Казанның 200 ел элек төзелгән Иске таш мәчет танымаслык булып үзгәрәчәк

Иске Таш мәчет 1801-1802 елларда сәүдәгәр Габдулла Үтәмышев акчасына төзелгән. Мәчетнең архитекторы билгеле  түгел.

Казанда Иске Таш мәчетне төзекләндерә башладылар. Ул «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» проекты буенча  яңартылачак.  Әлеге проект тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга юнәтелгән. Ниләр үзгәрәчәк? Бу хакта журналистларга Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов   сөйләде. 

Иске Таш мәчет 1801-1802 елларда сәүдәгәр Габдулла Үтәмышев акчасына төзелгән. Мәчетнең архитекторы билгеле  түгел. Советлар Союзы вакытында монда сәнгать мәктәбе булган һәм ул сыйныфларга бүленгән хәлдә бүгенгә кадәр саклана. Мәчет федераль дәрәҗәдәге объектлар  исемлегенә кертелгән.

Иске таш мәчетнең икенче имамы Рамил Юныс әйтүенчә, мәчеттә намазлар укылса да, гаетләр, җомга намазлары үткәрер өчен урын тар. Халык сыйган кадәр йөри, мәчет тула. – Иске Таш мәчете күптәннән төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Без моңа озак еллар буе әзерләндек. Дәүләт Думасындагы депутатлар корпусына, бигрәк тә Илдар Гыйльметдиновка бик зур рәхмәт. Ул шушы эшкә алынды, узган ел проектын тәмамладык. Безнең бурыч – борынгы бабалар төзеп калдырган Аллаһ йортын, үз рәвешенә кире кайтарып, халкыбыз тиешле рәвештә куллансын өчен,  киләчәк буынга, балаларга, оныкларга тапшыру. Әлегә мәчетнең матурлыгы күренми. Төзекләндерелгәч, 200 ел элек төзелгән халәтенә кайтачак.  Бабаларыбыз  халкыбызга чын күңелдән мирас итеп  төзеп калдырган. Без аны торгызырга тиеш, – дип белдерде Рамил Юныс.

Яңарту эшләре 12 августта  башланды. Төзекләндерү ике елга сузылып, 2023 елда төгәлләнер дип көтелә. Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов искәрткәнчә, яңарту эшләре 143 миллион сумга төшәр дип исәпләнә. Хәзергә эшләрнең беренче этабына керештеләр,  моның өчен 30 миллион сум акча бирелде, проект эшләнгән.

– Казанда мондый мәчетләр күп түгел, алар  барысы да федераль милек исемлегендә һәм бөтен Россия өчен әһәмиятле мәчетләр дип санала, – диде Илдар Гыйльметдинов. – Без күптән түгел «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» дигән проект кысасында Әҗем мәчетен эшләп бетердек. Эш  федераль бюджеттан финанслана. Әҗем мәчетенә 70 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Иске Таш мәчеттә һәр кирпечкә игътибар биреләчәк. 2023 елда эшләп бетерербез дип уйлыйм. Архитекторлар, төзүчеләр, реставрация эше белән шөгыльләнүче оешмалар  аны беренчел халәтенә китерергә кирәк дигән фикердә тора. Аның беренче каты да үзенчәлекле, ул подвал формасында, башка мәчетләргә охшамаган. Барысы да  җиңел генә булыр дип уйламыйм, тик безнең шундый мөмкинчелек булганга шат. Мәчет тирәсендәге  башка эшләр икенче этапта хәл ителер, монда республика, шәһәрнең дә ярдәме кирәк булачак. Анысы бу эшләрне эшләп бетергәч каралыр.

Мәчетне этаплап яңарту проектын «Татар махсус фәнни-реставрация идарәсе»нең баш архитекторы Рания Раимова җитәкчелегендә архитекторлар командасы төзегән.

Беренче этапта  нигезне, гидроизоляцияне көчәйтү буенча эшләр узачак. Беренче каттагы совет конструкцияләрен, бүлмәләрне алачакбыз, бинаны тарихи  рәвешенә китерәчәкбез.

Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, Казанда  төзекләндерүгә мохтаҗ булган мәчетләр тагын бар, әмма алар барысы да федераль реестрда исәпләнмиләр.

– Минем бурыч – мондый мәчетләрне исәпкә алып, шулар турында кайгырту. Республика, җирле мөлкәттә булучы мәчетләр дә  игътибар сорый. Моннан ераккарак китсәгез, тагын бер мәчет бар. Әмма ул – республика мөлкәтендә. Шуңа күрә аларга республикадан  чыгымнар кирәк. Безнең тагын төзекләндерәсе, тәртипкә саласы берничә мәчет бар. Миңа Кабан арты мәчетен төзекләндерү буенча да мөрәҗәгать итәләр. Монысы, бәлкем, киләчәктә эшләнер, – диде депутат.

«Тарихи хәтер» федераль проекты дини биналар белән чикләнеп калмый, ул әһәмиятле тарихи  урыннарны барлауны күз алдында тота. «Әгәр мондый объектларга без игътибар итмәсәк, кем эшләр? Шәһәр үсә, мондый тарихи биналар янында башкалары барлыкка килә. Без аларны киләчәк буын өчен сакларга тиеш. Алар дини генә түгел, тарихи әһәмияткә дә ия. Алар –  элеккеге заманның уникаль  һәйкәлләре.  Шулай ук тәрбия чарасы да,  безнең гореф-гадәтләр дә, туризм  өчен дә әһәмиятле», – диде Илдар Гыйльметдинов.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
24
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: