Казанда ТАССРның 100 еллыгына Кариев һәм Кашкин һәйкәлләре төзекләндерелә

Аларның каберләре мәдәни мирас объектлары исемлегенә кергән һәм дәүләт тарафыннан саклана.

Музыка белгече, күренекле музыка тәнкыйтьчесе Николай Кашкин төгәл йөз ел элек Арча зиратында күмелгән (1839-1920 елларда яшәгән). 1918 елда көнкүреш хәле катлаулану сәбәпле, ул гаиләсе белән Мәскәүдән Казанга күчеп кайта, биредә ул Дәүләт 2 баскычлы музыка мәктәбенең Художестволы-педагогик коллегиясендә (асылда музыка училиәесы) укыта башлый, Республика Запас армиясе Революцион советының сәясәт бүлеге каршындагы музыка секциясендә инструктор була. Казан училищесын үзгәртүгә зур өлеш кертә. Казан музыка училиәесы каршында Казан крае халыкларының музыка иҗатын өйрәнү буенча кафедра (яки доцентура) оештырырга тәкъдим итә. 

Аның җирләнгән урынына федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты статусы 1974 елда бирелә. Биредә һәйкәлне реставрацияләү, территорияне чистарту, чардуганын ремонтлау күздә тотыла.

100 ел элек вафат булган һәм Яңа Татар зиратына җирләнгән татар театрының атасы, артист Габдулла Кариев каберенә ремонт ясалган, территориясе чистартылган. 

Габдулла Кариев – милли мәдәниятнең күренекле эшлеклесе, алдынгы демократик милли театр булдыруга зур өлеш керткән шәхес. Ул театрны халыкның тәрбия һәм агарту чарасы итеп күргән. Кариев М. Фәйзинең “Галиябану”, Г. Колахмәтовның “Яшь йөрәкләр”  кебек спектакльләрне үзе куеп, үзе шунда ук җаваплы рольләрнедә башкара. Аның тырышлыгы белән тәрҗемә репертуар киңәя. Театр сәхнәсендә Гогольнең “Ревизор”ы, Островскийның “Гаепсез гаеплеләр”е, Чеховның “Чия бакчасы”, “Горькиийның “Мещаннар”ы, Гейненың “Әл-Мансур”ы, Наримановның “Надиршах”ы куела.

Төзекләндерү эшләрен Татарстан Республикасының Милли мирас объектларын саклау комитеты алып бара.

Фото: protatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
44
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру