәргә мактаулы исем бирү турындагы указының тексты сурәткә төшереләчәк.

Татарстан башкаласында стела аэропорт ягыннан Оренбург тракты урамы буйлап кергән якта, Залесный бистәсе һәм Мамадыш трактыннан кергән якта куелырга мөмкин. Бу турыда Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең начальник урынбасары Жанна Белицкая сүзләренә таянып, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Казан мэры Ильсур Метшин стеланы урнаштыруның башка вариантларын да кире какмый: “Шәһәр хадкы үзе хәл итсен дип тәкүдим итәм. Без өч төп урынны билгеләдек, әмма тәкъдимнәрне дә тыңларга әзрбез”, - диде ул.

“Хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласының тышкы кыяфәте урнашасы урыныннан чыгып, конкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнергә тиеш, шул ук вакытта шушындый ук мактаулы исемгә лаек булган 20 шәһәр өчен бер типтагы башкарылышны да күз уңында тота”, - диде Белицкая.

Стеланың бердәм үрнәген эшләү өчен конкурсны Россия Хәрби тарихи җәмгыяте оештыра.

Белешмә өчен:

“Хезмәт батырлыгы шәәһре” исемен Казан 2020 елның 20 июлендә Россиянең тагын 19 шәһәре белән бергә алды. Законга ярашлы, “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исеменә лаек булган шәһәрдә аның туграсы белән Россия Президентының әлеге исемне бирү турындагы указының тексты сурәте төшерелгән стела-истәлек куелырга тиеш.

Фото: KZN.RU
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
41
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру