Ханты-Мансида Бөтенроссия милли бердәмлек форумы узачак

2021 елның 5-7 октябрендә Ханты-Манси автономияле округында Бөтенроссия милли бердәмлек форумы узачак.

Форум 2025 елга кадәр Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясен һәм Россия Федерациясе субъектларында 2025 елга кадәр экстремизмга каршы тору Стратегиясен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында үткәрелә.

Форумда катнашу өчен Россия Федерациясе субъектлары делегацияләре, шул исәптән башка вәкилләр дә чакырылган: дәүләт хакимиятенең башкарма органнары; муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары;  коммерцияле булмаган оешмалар; дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру һәм экстремизмны профилактикалау өлкәсендәге белгечләр; мәдәният һәм сәнгать, спорт, мәгариф һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре; массакүләм мәгълүмат чаралары.

Форум чаралары программасында конференцияләр, дискуссияләр мәйданчыклары, күргәзмәләр, түгәрәк өстәлләр, семинар-практикумнар үткәрү планлаштырылган.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
332
0
3
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: